Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Декларациясез сәүдә юк
2012 елның 1 гыйнварыннан алкоголь һәм составында спирт булган продукция, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы оешмалар, шәхси эшмәкәрләр ваклап сату күләменә декларация кабул итәргә мәҗбүр. Декларацияне электрон рәвештә тәкъдим итү һәм тутыру тәртибе һәм аларның формалары Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан раслана, аның проектлары алкоголь базарын тәртипкә салу буенча Федераль...
-
Прокурор хәбәр итә
ТРның Алексеевск районы прокуратурасы дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы белән берлектә "Татнефть", "Татнефтепродукт", "Зилант" автозаправка станцияләре эшчәнлегендә янгын һәм промышленность куркынычсызлыгы турында закончалыкның үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында, янгын куркынычы булган объектларда янгын чыгу куркынычы тудыручы күп кенә бозулар ачыкланды: янгын сүндерү өчен су сыешлыклары кар белән капланган, аларның күрсәткечләре юк, янгын...
-
Хәбәр ит: үлем белән кайда сәүдә итәләр!
Мартта Россия Наркотикларга контрольлек итү федераль хезмәтенең "Хәбәр ит: үлем белән кайда сәүдә итәләр" дигән чираттагы акциясе старт ала. Акция ике этапта: 2012 елның 19 мартыннан 29 мартына кадәр һәм ноябрьдә узачак. Халык белән эшләүне активлаштыру, наркотиклар белән бәйләнгән ихтимал җинаятьләр фактлары турында мәгълүмат алу аның төп бурычы булып тора....
-
Штрафлар түләү турындагы документларны саклагыз
Интернет челтәрендә, терминалларда һәм инфоматларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар түләү турында мәгълүматларның булмавы мөмкин. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе мәгълүматы буенча мондый фактларның 2012 елның 1 апреленә кадәр Дәүләт автоинспекциясенең административ хокук бозуларны исәпкә алу системасын программа белән тәэмин итүне комплекслы яңарту сәбәпле булуы ихтимал. Аңлашылмаучанлыкларны...
-
Коррупциягә каршы сәясәт
2007 елда районда коррупциягә каршы комиссия төзелде. Бүген без укучыларыбыз игътибарына 2011 елда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру чаралары турында хисап тәкъдим итәбез. Былтыр коррупция юнәлешендәге җинаятьләрнең ачылмавын билгеләп үтү куанычлы. Ләкин комиссия әгъзалары үзләренең нәтиҗәләре белән генә чикләнмәделәр һәм җәмәгатьчелек фикерен сорашып белү максатында район сайтына анкета урнаштырдылар, аның...
-
Суд карарыннан соң
ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе суд приставлары хезмәтенең Алексеевск районы бүлеге эшенең кайбер яклары турында бүлек начальнигы С.Куделько сөйли. -Светлана Петровна, хезмәткәрләрегезнең штаты нинди? -Барлыгы 11 кеше. Ике суд приставы-башкаручысы һәм аларның ярдәмчесе, ике өлкән инспектор-эш башкаручы, дүрт судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итүче хезмәткәр, машина йөртүче һәм...
-
Үзгәрешләр керде
2012 елның 1 гыйнварыннан биналарны, корылмаларны, тәмамланмаган төзелеш объектлары биналарын дәүләт исәбенә алуның яңа тәртибе гамәлгә керде. Ул Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 577 санлы боерыгы белән 2011 елның 14 октябрендә расланган иде. Башка пилот регионнары исәбендә Татарстан Республикасы да, яңа технологияләрне үзләштерү өчен, старт мәйданчыгы буларак билгеләнде. 2012 елның гыйнварыннан...
-
“Зебрага ау” дәвам итә
Узган елның 1 ноябрендә Россиянең бөтен территориясендә "Зебрага ау. Бөтенроссия җәяүле рейды" акциясе старт алды. Ул җәяүлеләр юлын тотуда булган җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү максатыннан үткәрелә. ЮХИДИ начальнигы И. Җаббаров сүзләренчә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе күзәтү эшчәнлеге нәтиҗәсендә өч айда республикада 2830 җәяүлеләр юлы тикшерелгән. Шуларның 319ы...
