Календарьда дата рубрикасы буенча яңалыклар
-
100 елдан соң...
Шимбә көнне, 6 октябрьдә, 1нче Алексеевск урта мәктәбе үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле вакыйгага иксез-чиксез илебезнең төрле почмакларыннан чыгарылыш укучылары җыелды. Әлеге бәйрәм көнендә укучылар һәм укытучылар кунакларга Сугышчан дан музеен күрсәтеп, мәктәп буенча экскурсия үткәрделәр, анда ХХ гасыр сугыш низагларында катнашкан мәктәпнең чыгарылыш укучылары турында мәгълүматлар...
-
Укытучылар көне белән!
Шушы истәлекле көн уңаеннан муниципалитет башлыгы Владимир Козонков район педагогларына үзенең котлавын юллады. Анда, атап әйткәндә, болай диелә: "Укытучылар көне - үзенчәлекле бәйрәм. Күп кенә башка һөнәрләр арасында укытучы һәрчак үзенә бертөрле урын алып торды һәм тора. Бу - һәркемнең бәйрәме, шуңа күрә кем генә булмасын - президентмы, диңгезчеме, машина...
-
Игелек һәм хөрмәт көне
1990нчы елдан башлап бөтен дөньяда 1 октябрьдә бәйрәм ителә торган Өлкәннәр көне һәркем тарафыннан нәкъ менә шундый җылылык белән телгә алына. Бу көнне өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлау гадәткә керде. Район мәдәният йорты фойесында таныш-белешләре һәм элеккеге хезмәттәшләре белән очрашып, алар чәй табыны янында хәл-әхвәл сорашалар, яңалыклар, балалары һәм...
-
Өлкәннәр көне белән!
Әлеге халыкара бәйрәм көнендә өлкән буын кешеләрен район башлыгы Владимир Козонков котлады. Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә: "Әлеге бәйрәм - кешелек үсешен аннан башка күз алдына да китереп булмаган бердәмлек һәм буыннар күчеше символы, вакытлар элемтәсе. Сез гомерегез буе игътибар, хөрмәт һәм ихтирам казандыгыз. Сезнең һәркайсыгыз авыр сугыш һәм хезмәт...
-
Урман хезмәткәрләре көне
Узган якшәмбедә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм уңаеннан, эшчәнлекләре, коллективтагы бурычлары турында "Биләр урманчылыгы" җитәкчесе Галим Хәбибуллин сөйли: - Урман хуҗалыгы системасы барлыкка килүнең башы Петр I указыннан башлангыч алган һәм моңа инде 300 еллар чамасы. 1845 елда урманнар Казан губернасы карамагында була. 1918 елның...
-
Шәмәнең ике яше
Узган ял көннәрендә Шәмә авылы үзенең 250 еллыгын бәйрәм итте. Иркен авыл мәдәният йортында хәзерге көндә Шәмәдә яшәүчеләр, шулай ук биредә туып, читкә киткән якташлары җыелды. Башка теләсә кайсы борынгы авыл кебек үк, Шәмә дә гадәти булмаган килеп чыгу тарихына ия. Легенда сөйләгәнчә, 1552 елда Казанны алганнан соң күп кенә...
-
Алексеевск фабрикасына – 85!
Бүген нәфис әйберләр туку фабрикасын хаклы рәвештә районның күренекле урыннарының берсе, Алексеевск осталарының иң яхшы традицияләренең чишмәбашы һәм аларны кадерләп саклаучы дип атыйлар. Аның диварлары элекке сәүдәгәр йортында 1927 елның августында булдырылган һәм "Фабричная" урамында урнашкан, заманча фабриканың ерак әбисе булган "Ударница" артелен бүгенгәчә хәтерлиләр. Артель сәүдәгәр Макариха ханымның биналарын...
-
Республика көне белән!
Республика көне һәм бистәбезнең туган көне белән районыбыз кешеләрен муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлады. Котлауда өлешчә болай диелә: "Татарстанның суверенитет көне бәйсезлек, гражданлык тынычлыгы, килешү һәм күп милләтле халкыбызның бердәмлеге символына әйләнде. Бу бәйрәм-бөек, ирекле, чәчәк атучы дәүләтебезнең туган көне. Һәр кеше өчен Ватан аның кече ватаныннан башлана, безнең өчен...
-
Төзүчеләр көне белән!
Алдагы якшәмбедә төзелеш тармагы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-Төзүчеләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Шул көн уңаеннан район башлыгы Владимир Козонков төзүчеләргә үзенең котлавын юллаган. Анда, атап әйткәндә, болай диелә: "Күп гасырлар эчендә төзүче һөнәре мактауга лаек булды һәм хөрмәт казанды. Сез яшәү өчен хәзерге заман кешесе үзенең тормышын күз алдына да китерә...
-
Күркәм һөнәр
Безнең илдә Төзүчеләр көне совет заманнарыннан бирле билгеләп үтелә: 1955 елның 6 сентябрендә СССР Верховный Советы Президиумы әлеге бәйрәмне ел саен билгеләп үтү турында указ чыгарды һәм августның һәр икенче якшәмбесендә бу датаны билгеләп үтәргә әмер бирде. Төзүчеләр көнен бәйрәм итү традициясе сакланган һәм безнең көннәргә кадәр килеп җитте, ә...
-
Россия почтасы көне белән!
Ә алдагы, якшәмбе көн, календарьда почта элемтәсе хезмәткәрләре өчен кызыл датага әйләнде. Аларны бәйрәмнәре белән "Алексеевск" почта элемтәсе бүлекчәсе участогы начальнигы Гөлфинә Исаева котлый: -Хөрмәтле почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары, һөнәри бәйрәмебез белән котлауларны кабул итегез! Россия Федерациясе Президенты Указы белән кабул ителгән һәм июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүче...
-
Хәтер һәм кайгы көне
22 июнь - илебезнең һәр кешесе өчен истәлекле көн, шуңа күрә алексеевскилылар һәр елны кешелекнең мондый хатасы турында искә алу һәм Ватан өчен сугышларда һәлак булганнарны хөрмәтләү өчен мәңгелек ут янына киләләр. Билгесез солдат һәйкәле янында төрле буын вәкилләре: бөтен дөньяга тынычлык алып килгән фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, халкыбызның сугышчан...
-
Активлык күрсәттеләр
27 июньдә, Яшьләр көненә туры китереп, велосипедта узышу булды. Алексеевск балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары, Чиркәү мәйданында старт алып, велосипедларда бистә урамнары буйлап уздылар һәм ЗАГС янындагы митингта катнаштылар.
-
Пионерия туган көн
19 майда пионер оешмасына 90 ел тулды. Бу көн әйдаманнарга, балалар хәрәкәте остазларына гына түгел, ә бүгенге көнгә кадәр балалар оешмасында эшләүчеләргә дә бик якын һәм кадерле. Ул бала чакларында пионер булган өлкән буын кешеләренең дә күңелендә. Юбилей датасы уңаеннан "Навигатор" балалар оешмаларының район ассоциациясе һәм Балалар район думасы пионер...
-
19 май – Матбугат көне
Журналистларның һөнәри бәйрәме якынлаша. Шул уңайдан газета редакциясе коллективы басмабыз белән актив хезмәттәшлек итүче бөтен кешегә рәхмәт әйтә. Укучылар санының кимемәвен газетаның тиражы раслый. Узган елның язы белән чагыштырганда "Заря" һәм "Таң"га язылу, аз гына булса да, артты. Бүген гомуми тираж 5120 данә тәшкил итә, 2011 елның май аенда өйләргә...