Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чит ил кешесен эшкә ничек ялларга?
Яз җитүгә төзү эшләре сезоны башлана. Шуның белән районның күп кенә оешмалары, шул исәптән гади гражданнары еш кына бу чорга Россиягә вакытлыча эшкә урнашу нияте белән килгән чит ил гражданнарын яллыйлар. Эш бирүче закон бозучы булып күренмәсен өчен берничә кагыйдәне белү шарт. Алар турында без ТР буенча Россия Федераль-миграция хезмәте...
-
Штрафларны дөрес түләргә кирәк
Республика дәүләт автоинспекциясе идарәсенә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләү турында хәбәр ЮХИДИ мәгълүматлар базасына килеп җитми, дип шикаятьләр килә.
-
Тәртип бозучыларны штраф көтә
РФ янгынга каршы режим кагыйдәләрен үтәмәүче гражданнар административ җаваплылыкка тартылачаклар.
-
Сезнең иминлек – безнең һөнәр
Быелның бер февраль аенда гына да бистәдә торак секторда 3 урлау очрагы булган. Милеккә кагылышлы җинаятьләрне булдырмауга ведомстводан тыш каравыл бүлеге хезмәткәрләре ничек булышлык итә - шул хакта үзәкләштерелгән каравыл пункты кизү торучысы, полиция лейтенанты Илья Мухин сөйли:
-
Кагыйдәләр буенча тукталышка кую яхшырак
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне үзләренә һәм бер-берсенә уңайсызлыклар тудырмаска, туктап тору һәм паркинг хезмәтләреннән файдаланырга чакыра. Туктап тору кагыйдәләрен бозган өчен, Алексеевск ЮХИДИ начальнигы Илфат Җаббаров сүзләренә караганда, хокук бозу составына бәйле рәвештә, 2 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җаваплылык каралган. Барлык очракларда да диярлек транспорт чарасы тоткарлана. Кагыйдәләрне бозып...
-
Төнлә сыра сатып ала алмыйсың
2013 елның 1 гыйнварыннан "Алкоголь продукциясен куллануны чикләү һәм этил спирты, алкоголь, составында спирт булган продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында"гы 171 нче федераль законга төзәтмәләр үз көченә керә. Төзәтмәләргә бәйле рәвештә яңа ел башыннан барлык алкоголь продукциясе кебек, төнге 11дән иртәнге 8гә кадәр сыра сату тыела...
-
Әҗәтләре өчен машинасына арест салганнар
Ноябрьнең соңгы көнендә суд приставлары тарафыннан бистәдә яшәүченең арест салынган автомобиле тартып алынды. Якын арада транспорт чарасы халык алдында сатылачак һәм шуннан кергән акча кредитор бурычларын каплау өчен"Ак Барс" банк ААҖга кире кайтарылачак.ТР буенча Федераль Суд Приставлары Хезмәте Идарәсенең Алексеевск бүлеге начальнигы Светлана Куделько мәгълүматыннан билгеле булганча, якташыбыз кредитны "иномарка"...
-
Сак булыгыз: ялган акчалар
Татарстан Республикасында 1 мең һәм 5 мең сумлык ялган акчалар пәйда булды. Оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Рәфис Мәхмүтов мәгълүматы буенча 5 мең сумлык ялган акчаларның серия номерлары вм 3884798, ав 5874729 һәм ав 5874732. Банкнотның уң һәм кире якларында ал төстәге өстән ясалган саклагыч җепселләр бар,...
-
Салымнар түләүдән котылып булмый
17 октябрьдә, чәршәмбе көнне физик затлардан керемгә салым түләүдә бурычларны түләп бетерү буенча комиссия әгъзалары утырышы булды. Утырыш комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева һәм финанс-бюджет палатасы рәисе Олег Леденцов катнашында үтте. Эшлекле әңгәмәгә әлеге төр салым буенча иң күп бурычлы...
-
Срогы чыккан паспорт яраксыз
Паспорт, аны алмаштыру өчен сәбәп килеп чыккач, 30 көн эчендә алмаштырылырга тиеш. Безгә ТР буенча Россия Федераль миграция хезмәте идарәсенең Алексеевск районындагы территориаль бүлекчәсе начальнигы Светлана Скворцова аңлатканча, паспорт түбәндәге сәбәпләр буенча алмаштырыла: 20 һәм 45 яшькә җиткәч, фамилияңне, исемеңне һәм атаңның исемен, туу датасы яки урыны турындагы мәгълүматларны, җенесне,...
-
Фаҗига урыныннан качкан
Узган якшәмбедә "Алексеевск-Биләр" автоюлының 32нче километрында үлем белән тәмамланган юл-транспорт вакыйгасы булды. Тәүлекнең караңгы вакыты булуга карамастан, фаҗига урынында кара төстәге "иномарка"ның йөри торган юлдан барган ир-атны бәрдерүен күрүчеләр була. Машина йөртүче вакыйга урыныннан кача, ә 38 яшьлек Зур Полянка авылы кешесе алган җәрәхәтләрдән Алексеевск районы хастаханәсендә вафат була. Хәзерге...
-
«Игътибар – балалар!»
20 августта "Игътибар-балалар!" республика профилактик чарасының икенче этабы старт алды. Статистика буенча, 7 айда Татарстан урамнары һәм юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында 352 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Фаҗигаләр нәтиҗәсендә 13 бала һәлак булды (8 пассажир һәм 5 җәяүле), 374се төрле авырлыктагы җәрәхәт алды. Шул сәбәпле 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр...
-
Иң яхшы автоледи
Бу көннәрдә район үзәгендә "Автоледи" конкурсы булып узды. Җиде кыз катнашкан ярыш ЮХИДИда машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан бирүне хәтерләтте. Гүзәл затлар юл хәрәкәте инспекторы күз алдында бу җиңел булмаган сынауны үттеләр: вакытка юл хәрәкәте кагыйдәләре сорауларына җавап бирделәр, "змейка"ны, "гараж"га керү һәм ян белән тукталышка куюны үз эченә...
-
Коррупциягә каршы сәясәт
20 июльдә Чирмешән районы үзәгендә "Коррупциягә каршы тору һәм җәмәгать контролен оештыру максатында массакүләм мәгълүмат чаралары һәм граҗданлык җәмгыяте институтларының үзара нәтиҗәле эшчәнлеге" темасына зона семинар-киңәшмәсе булып узды. Семинарга чакырылучылар арасында ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе, ТР юстиция министрлыгы, муниципаль властьлар вәкилләре, коррупциягә каршы район комиссияләре секретарьләре,...
-
Спиртлы эчемлекләр өчен – аерым склад
Элек алкогольле продукция сатучы оешмалар һәм кибетләр аны склад биналарында башка продуктлар белән бергә саклый ала иделәр. Бу елның 1 июленнән спиртлы эчемлекләрне саклауның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Алар турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена ГАЛИЕВАның сөйләвен сорадык. Чыннан да, җәйнең икенче аеннан...