Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мөселман лагерьлары яшь буынны тәрбияли
Инде берничә ел Алексеевск бистәсе мәчете каршында мөселман балалары өчен лагерь оештырыла. Ул быел да узган җомгада үзенең эшен башлап җибәрде. Лагерьның оештыручылары район хакимияте җитәкчелеге һәм мөхтәсибәт мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт. Лагерьда балаларга тәмле ризыкларны Оркыя һәм Мәрьям апалары пешерә, аларга бик зур рәхмәт. Алексеевск район хакимияте җитәкчелеге, мөхтәсибәт мөхтәсибе...
-
«Балалар бакчасыннан белергә!»
Узган пәнҗешәмбедә "Әтәчкәй" мәктәпкәчә балалар учреждениесендә "Мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларны дәүләт телләренә өйрәтүдә яңа ысуллар" дигән зона семинары нәкъ менә шул девиз астында булып узды, анда республиканың 11 районыннан килгән 50дән артык балалар бакчасы мөдире, татар теле тәрбиячеләре һәм мәгариф бүлекләре белгечләре катнашты. Семинар башында эксперимент режимында яшәүче "Әтәчкәй" балалар бакчасында...
-
Чабаксарга экскурсия
ТР Милли-мәдәни үзәге әйдәп баручысы Геннадий Яковлев һәм Алексеевск чуваш милли-мәдәни үзәге рәисе Николай Сторожев Алексеевск, Әлки һәм Чистай районнары балалары өчен Чувашстан Республикасы башкаласына сәяхәт оештырдылар. Чуваш Майнасы мәктәбе укучылары газетага хәбәр итүләренчә, алар Казанда шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янында булганнар, ә киләсе тукталышлары Чувашстан Республикасы Посадочный районының Шоршелы...
-
Соңгы кыңгырауның беренче чыңлавы
Соңгы кыңгырау бәйрәме районның барлык мәктәпләрендә дә тантаналы төстә билгеләп үтелде. Бистәнең 300 еллыгына багышлап, 2008 елда Алексеевск бистәсенең төньяк-көнчыгышындагы микрорайонда 4нче мәктәп-балалар бакчасына өр-яңа мәктәпкә укырга кергән сабыйлар быел 4нче сыйныфны тәмамладылар. Бәйрәм тантанасына кунаклар булып Алексеевск муниципаль районы башлыгы В.Козонков, мәгариф бүлегенең баш белгече Р. Мортазина,"Алексеевскдорстрой" ААҖ начальнигы...
-
Белемеңнән генә файдалан
Чираттагы уку елы азагына якынлашты, димәк, мәктәпне тәмамлаучыларны тагын бер җитди сынау - БДИ көтә. Быел укучыларга мәҗбүри тәртиптә үз белемнәрен рус теле һәм математика буенча тикшерергә туры киләчәк, калган фәннәрне укучылар үзләре сайлаганны тапшырачаклар. Төп чорда имтиханнар тапшыруның бердәм сроклары билгеләнде: 28 майда-информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, Россия тарихы;...
-
Балаларның яхшы ялы – өлкәннәр бурычы
Алда каникуллар, ата-аналарны, һичшиксез, хәзер үк балаларының буш вакытларын ничек үткәрәчәкләре турындагы фикер борчый. Безнең районда балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм савыктыру турындагы сорау белән без балалар иҗаты үзәге директоры Гөлсинә ФӘССАХОВАга мөрәҗәгать иттек. - Балаларның ялы темасы теләсә кайсы вакытта, бигрәк тә җәй көне, каникуллар өч айга сузылганда,...
-
«Туган тел форумы» турында
Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел милләтне саклаучы, халыкның мәдәниятен яклаучы. Татар балаларының туган телләрен белүендә, туган телләре белән горурлану хисләре булдыруда, ә рус телле балаларда татар теленә кызыксыну...
