Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кешенекен алма. Үзеңнекен бирмә
Нәкъ менә шулай яңгырый гарәп мәкале. Әмма барысы да бу кагыйдәне үтәми. Ә аннары моның өчен җаваплылык тоталар.
-
«Электр энергиясен урлау: җинаять һәм җәза»
Электр энергиясен урлау бүгенге көндә энергетикада төп проблемаларның берсе булып тора. Статистика күрсәткәнчә, моның белән күбесенчә көнкүрештәге кулланучылар шөгыльләнә.
-
Бөтенроссия “Туган авылым” бәйгесендә җиңү
Күптән түгел Казанда Бөтенроссия "Туган авылым" бәйгесенә йомгак ясалды. Анда берничә китап авторы, "Ак калфак" җәмгыятенең Алексеевскидагы җәмгыяте җитәкчесе, актив хәбәрчебез, район мәдәният йорты методисты Алсу Нәҗметдинова, үзенең кызы Илзирә Закирова белән катнашып, "Туган авылым тарихы" номинациясендә җиңеп чыкты. Бу хакта сүзне Алсу ханымның үзенә бирик әле.
-
Контрафакт алкогольгә каршы көрәш
Алексеевск районы җәмәгатьчелеге, халык контроленә мөрәҗәгать итеп, контрафакт алкогольгә каршы көрәштә мөһим роль уйный ала.
-
Бүләкләр булачак
Яңа ел бүләкләрен сайлап алганда балалар товарларының куркынычсызлыгы һәм сыйфаты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли.
-
Алексеевск район үзәгендә “Тоннель” профилактик чарасы узачак
ЮХИДИның Алексеевск бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров сүзләренчә, район үзәгендә "Тоннель" профилактик чарасы узачак.
-
Юлда сак булыгыз
Алексеевск районындагы ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Илнур Зиннәтуллин сүзләренә караганда, статистика буенча җәяүлеләрне таптату иң киң таралган юл-транспорт вакыйгаларыннан берсе булып тора. Яктырту элементлары бәладән сакланырга булышалар.
-
«Ашыгыч ярдәм»: түләүле булачакмы, юкмы?
Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстанда һәм башка төбәкләрдә тиздән "ашыгыч ярдәм" машинасын чакырту өчен түләргә кирәк булачагы хакында Россия Президенты тарафыннан кул куелган указ төшерелгән фоторәсемнәр таралды.
-
Штрафларны электрон почта аша
Хәзер машина йөртүчеләр фото-видео-күзәтү камерасы төшергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы мәгълүмат алуны үзләренә ничек уңайлы - шулай (электрон яки гадәти почта аша) сайлый алачак.
-
“Соры” хезмәт базары
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты хезмәт хакы түләүне тоткарлаучы эш бирүчеләр хакында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәр итә.
-
Мәктәптә – сыйныф сәгате
Бистәнең 3 нче мәктәбенең 8Б сыйныфында "Юл хәрәкәте кагыйдәләре" исемле сыйныф сәгате булып узды. Әлеге чарага кунак булып ЮХИДИ хезмәткәре Рөстәм Хөсәенов килде.
-
Коррупциягә каршы комиссия
8 февральдән 12 февральгә кадәр Алексеевск муниципаль районында районның муниципаль берәмлекләренә федераль һәм республика законнарында каралган коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыруда практик ярдәм күрсәтү өчен коррупциягә каршы көрәш буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эшләячәк.
-
Террорчылык турында ни уйлыйсыз?
Бүген урамда ике кеше очрашса, дөньядагы тынычсызлык, әледән-әле кабынып торган террорчылык турында сүз кузгалмый калмый. Радио-телевизор, интернетта да шул хакта мәгълүматлар ешайганнан-ешая бара. Әлеге уңайдан укучыларыбызга газета аша да үз фикерләрен уртаклашуларын сорап мөрәҗәгать иттек.
-
Сак булыгыз!
Бер көнне күрше районда яшәүче дустым шалтырата, бездә чегәннәр ялган чәшке тун сатып йөрделәр, казларга, иткә дә алмаштыралар, ди. Күпме генә кисәтеп, язып торсалар да, хәйләкәр бәндәләргә ышанып акчасыннан колак кагучылар турында хәбәрләр әледән-әле килеп тора.
-
Коррупциягә каршы көрәш
Иң мөһиме - күрү, бетерү һәм без ришвәтчелек дип карамый торган ришвәтчелек күренешләренә юл куймау. Дәүләт органнары җитәкчеләре, район һәм шәһәр башлыклары өчен район Советының утырышлар залында узган шимбәдә видеоконференция режимында узган республика семинарында нәкъ менә шул максат күздә тотылды.