Алексеевск баскетболчылары — 4нче урында
3х3 суперфиналында 14 команда арасында 4нче урын.
24–25 апрельдә Түбән Новгородта авыл җирлекләре һәм халкы 100 мең кешегә кадәр булган кечкенә шәһәрләр мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының 3х3 баскетбол буенча суперфиналы узды.
Турнирда Татарстан Республикасын 1нче Алексеевск урта мәктәбе егетләре — Дамир Кәбиров, Герман Кузьмичев, Алексей Курсанов һәм Нияз Муратов тәкъдим итте. Команда тренер Артём Черевов җитәкчелегендә чыгыш ясады.
Төркем этабында Алексеевск баскетболчылары ышанычлы уен күрсәтеп, плей-оффка чыкты һәм округның иң көчле сигез командасы арасына керде. Чирекфиналда егетләр җиңү яулап, медальләр өчен көрәшне дәвам итте.
Ярымфинал уены чын сынау булды: киеренке көрәштә, овертаймда тәмамланып, команда Саратов өлкәсе спортчыларына соңгы секундларда гына оттырды. Эмоциональ яктан авыр матчтан соң өченче урын өчен уенда да җиңүгә ирешеп булмады.
Ярышлар нәти-җәләре буенча Алексеевск районы командасы 14 көчле команда арасында 4нче урынны алды. Бу нәтиҗә алга таба зур адым булып тора: узган ел шушы ук турнирда безнең спортчылар 8нче урында иде.
Лаеклы чыгыш спортчыларның тырышлыгы һәм тренерлар штабы — Дмитрий Аличев һәм Артём Черевов хезмәте нәтиҗәсе булды. Командада алга таба үсеш өчен зур потенциал бар, һәм тренерлар фикеренчә, төп җиңүләр әле алда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев