Социаль яклау һәм тәэмин итү рубрикасы буенча яңалыклар
-
Телләр ункөнлеге
4нче башлангыч мәктәптә традицион телләр ункөнлеге узды.
-
Геройлар истәлегенә
Җиңү бәйрәме Ватаныбызның барлык почмакларында бәйрәм ителә. Быел Биләр һәм Рус Морасасы кешеләре бу көнне үзенчәлекле итеп каршыладылар.
-
Путин котлады
Ромодан авылыннан Ленинград блокадасын кичергән 90 яшьлек Елена Акинованы Владимир Путин котлады.
-
Истәлекле билгеләр – тыныч тормышта көрәшкәннәргә
"Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флотының 95 еллыгы"-ике йөз кырык истәлекле шундый билгене район җитәкчелеге тыныч вакытта Әфганстан һәм Чечняда сугышканнарга тапшыру өчен заказ биреп ясатты.
-
Янгынга каршы куркынычсызлык чаралары турында
Язгы-җәйге чор җитү белән, кагыйдә буларак, янгыннар саны арта. 2012 елның мартыннан алып сентябренә кадәр генә дә Алексеевск районында 18 янгын булды, алардан килгән матди зыян 568 мең сумнан артып китте. Утта 3 кеше янып үлде, 13 корылма юк ителде һәм 7сенә зыян килде, 1 берәмлек автотехника яраксыз хәлгә китерелде.
-
Социаль түләүләр артты
РФ Президенты Указы нигезендә I группа инвалид балаларның эшләмәүче әти-әниләренә социаль түләүләр артты.
-
Укучылар бушлай ял итәчәк
Социаль яклау бүлеге "Раздолье" сәламәтләндерү лагерена бушлай юлламалар тәкъдим итә. Бәйрәм көннәрендә - 2 майдан 8 майга кадәр - балаларның Чистай районында Кама елгасы буенда ял итүен һәм сәламәтләнүен керемнәре аена җан башына республика буенча билгеләнгән яшәү минимумыннан (5662 сум) артмаган гаиләләргә оештырырга тәкъдим ителә. Алдан белешү өчен телефоннар: 2-35-70,...
-
Мәсьәләләрне бергә хәл итеп була
Биләр мәктәбендә асрамага бала алган ата-аналар җыелышы булды. Балалар катнашы белән "Түгәрәк өстәл" рәвешендә узган чараның максаты, Биләр мәктәбе директоры Любовь Стукало хәбәр иткәнчә, - асрамага бала алган гаиләләр белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлекне җайга салу. Мондый хезмәттәшлек балаларга яңа гаиләгә җайлашу, үзләрен азат һәм тулы кыйммәтле шәхесләр итеп тою...
-
Өйләренә үз автобуслары белән кайттылар
25 мартта Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында "Иганәче-2012" исеменә үткәрелгән республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, анда Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка - диплом, ә тәрбиягә бала алган күп балалы Левакиннар гаиләсенә автобус тапшырылды. Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында, 6нчы конкурс-ка йомгак ясалды, дип билгеләп...
-
Балалар бакчасы зиннәтлегә әйләнмәсме?
Балалар бакчасы өчен айлык түләү көннән-көн арта. Бу алексеевскилылар бюджетында ничек чагыла һәм ата-аналарны тагын нинди мәсьәләләр борчый - чираттагы блиц-сораштыруда без газета укучыларыбыздан шул хакта кызыксындык. Наталья, бюджет өлкәсе хезмәткәре: "Җитәкчелек илдә бала тууыны арттыруга юнәл-телгән программаларны тормышка ашыра. Туучылар саны артты анысы, ләкин шуның белән бергә әниләрнең башын...
-
«Кайгырту»да Мастер-класс
Күптән түгел "Татарстан - яңа гасыр" төбәк иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре "Кайгырту" приютында тәрбияләнүчеләр өчен рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар белән иҗади очрашу "Тыныч һәм килешеп яшәргә, иҗат итәргә" дигән иҗтимагый проект кысаларында булып узды, аның төп идеясе - кешеләрне күп милләтле җәмгыять шартларында тыныч һәм килешеп яшәргә чакыру. Ул...
-
Универсаллар ХЕЗМӘТЕ
17 февральдә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре узган елга йомгак ясарга, иң яхшы хезмәткәрләрне ачыкларга һәм ки-ләчәккә планнар билгеләргә дип район мәдәният йортына җыелдылар. Торак-коммуналь хуҗалык-иң проблемалы өлкә булып тора, моны үзенең чыгышларында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та берничә тапкыр атаганы бар. Бу очраклы гына түгел, чөнки коммуналь хуҗалыкта эшләүчеләрнең хезмәте...
-
Үзара ярдәмләшү кирәк
Җомга көнне, 18 гыйнварда, Алексеевск балалар сәнгать мәктәбендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең авыл җирлекләренең профилактика советлары, опека һәм попечительлек секторы, белем бирү, мәдәният учреждениеләре, социаль яклау бүлеге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән бергәләп эшләү мәсьәләсе буенча киңәйтелгән...
-
Яңа елда –яңа өйгә!
3 ветеран һәм Ялкыннан иске йортлардан яңа өйләргә күчкән 8 гаилә яңа 2013 елны нәкъ шундый девиз астында каршылады. Узган елның 29 декабрендә Салих Баттал урамында ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән тагын бер йорт артты. Урманасты Шунталысы авылыннан Рәшидә Мәхмүтова һәм Кр. Бараннан Владимир Баранов хәзер күршеләр...
-
Яңа ел әкиятләре
"Кайгырту" приютында тәрбияләнүчеләр һәм Ромодан, Ялкын, Лебедино мәктәпләре укучылары Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажларыннан Яңа ел котлавы алдылар. Салкын көндә иртән иртүк район үзәге кешеләре Кыш Бабайның оныкасы Кар Кызы белән атка утырып "Кайгырту" приютына бүләкләр илтүен күрделәр. Балаларны Яңа ел белән котлап һәм ишегалдында үсеп утыручы...