Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Актуаль

Алексеевск районы балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре узды

Сау бул, балалар бакчасы!

Дистәләгән малай һәм кыз өчен бу аеруча истәлекле вакыйгага әверелде – кайгы-хәсрәтсез мәктәпкәчә балачак белән саубуллашу һәм мәктәп тормышына таба беренче адым ясау көне булды.

Бу көнне музыка заллары елмаюлар, чәчәкләр, котлаулар һәм бераз моңсу хисләр белән тулды. Кичә генә нәни сабыйлар булган чыгарылыш төркемендә тәрбияләнүчеләр сәхнәгә кыю рәвештә чыгып, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр һәм балалар бакчасында үткәргән еллар дәвамында өйрән-гәннәрен күрсәттеләр.

«Ромашка», «Петушок», «Пчёлка», «Солнышко», «Берёзка», «Дюймовочка», «Сказка» һәм районның башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дә күңелләргә үтеп керерлек бәйрәмнәр узды. Аларның һәркайсында чыгарылыш кичәсе үзенчәлекле булды, якты мизгелләр һәм матур традицияләр белән истә калды.

Биләрдә «Сказка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакларны иҗади чыгышлары белән сөен-дерделәр, ә бәйрәм ахырында дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Балаларның үсүенә, бе-лем алуына һәм тирә-юньдәге дөньяны танып белүенә ярдәм иткән тәрбиячеләр һәм балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре адресына җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.

«Петушок» балалар бакчасындагы чыгарылыш кичәсе аеруча истәлекле булды. Быел балалар «Беренчеләр хәрәкәте» пилот проекты катнашучылары булды. Булачак беренче сыйныф укучыларын котларга Алексеевскиның 1 нче мәктәбеннән әлеге хәрәкәт активистлары килгән иде. Алар балаларга проектта катнашкан өчен рәхмәт хатлары тапшырдылар һәм яңа тормыш этабында уңышлар теләделәр.

«Пчёлка» балалар бакчасындагы чыгарылыш кичәсе дә онытылмаслык булды. Иң дулкынландыр-гыч мизгелләрнең берсе – хушлашу вальсын башкару һәм балаларның хыяллары белән теләкләре салынган вакыт капсуласын күмү булды.

Тәрбиячеләр өчен бу көн һәрвакыт үзенчәлекле.

– Әйтерсең лә кичә генә бу нәниләр әниләре кулына тотынып балалар бакчасы бусагасын тәүге тапкыр атлап кергәннәр иде, ә бүген инде алар мәктәп тормышы бусагасында торалар. Бу еллар дәвамында без аларның беренче уңышларына сөендек, дуслашырга, хыялланырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә һәм үз көчләренә ышанырга өйрәндек. Һәр бала безнең өчен якын кешегә әверелде, шуңа күрә саубуллашу һәрвакыт бераз моңсу. Чыгарылыш төркеме балаларына ихлас күңелдән кызыксынучанлыкларын, игелекләрен һәм дөньяга ачык карашларын саклап калуларын, тугры дуслар табуларын һәм яңа белемнәр алуга теләп баруларын телим. Ә ата-аналарга ышанычлары, ярдәмнәре һәм уртак юл узган өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Балаларыгызның мәктәп еллары бәхетле, якты ачышларга, казанышларга һәм янәшәдәге яхшы кешеләргә бай булсын, – ди «Берёзка» балалар бакчасы тәрбиячесе Земфира Әхмәтшина.

Ата-аналар да дулкынлануларын яшермәде.

– Безнең гаилә өчен бу бик дулкынландыргыч һәм күңелгә үтеп керерлек көн. Әйтерсең лә кичә генә без Настябызны балалар бакчасына беренче тапкыр алып килгән идек, аның яңа урынга ничек ияләшүе турында борчылган идек, ә бүген ул инде мәктәп укучысы булырга әзерләнә. Бу еллар дәвамында балалар бакчасы аның өчен икенче йортка әверелде, ә тәрбиячеләр якын һәм кадерле кешеләр булды.

Монда ул дуслашырга, мөстәкыйль булырга, дөньяны танып белергә, уңышларга сөенергә һәм авырлыклардан курыкмаска өйрәнде. Без тәрбиячеләргә һәм балалар бакчасының барлык хезмәткәрләренә балаларны көн саен игътибар, кайгырту, сабырлык һәм мәхәббәт белән чолгап алганнары өчен чын күңелдән рәхмәтлебез.

Бүген без аларны яңа тормышка горурлык һәм җиңелчә моңсулык хисләре белән озатабыз. Барлык чыгарылыш төркеме балаларына бәхетле мәктәп юлы, яхшы укытучылар, тугры дуслар, кызыклы ачышлар һәм зур уңышлар телибез. Балачак аларның күңелләрендә озак яшәсен, ә мәктәп еллары якты тәэсирләр һәм матур хатирәләр чоры булсын, – дип уртаклашты «Солнышко» балалар бакчасын тәмамлаучы кызның әнисе Лилия Чибихина.

Бәйрәмнең төп геройлары үзләре дә тормышның яңа этабын түземсезлек белән көтәләр.

– Мин «Пчёлка» балалар бакчасына йөрдем, хәзер мәктәпкә баруымны бик көтәм. Яңа дуслар табасым, матур итеп язарга, мәсьәләләр чишәргә һәм яхшы билгеләр алырга телим. Бераз дулкынланам, ләкин мәктәпнең нинди булачагы миңа бик кызык, – дип сөйләде булачак беренче сыйныф укучысы Алмаз Хисмәтуллин.

– Мин табиб булырга телим, кешеләрне дәваларга һәм аларга авырмаска ярдәм итәргә телим. Мәктәптә яхшы билгеләргә укырга һәм күп яңалык белергә тырышачакмын. Беренче сыйныфка бару бераз дулкынландыра, әмма яңа дуслар белән танышасым һәм тизрәк укый башлыйсым килә, – дип уртаклашты «Дюймовочка» балалар бакчасын тәмамлаучы Дарина Галкина.

Һәр бала өчен чыгарылыш кичәсе матур бәйрәм генә түгел, ә тормыштагы мөһим этап булды. Бу көнне алар янында күп еллар буе кайгырткан тәрбиячеләр, беренче уңышлар шатлыгын уртаклашкан әти-әниләр һәм бәхетле мәктәпкәчә балачак үткән дуслар булды.

Алда балаларны яңа белемнәр, ачышлар, дуслар һәм мәктәптәге беренче уңышлар көтә. Әмма балалар бакчасында үткәргән еллар һәрвакыт бәхетле балачак, тәүге җиңүләр, кайгырту һәм ихлас мәхәббәт чоры булып күңелләрдә сакланачак.

Чыгарылыш төркеме балалары өчен мәктәп тормышы кызыклы һәм мавыктыргыч булсын, ә яраткан балалар бакчасы турындагы җылы хатирәләр аларны әле озак еллар җылытсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев