Алексеевск муниципаль районында сәләтле яшьләрне бүләкләү тантанасы
3 июльдә Алексеевск бистәсенең Чиркәү мәйданында Район яшьләре көненә багышланган төп чара – «Талантлар фейервергы» сәләтле яшьләр фестивале узды.
Бу кичтә бүген үк үзләренең уңышлары белән Алексеевск районын укуда, спортта, иҗатта һәм җәмәгать эшчәнлегендә таныткан яшьләрне хөрмәтләделәр.
Фестивальне ачып, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов яшьләрнең район киләчәге булуын, ә аларның уңышлары мәгариф, спорт һәм мәдәният өлкәләренең югары дәрәҗәсен күрсәтүен билгеләп үтте. Ул бәйрәмдә катнашучыларны котлады һәм укуда зур уңышларга ирешкән мәктәп чыгарылыш укучыларына беренче бүләк-ләрне тапшырды.
Талантлы яшьләрне котларга һәм лаеклы бүләкләр тапшырырга шулай ук Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Олег Леденцов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Хамзина, спорт бүлеге җитәкчесе Рифкат Сөләйманов һәм Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Свистунов чыкты. Алар яшьләргә хезмәт сөючәнлекләре, максатчанлыклары һәм районны төрле дәрәҗәдәге ярышларда, бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда лаеклы тәкъдим итүләре өчен рәхмәт белдерделәр, киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар һәм зур җиңүләр теләделәр.
Беренче булып сәхнәгә укудагы аерым уңышлары өчен I һәм II дәрәҗә медаль ияләре, шулай ук бердәм дәүләт имтиханында 90 һәм аннан да күбрәк балл җыйган чыгарылыш укучылары күтәрелде. Республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге фән олимпиадаларында җиңүче һәм призлы урыннар яулаган укучылар да бүләкләнде. Аларның казанышлары – тырыш хезмәт, үҗәтлек һәм белемгә омтылыш нәтиҗәсе
Аннары районның иң яхшы спортчыларын хөрмәтләү тантанасы дәвам итте. Сәхнәгә билбау көрәше, бадминтон, баскетбол, волейбол, футбол һәм фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатлары, Дөнья кубоклары, Россия чемпионатлары, Идел буе федераль округы һәм Татарстан Республикасы беренчелекләре җиңүчеләре һәм призёрлары чакырылды. Яшь спортчыларның зур уңышлары көндәлек күнегүләр, дисциплина һәм остазлары ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Программада иҗади яшьләрне бүләкләү аерым урын алып торды. Балалар сәнгать мәктәбе, «Элита» үрнәк эстрада-хореография коллективы һәм «Салават күпере» үрнәк театры тәрбияләнүчеләре төрле дәрәҗәдәге конкурслар һәм фес-тивальләрдә район данын лаеклы яклаганнары өчен бүләкләнделәр.
«Юнармеец» хәрби-патриотик клубы волонтёрлары, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары һәм Алексеевск аграр көллияте студентлары да аерым рәхмәт сүзләренә лаек булды. Аларның иреклелек, патриотик һәм җәмәгать әһәмиятендәге проектларда актив катнашуы район яшьләренең мөһим башлангычлардан читтә калмавын күрсәтте.
Фестивальдә катнашучылар өчен күңелле сюрприз булып бәйрәм лотереясы булды. Чара башында барлык кунакларга шәхси номерлы билетлар таратылды. Бәйрәм барышында лототрон ярдәмендә бәхетле номерлар билгеләнде. Беренче бәхетле билетны лототроннан Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов алды. Төп бүләк – смартфон – яшь катнашучыларның берсенә эләкте. Бу кичтә барлыгы өч смартфон, смарт-сәгатьләр, чыбыксыз колакчыннар, зарядлау җайланмалары, феннар, бүләк сертификатлары һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылды. Һәр бүләк уйнату алкышлар һәм җиңүчеләрнең ихлас шатлык хисләре белән үрелеп барды.
Кунакларга бәйрәм рухын район мәдәният йорты артистлары, «Млада» вокаль ансамбле, солистлар һәм иҗат коллективлары бүләк итте. Кичәнең иң матур ноктасы ABIEM Project төркеме чыгышы булды. Аннан соң бәйрәм яшьләр дискәтугы белән дәвам итте. Кич буе алып баручы Джон Веселовский тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итеп, аларны бәйрәм программасына җиңел генә җәлеп итеп торды.
Бу кич яшьлек, иҗат һәм яңа мөм-кинлекләр бәйрәменә әверелде. Ә тапшырылган бүләкләр уңышның хезмәт сөючән, үсешкә омтылучы һәм үз максатына ышаныч белән баручы кешеләргә килүен тагын бер кат раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев