Социаль яклау һәм тәэмин итү рубрикасы буенча яңалыклар
-
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы: сак булыгыз мошенниклардан
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хәбәр иткәнчә, төбәктә яшәүчеләргә фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтырату һәм ялган юл белән шәхси мәгълүматлар әйттерү очраклары ешайган.
-
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге коллегиясе: 2024 елда фонд эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар
Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге Идел буе федераль округында иң эреләрнең берсе , ул 1 миллион 114 мең пенсионерга, 331 мең ташламалардан файдаланучы гражданнарга һәм 240 меңнән артык балага - социаль түләүләр алучыларга хезмәт күрсәтә.
-
СФР РТ фонд бүлеге электрон вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе буенча пособие түләде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2024 елда төбәк халкына 550 меңнән артык электрон хезмәткә яраксызлык кәгазе буенча пособие түләгән.
-
3 меңнән артык татарстанлы тернәкләндерүнең техник чараларын электрон сертификаттан файдаланып сатып алган
2024 ел башыннан Татарстанда инвалидлыгы булган 3 070 граждан электрон сертификатлар ярдәмендә 200 меңнән артык берәмлек реабилитацияләү һәм протез-ортопедик эшләнмәләрнең техник чарасын алды.
-
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 3000 нән артык татарстанлыга ана капиталыннан калган акчаларны җибәрде
Татарстанда 3 020 гаилә ана капиталының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләү алды.
-
Татарстанда тәрбиягә бала алган 299 гаилә бер тапкыр бирелә торган пособие алды
Быел тәрбиягә бала алган 299 гаиләгә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бер тапкыр бирелә торган пособие түләде.
-
2500 дән артык татарстанлыларга ТР буенча СФР бүлеге озакка сузылган стажы өчен иминият пенсиясе билгеләде
2024 ел башыннан бирле республиканың озак вакытлы иминият стажы булган 2529 кешесенә пенсия билгеләнгән.
-
Татарстанда ана капиталы акчаларыннан айлык түләүне 8 меңгә якын бала ала
Татарстанда 3 яше тулмаган 7 858 баланың әти-әнисе ана капиталыннан айлык түләү ала.
-
Татарстанда 18 меңнән артык күп балалы ана пенсиягә вакытыннан алда чыкты
Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар пенсиягә 50 яшендә чыга ала. Дүрт һәм өч бала табып үстергән аналарга шулай ук вакытыннан алда - 56 һәм 57 яшьтә пенсия билгеләнә.
-
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге кисәтә: Мошенниклардан сакланыгыз!
Татарстан Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада кабат мошенникларның телефон аша шалтыратып, исәпкә алынмаган стаж яисә пенсиягә өстәмә түләүләргә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен пенсионерларны Социаль фондка чакыру очраклары теркәлгән.
-
570 меңнән артык Татарстанлы хезмәт кенәгәләренең электрон вариантын сайлады
Татарстанда электрон хезмәт кенәгәсен (ЭТК) сайлаучылар саны 574,3 мең кешедән артып китте.
-
Татарстанның 30 меңнән артык медицина хезмәткәре 2023 елда махсус социаль түләү алды
2023 елда Татарстанда 30 116 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Социаль фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумнан артык суммага 304 мең түләү билгеләде һәм күчерде.
-
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге 2023 елда инвалидлык буенча 10,5 меңнән артык пенсия билгеләде
Узган елда Татарстан Социаль фонды моңа кадәр пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 10 534 иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр гариза кабул итмичә, проактив режимда, инвалидлар Федераль реестрыннан килә торган мәгълүматлар нигезендә рәсмиләштерелде.
-
Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк
Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.
-
Татарстанның 25 меңнән артык аз керемле гаиләсе яңа төр түләүне алды
Президент кушуы буенча аз керемле гаиләләр өчен кертелгэн яңа түләүне 8-17 яшьлек балалары булган 25 мең гаиләнең ата-аналары алды, шуларның 8,5 меңнән артыгы "күп балалы" статусына ия.