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә
И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак телне шундый бозып сөйлисең! Ил колагын хурлап, халкыңның рухын рәнҗетәмен димисең! Мескенләнмә, бакый гомер килгән тел байлыгын итмә кадерсез. Бер уйласаң, илаһи бит, изге - Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!... Равил Фәйзуллин. Әйе, Равил ага Фәйзуллин үзенең шушы шигырендә бик актуаль проблема күтәрә. Халкыбыз үз...
-
Авылга – белгечләр
23 мартта Алексеевск аграр колледжында районның 18 гомумбелем бирү мәктәпләре арасыннан 9, 11нче сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне үтте. Көндезге бүлек мөдире С.ЕРМИЛОВА сөйли: -Мәктәп укучыларын бай эчтәлекле программа көтте: балаларга профессиональ тест үтү, видеофильм карау, колледж буйлап экскурсия, кабинетларны һәм профессияләрне презентацияләү вакытында үзеңнең һөнәр сайлавыңны ачыклау тәкъдим...
-
Татарча да яхшы бел…
Тел халыкның рухи байлыгы. Ул милләт белән туа, үсә, камилләшә. Татар теле аралашу өчен иң камил һәм иң җайлы телләрнең берсе санала. Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел... - дип яза шагыйрь Ш.Маннур. Әйе, элек башка милләтләр белән аралашу теле булып рус теле генә санала иде. Ә хәзер...
-
Сыйфатлы ял итү...
Узган пәнҗешәмбедә балалар ялын оештыру буенча республиканың Премьер-министры урынбасары З. Вәлиева катнашында ведомствоара утырыш булды. Зилә Рәхимҗановна чыгышыннан күренгәнчә, Татарстанда, Россиядән аермалы буларак, шәһәр читендәге эшләүче лагерьларның саны арту күзәтелә. Ә менә мәктәп яны лагерьлары, кимиячәк. Шуңа да шәһәр читендә ял итүчеләр саны арта. Шул уңайдан күчмә төркемнәрне аерым контроль...
-
Яшәр өчен туган тел
Туган тел ул бездән соң да Яшәр өчен туган тел. Бүгенгедән киләчәккә Дәшәр өчен туган тел. Дәрдмәнд. Һәр халыкның үз теле, үз тарихы, үз гореф-гадәтләре. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, Туган тел дип исем кушкан. Ана һәм туган тел мәңге аерылгысыз, изге...
-
Уйлар һәм хисләр – иҗатта
Узган елның декабреннән балалар иҗаты үзәгенең күргәзмәләр залында "Тылсымлы вернисаж" исемле күргәзмә эшли башлады. Анда район конкурсларында җиңеп чыккан үзәк берләшмәләре тәрбияләнүчеләренең эшләре тәкъдим ителгән. Картиналар, паннолар, сувенирлар, бизәкле савыт-саба, сәйләннән эшләнмәләр, бәйләнгән уенчыклар һәм вак-төяк әйберләр куелган-боларның барысы да килүчеләр игътибарына тәкъдим ителә. Аларның кайберләре үзләренең тәэсирләре белән бик...
-
Президент чыршысында
Алексеевск районының 28 баласы-спортта югары казанышларга ирешүчеләр, уку алдынгылары, район һәм республика олимпиадалары һәм конкурсларында җиңүчеләр, шулай ук "Радуга" бию коллективына йөрүчеләр 30 декабрьдә 7 мең яшь татарстанлы арасында республика башкаласында Президент чыршысында булып кайтты. Бәйрәм алдыннан бик нык дулкынланган балалар өчен Казанга кадәр юл сизелмичә дә узып китте. Һәм...
-
Мондый уңыш беренче
Яңа ел алдыннан чуваш теле һәм әдәбияты буенча XIV Республика олимпиадасында Чуваш Майнасы урта мәктәбе укучыларының җиңүе шатлыклы вакыйга булды. Олимпиадада катнашу өчен Казан янындагы Петровск авылындагы "Регина" ял итү базасында Татарстан Республикасының унҗиде район командасы җыелган. Районыбызны чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Федорова җитәкчелегендә 9-11 сыйныф укучылары тәкъдим...