Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сайлаучылар игътибарына
2 сентябрьдән районның Территориаль сайлау комиссиясе яңа адрес буенча: Совет мәйданы, 6нчы йорт, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасы, 1нче катта урнашты. Тел. 2-51-00.
-
26 июньдә халыкка бушлай юридик ярдәм
Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә алексеевскилыларга нотариус, адвокат һәм прокурор бушлай консультация бирәчәкләр.
-
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару тәртибе
30 марттан чүп ташу машинасының (арбасы белән тракторның да) хәрәкәт итү графигы үзгәрәчәк.
-
Штраф түләмәү җитди нәтиҗәләргә китерә
Административ штрафны тиешле вакытында - аны салу турындагы карар законлы көченә кергәнче 60 көннән дә соңга калмыйча түләмәгән өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга икеләтелгән күләмдә штраф салыначак.
-
Чыршы, чыршы, без сине...
Яңа ел алды чорында яшь ылыслы агачларны законсыз кисеп алулардан саклау өчен дәүләт урман каравылы урман утыртмалары кишәрлекләрендә патрульлек итә башлады. Шушы профилактик чараларга тәртип саклаучылар да кушылды.
-
Бәйрәм бәлагә әйләнмәсен
Районда Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан теләсә нинди янып китүләрне булдырмау максатында бәйрәм чаралары үткәреләчәк биналарны тикшерү планлаштырыла.
-
Участковыйлар көне
17 ноябрь көнне полициянең участок уполномоченныйлары хезмәте барлыкка килүгә 91 ел тулды. Шул уңайдан без әлеге хезмәт һәм полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча җирле бүлеге бүлекчәсе начальнигы Александр Краснов белән әңгәмә корабыз.
-
Легаль булмаган продукция куркыныч
Алексеевск районында алкоголь продукциясе әйләнешен бозуның 35 очрагы теркәлде. Алкоголь белән агулану нәтиҗәсендә бер бала хастаханәгә эләкте.
-
Янгыннар булмасын өчен
Республикада "Торак" операциясе бара, аның кысаларында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре 1682 шәхси өйгә керделәр.
-
Тормыш хакына тикшерүләр
Беренче яртыеллык дәвамында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары шәһәр һәм авыл җирлекләре объектларында һәм кешеләр күп була торган территорияләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуларның ничек бетерелүен тикшерделәр.
-
Легаль булмаган алкогольне сата алмадылар
Районыбызның полиция хезмәткәрләре "Казан-Оренбург" автоюлында "ГАЗ-322132-224" маркалы автомобильне туктатып, анда Казахстан Республикасында җитештерелгән тиешле үрнәктәге маркасы булмаган "Кристалл" аракысын таптылар.
-
Зыян китермәс өчен
Базяково авылы артында кыргый киндер чабып алып яндырылды.
-
Вакыйгалар
Ел башыннан бирле Алексеевск районы территориясендә 15 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, шуларда 14 кеше җәрәхәтләнде һәм 4 кеше һәлак булды.
-
Ялган хәбәр өчен – җинаять җаваплылыгы
Терроризм акты турында күрәләтә ялган хәбәр өчен җинаять җаваплылыгын күздә тотучы Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 05.05.2014 ел, 98-ФЗ санлы Федераль Законының 207нче маддәсе икенче өлеш белән тулыланды.
-
Автоиминиятләштергәндә үз хезмәтләреңне көчләп тагу законсыз
Автосөючеләр иминиятләштерү өчен артык түләргә тиеш түгел, дип аңлата Алексеевск районының прокурор ярдәмчесе Алексей Панишев.