Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевск районында комбайнчылар өчен кырда концертлар оештырдылар

Урак вакытында күчмә концертларның матур традициясен яңарту турында Карар кабул ителде.

Бу шимбәдә агитбригада иҗади программа белән Иске Муллино авылы кырыена кадәр барып җитте. Б и л ә р а в ы л м ә д ә н и я т йорты үзешчәннәре һәм “Дуслык” вокаль ансамбле кырда концерт куйдылар. Беренче тамашачылар «Биләр»ВЗП игенчеләре булды. Төшке аш вакытында алар өчен такмаклар, шулай ук рус һәм татар телләрендә халык һәм популяр җырлар яңгырады. Мондый күчмә чара бу урып-җыю кампаниясендә беренче булды. Комбайнчылар һәм шоферлар артистларга яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр. Ә инде дүшәмбе көнне артистлар «Алексеевск» халык предприятиесе комбайнчылары өчен бәйрәм оештырдылар. Концерт Урманасты Шунталасыннан ерак түгел кырда оештырылган иде. К ы р к үл дә н « Ра здо л ь е » вокаль коллективы, Алсу Нәҗметдинова, Марина Морозова һәм Анна Каплина игенчеләргә яхшы кәеф бүләк иттеләр. Төшке аш вакытында комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр рус һәм татар телләрендә җырлар тыңладылар. «Миңа концерт ошады, рәхмәт, оештырып безне сөендердегез. Үзем Марий Элда яшим, «Звениговский» колхозында эшлим һәм өченче ел монда у р ы п - җ ы ю в а к ы т ы н а киләм. Ә мондый чаралар кәефне күтәрә, алар ешрак булсын иде», - дип хискичерешләре белән уртаклашты комбайнчы Александр Феофанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев