Золотовлар гаиләсе ике фронтовикның истәлеген саклый
Кешеләр һәм язмышлар

Золотовлар гаиләсе ике фронтовикның истәлеген саклый

Редакциягә Золотовлар гаиләсе мөрәҗәгать итте.

Аларның йортында якыннары — фронтовиклар турында истәлекләрне бик ка-дерләп саклыйлар. Аларның язмышлары Бөек Җиңү тарихына мәңгегә язылган. Монда аларны хәтерлиләр, алар белән горурланалар һәм бу истәлекне буыннан-буынга тапшыралар.

Бу тарихның үзәгендә — ике фронтовик: Трошин Иван Андреевич һәм Золотов Иван Александрович. Аларның тормыш юлы — батырлык, чыдамлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге.

Бөек Ватан сугышы елларында фронтка Трошиннарның өч туганы — Михаил, Иван һәм Николай да китә.

Аларның иң өлкәне — 1910 елгы Михаил Андреевич — 1943 елның 1 августында батырларча һәлак була. Өендә аны өч кечкенә баласы көтеп кала. Аның ике энесе — Иван һәм Николай — туган авылларына сугыштан кире әйләнеп кайталар.

Карт бабасы Иван Андреевич Трошин армиягә сугыш башланганчы ук — 1940 елның 15 сентябрендә чакырыла. Хезмәт елларында ул озын һәм авыр юл үтә: Сталинград, Балтыйк буе, Белоруссия, Польша… Шәһәрләрне һәм илләрне азат итүдә катнаша, Берлинга кадәр барып җитә.

Сталинград янындагы сугышларда ул үзен чын командир итеп күрсәтә — батыр, нык рухлы, кешеләрне арттан ияртә белүче. Каты яраланса да, Иван Андреевич сугыш кырын ташламый. Артиллерия уты астында элемтә линиясен торгыза, һәр минутның никадәр кадерле булуын аңлап эш итә. Соңрак ул болай дип искә ала: «Бу сугышта барысы да янды — җир дә, күк тә».

Батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен ул I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Хәрби казанышлар өчен» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Аның туганнарына бигрәк тә сугышның соңгы көннәрендәге бер вакыйга истә калган. 1945 елның апрелендә, Одер елгасының көнбатыш ярында барган сугышлар вакытында, элемтә линиясе өзлексез ут астында җимерелә. Бер көн эчендә генә — 28 апрельдә — 15 өзеклек төзәтелә, һәм шуларның җидесен Иван Андреевич, кулындагы авыр ярага карамастан, үзе бетерә.

Сугыштан соң Иван Андреевич Алексеевск сөт-консерв комбинатында автомаши-налар ремонтлау буенча слесарь булып эшли. Аны ышанычлы, җаваплы кеше һәм үз эшенең остасы итеп беләләр. Намуслы хезмәте һәм кешелеклелеге өчен ул хезмәттәшләре һәм авылдашлары арасында зур хөрмәт казана.

Аның янәшәсендә гомер буе тормыш иптәше — Антонина Павловна була. Сугыш елларында ул «Ударница» артелендә тегүче булып эшли, башка хатын-кызлар белән бергә фронт өчен бик мөһим заказлар үти. Көн саен шинельләр, гимнастер-калар һәм солдатларга кирәкле башка киемнәр тегәләр, эшләренә кул җылысын һәм Җиңүгә өмет салалар.

Сугышның авыр елларын үтеп, аларның язмышлары тыныч вакытта кушыла. Алар очрашалар, бер-берсен яраталар, ныклы гаилә коралар. Бу гаиләдә хезмәт, үзара ярдәм һәм хөрмәт һәрвакыт кадерле була. Нәкъ менә шундый язмышлар аша ул чорның тере хәтере саклана.

Сугыштан соң Иван Андреевич иртә вафат була — 57 яшендә, авыр сынаулардан соң ял итәргә дә өлгерми. Әмма ул үзеннән соң зур гаиләсен: балалар, оныклар, оныкчыклар һәм бүгенгә кадәр яшәгән истәлекне калдыра. Аның портретын ел саен «Үлемсез полк» колоннасында алып баралар.

Гаиләдә шулай ук икенче яктан карт бабай — Золотов Иван Александрович турын-да да истәлекне бик кадерләп саклыйлар. Аның фронттагы язмышы да Җиңү тарихының бер өлеше булып тора.

Ул сугышның беренче көннәрендә үк — 1941 елның 25 июнендә — фронтка чакырыла. Шофёр булып хезмәт итә, сугыш кирәк-яракларын ташый. Бу иң куркыныч бурычларның берсе була — даими ут астында, алгы сызыкта, анда һәр минут һәм төгәллек кешеләрнең гомерен хәл итә.

Хезмәттәшләре аны һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган ышанычлы, намуслы кеше итеп искә ала. Моннан тыш, ул тәмле итеп ашарга пешерә белгән һәм иптәшләренә эш белән генә түгел, ә кайгырту белән дә ярдәм иткән.

Берсендә, 1942 елның август–сентябрь айларындагы һөҗүм вакытында, аңа ачык, ут астында калган участок аша сугыш кирәк-яраклары төялгән машинаны алып чыгарга туры килә. Юлда машина ут астына эләгә: алгы пыяласы ватыла, радиатор тишелә. Әмма ул каушап калмый — юлда ук кул астындагы булган әйберләр белән төзәтеп, йөкне тиешле урынга илтеп җиткерә.

Сугыштан соң Иван Александрович «Ромодановский» совхозында шофёр булып эшли. Аны авылдашлары хөрмәт итә, хезмәтен һәм кешелек сыйфатларын югары бәяли. Ул балаларын үстерә, оныкларын һәм оныкчыкларын күрә.

Мондый тарихлар — гади гаилә истәлекләре генә түгел. Алар — буыннар арасындагы тере бәйләнеш, батырлык, рух көче һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге.


Нет комментариев