Сәламәтлекне саклау рубрикасы буенча яңалыклар
-
Май аеның соңгы көнендә Бөтендөнья тәмәкесез көне билгеләп үтелә
Алексеевск үзәк район хастаханәсенең табиб-наркологы Елена Анисимова йөкле хатыннар өчен тәмәке тартуның зыяны турында сөйли:
-
Тикшерү дәвам итә
29 майдан 2 июньгә кадәр диспансерлаштыру кысаларында Алексеевск үзәк район хастаханәсе базасында республика онкодиспансеры маммографы эшли.
-
Мөһим нәрсә турында кыскача
Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илдар Фәхретдинов узган елдагы эш йомгаклары, 2017 ел бурычлары һәм яңалыклары турында кыскача гына сөйләп китте.
-
Буыннар авыртканда нишләргә?
Буыннар авыртканнан тоз белән бал булыша. Моның өчен бер аш кашыгы балга бер аш кашыгы вак тоз салып, яхшылап болгатабыз. Катнашманы җитен яки киҗе-мамык тукыма өстенә куеп, авырткан буын өстенә ябабыз да җылы итеп төрәбез. Компрессны кичтән куеп, иртән генә алабыз. Авырту басылганчы һәр көн кабатлыйбыз. Тагын бер рецепт: 3...
-
Сак булыгыз!!!
Татарстан Республикасы буенча 2016 елның 29 декабреннән 2017 елның 11 гыйнварына кадәр барлыгы 16 кеше геморрогик бизгәк (тычкан бизгәге) йоктырган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хәбәр итә.
-
Йөз авыруга дәва «Звездочка»
Кечкенә генә түгәрәк кызыл төстәге атаклы «Звездочка» бальзамы турында ишеткән кеше бардыр. Кайчандыр ул һәр өйдә диярлек булган.
-
Татарстанның иң агулы «незамерзайка» исеме билгеле
13 гыйнварда Русия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Марина Трофимова "Татар-информ" агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстанда сатылган туңмый торган пыяла югыч сыеклыклардан сәламәтлек өчен иң куркыныч булганын атады.
-
Татарстанда ябыгырга теләгән 16 яшьлек кыз үлгән
16 яшьлек мәктәптә укучы кыз өйдә калганда, әнисе эштә булган.
-
Мандарин ашап ротавирус йоктыру турындагы хәбәрләр дөрес түгел — Роспотребнадзор
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда таралган, мандарин ашап ротавирус инфекциясе йоктырырга мөмкин дигән хәбәрләрне кире какты.
-
Яңа ел табынына шәраб сайлыйбыз: сыйфатлы продукциянең фальсификаттан дүрт аермасы
Кибет, ресторан һәм кафеда ялган продукциягә ничек юлыкмаска?
-
Баланың кулында петарда шартлаган
Әлеге фаҗига Новоуральскида булган. 11 яшьлек малай «Корсар-6» маркалы петардага ут төртә һәм тәрәзәгә атарга җыенган вакытта ул шартлый.
-
Зур Тигәнәледә яңа ФАП төзелде
Авыл җирлегендә ФАПлар төзү буенча республика программасы кысаларында Зур Тигәнәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты торгызылды. Тиз арада торгызыла торган модульле бина - Азнакайдагы "Нефтемаш" заводы проекты. Аның максаты - республика халкының тормыш сыйфатын яхшырту. Шул максаттан авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, медицина учреждениеләре заманча җиһазлар белән тәэмин ителә, мәгълүмати технологияләр кертелә.
-
Варикоздан ничек сакланырга?
Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе.Статистика буенча, 35 яшьтән соң гүзәл затларның - 20, ирләрнең 10 проценты әлеге авырудан җәфалана. Рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге чир бүген өлкән яшьтәгеләрнең 66 процентында күзәтелә икән. Табиблар исә моны күп очракта нәселдәнлек белән бәйләп карый.
-
Тозлы кыярдан агуланмыйк!
Кухняда - хуҗабикәләрнең "урак өсте". Бакчачыларыбыз, шулай ук бакчачы булмаганнарыбыз да тырышып-тырмашып җиләкләрдән компот-варенье кайната, кыяр-помидор, башка яшелчәне тозлап-маринадлап мәш килә.
-
Ә сез физкультура белән шөгыльләнәсезме?
Россиядә августның икенче шимбәсендә Физкультурачылар көнен билгеләп үтү гадәткә кергән.