-
Әгәр эшмәкәр булырга уйласаң
Эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә карар кылучы гражданнар һәм юридик затлар аны тормышка ашыра башлаулары турында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә хәбәр итәргә тиешләр. Әлеге закон эшләр һәм хезмәтләрнең түбәндәге төрләренә кагыла: ваклап һәм күпләп сату; җәмәгать туклануы, кунакханә, чәчтарашханә, косметик хезмәтләр, фотоателье, фотолаборатория хезмәтләрен тәкъдим итү; ипи, кондитер әйберләре пешерү,...
-
Таксида кешеләрне яңа кагыйдәләр буенча ташу
2012 елның 1 гыйнварыннан "ТР территориясендә пассажирлар һәм багаж ташу турында"гы 10 октябрь, 2011 ел, 77 нче ЗРТ Законы гамәлгә кертелде. Яңа шартлар нигезендә таксистларга законлы шәхси эшчәнлек өчен нигез булып торган махсус рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Рөхсәт кәгазе алу өчен Чистай шәһәре, К.Маркс урамы, 46 йортның 21 кабинетына мөрәҗәгать...
-
Полиция Кыш Бабае
2011 елның 20 декабреннән 2012 елның 14 гыйнварына кадәр тулаем республикада һәм өлешчә безнең районда "Полиция Кыш Бабае" исемле акция үтә. Акция балигъ булмаганнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча нәтиҗәле эшне оештыру, имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балаларга ярдәм итү, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм полициянең участок уполномоченныйларының...
-
Таксистларның эше яңа кагыйдәләр буенча
Министрлар Кабинетында 13 декабрьдә видеоконференция режимында барган брифингта сүз такси ярдәмендә багаж һәм пассажирлар ташуның яңа кагыйдәләре һәм шартлары турында барды. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин брифинг вакытында, "ТР территориясендә пассажирлар һәм багаж ташу турында"гы 10 октябрь, 2011 ел, 77нче ЗРТ Законы нигезендә республиканың барлык муниципалитетларында бу елның...
-
Белемең күп булса, проблемаларың азрак булыр
Узган җомгада районыбызда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннүр Хамматов оештырган гражданнарны видео кабул итү булып узды. Әңгәмәнең беренче минутыннан ук кулланучыларның күбесенең үз хокукларын бөтенләй белмәве ачыкланды. Шуңа да сәүдә оешмалары вәкилләре, эшмәкәрләр һәм сатучылар, кулланучылар законнары өлкәсендә грамотасызлыгыбыздан файдаланып, гаепне үз өсләреннән төшереп, сатып...
-
«Танышырга рөхсәт итегез»
6 декабрьдән 26 декабрьгә кадәр районда "Танышырга рөхсәт итегез" исеме астында акция үткәрелә. Акция ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 2011 елның 5 декабреннән 649нчы боерыгы нигезендә үтә. Аның максаты-халык арасында полициянең участок уполномоченныйлары абруен күтәрү, гражданнарның тору урыннарында хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлекне активлаштыру.
-
Теркәлмәгән җир берәмлекләре кадастр исәбеннән төшерелә!
Йорт-җир, аларны рәсмиләштерү һәм теркәтү-гаять катлаулы эш. Бу өлкәдәге иң мөһим саналган сорауларны Федераль бюджет оешмасының Татарстан Республикасы буенча "Кадастр палатасы" директор урынбасары Алинә Камартдиновага юлладык. -Башта ачыклап узыйк әле, хезмәтегез нидән гыйбарәт? -Йорт-җирләрен теркәтергә теләүчеләрдән гаризалар алып, документларын туплыйбыз. Болардан тыш, җирне кадастр исәбенә кую, аңа үзгәрешләр кертү, йорт...