Календарьда дата рубрикасы буенча яңалыклар
-
9 май – Хәтер көне
Алексеевскилылар Ватаныбызны фашист басып алучыларыннан азат итүнең чираттагы 67 еллыгын, һәрвакыттагыча, тантаналы төстә һәм бәйрәмчә билгеләп үттеләр. Бистә мәктәпләре, аграр колледж, тынлы оркестр һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре катнашкан Җиңү парады, һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында митинг, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Җиңүне яулаган бөтен кешегә рәхмәт сүзләре, бер минут...
-
Бәйрәм белән!
Җиңү көне бәйрәме уңаеннан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлау телеграммасы юллаган: "Сез, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, районның агропромышленность комплексы хезмәткәрләрен яз, хезмәт һәм Җиңү бәйрәмнәре белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, уңышлы хезмәт һәм баш очыгызда тыныч күк йөзе булуын телим".
-
Беренче Май белән!
Район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларга бәйрәм котлавы юллаган, анда болай диелә: Яз һәм хезмәт бәйрәме белән иң җылы һәм йөрәктән чыккан котлауларыбызны кабул итегез! Бүген 1 Май-бу илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Аны барлык...
-
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне
Халыкара хезмәтне оештыру һәм халыкара профсоюзлар хәрәкәте инициативасы белән 28 апрельдә ел саен Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрелә. 2012 елда ул "Яшел" икътисадта хезмәтне саклауны яхшырту" девизы астында узачак. Барыбызга да аңлашыла ки, хезмәтне саклау-бик мөһим эш. Ләкин икенче яктан, әлегә бернәрсә дә булмаганда ул бик үк кирәкле дә, ахыр...
-
Эчке эшләр бүлеге ветераннары көне
Кичә Алексеевск эчке эшләр бүлеге ветераннарының башлангыч оешмасы Эчке эшләр органнары һәм Россия Федерациясенең эчке гаскәрләре ветераннары көнен икенче тапкыр билгеләп үттеләр. Безнең ветераннар оешмасы 82 кешедән тора, алар барысы да хокук тәртибен саклауда үзләренең профессиональ һәм тормыш тәҗрибәләреннән файдаланып, бүлек тормышында катнашалар. Әлеге эшчәнлектә А.Лобанихин, А.Ильин, И.Вәлиев, Н.Старшова, А.Ласточкин,...
-
Галәм дөньясында
12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды. Юрий Гагарин... Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы. Кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була. 1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына...
-
1 апрель – Халыкара кошлар көне
Яз быел соңарып килә, ләкин төннәрен салкын булуга да карамастан, аның якынлашуы сиздерә: ныграк кояш җылыта, кошларның сайравы көчлерәк һәм күңеллерәк була бара. Бу тормыш уянуның һәм яңа канатлы токымның тууының беренче билгеләре. Димәк, кешенең дә яңа мәшәкатьләре барлыкка килә. 1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906...
-
Котлаулары-бызны кабул итегез
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Бөтенроссия һөнәри бәйрәмебез - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлауларыбызны кабул итегез! Әлеге көн районыбызда мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткәнегез, балаларны һәм яшүсмерләрне рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләвегез, авылдашларыгызның рухи байлыгын саклау һәм арттыруга өлеш керткәнегез өчен тирән хөрмәт күрсәтү йөзеннән оештырылган. Бүген районда 83...
-
«Мин яратам сине, тормыш...»
Кичә Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе, безнең районга егерме елдан артык җитәкчелек иткән Алексей Демидов үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Төрле вакытларда аның белән бергә эшләгән кешеләрнең кайберләре гадәти булмаган җитәкче турында үзләренең истәлекләре белән уртаклашалар һәм аны газетабыз битләрендә котлыйлар. Алексеевск мәхәлләсе настоятеле, протоиерей Павел (Чурашов): "Алексей Иванович...
-
Сыйфатны сайлау хокукы
15 мартта кулланучылар хокукларына нигез салынуга 50 ел тулды. Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне "Безнең акчалар, безнең хокуклар: кампанияләр финанс хезмәтләре базарында дөрес сайлау яклы" девизы астында уза. Бу акланган да: менә өч ел рәттән инде кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре базарның әлеге сегментында үзенең актуальлеген югалтмый. Россиядә шулай ук...
-
Котлыйбыз!
8 Март көнендә: «Спортчы кызлар гына түгел, ярдәмчеләр дә» Күпләр өчен хатын-кыз-ул барыннан да элек ана. Ягымлылык, мәрхәмәтлелек, кайгырту. Әгәр спортка якынрак килсәк, мин кызыклы ачыш ясадым. Без ярышка барганда, мәсәлән, спортчылар төркеме кызлардан һәм малайлардан торган чаңгы ярышына, малайлар кызлар янында үзләрен кыюрак хис итәләр. Алар кызлар алдында кыю,...
-
Батырлык көне белән!
Район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә: «23 февраль-бөтен халыкның яраткан бәйрәме. Бу көнне без гомерен Ватаныбызны саклауга багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез, илебез азатлыгы өчен кан койган сугышчыларны искә алабыз. Без яшь буынга данлы сугышчан традицияләрне сакларга, Ватанга фидакарь хезмәт итәргә өйрәнергә, гражданлык...
-
Интернациональ сугышлар, әрнү – һәркемнеке
15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 23 ел тула. Бу истәлекле көндә без газета битен Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннарының җәмәгать оешмасы рәисе Н.Гордеевка бирәбез. -Николай Михайлович, узып киткән ел нәрсәсе белән хәтерегездә калды, нинди вакыйгалар сезнең өчен аеруча мөһим булып тоелды? -Ел кызыклы булды, бик күп эшләр эшләнелде, аларның...
-
Ватан геройлары көне
Алексеевск колледжы студентларының һәм аграр яшьләр хәрәкәте җирле бүлекчәсе активистларының тантаналы линейкасы узган атнада Ватан геройлары көнендә булды. Шул ук көнне һәлак булган солдат һәйкәле янында яшьләрнең патриотик акциясе барышында, районыбыз елъязмасында якташларыбызның күп кенә данлы эшләре һәм хезмәт батырлыклары бар, диелде. Яшьләр оешмасы лидерлары Сергей Базеев һәм аның көрәштәшләре...
-
9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
Бу дата Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясе тарафыннан булдырылды. Традиция буенча бу көнне дәүләтләр-БМО әгъзалары җәмәгатьчелеккә бу юнәлештә эшләнгән илкүләм чаралар турында хәбәр итәләр. Менә инде биш елдан артык районда шулай ук коррупциягә каршы тору буенча комиссия эшли. Шул уңайдан җәмәгать урыннарында: "Карусель" әйберләр базарында, теркәү палатасында һәм үзәк район...