Алексеевск районында экологик икеайлык дәвам итә
Чисталык һәркемнең үзеннән башлана.
Алексеевск районында экологик икеайлык дәвам итә. Урыннарда тәртип ясау эшләренә район халкы актив кушыла — ишегалларында өмәләр уза, кешеләр кыштан соң территорияләрне тәртипкә китерү өчен бергәләп ишегалларына чыга.
Мондый мисал-ларның берсе — Гагарин урамындагы 17 нче йорт ишегалды. Биредә инициативалы яшәүчеләр даими рәвештә җыелып, чүп-чарны, коры ботаклар-ны җыя, территорияне тәртипкә китерә. Оештыруда «Көнчыгыш» ТОС рәисе Елена Макарихина ярдәм итә — ул күршеләрне берләштерә һәм ишегалдын чиста, уңайлы итәргә омтылышларын хуплый.
Өлкән буын вәкил-ләре аеруча ихтирамга лаек. Өмәләрдә катнашучылар арасында иң өлкәне Алевтина Семёновна Монинага 84 яшь. Яше олы булуга карамастан, ул актив һәм битараф түгел.
— Без гомер буе территорияләрне җыештырырга чыктык — башка йортта яшәгәндә дә, монда күчеп килгәч тә. Әлбәттә, тәмәке тартып төпчекләрен ташлаучылар, чипсы йә туңдырма ашап, чүпләрен урамда калдыручылар артыннан җыештыру күңелле түгел.
Әмма өйдән чыгып, чиста ишегалдын күрү нинди рәхәт, — дип уртаклаша Алевтина Семёновна. — Бистәбез чистара барсын иде, кешеләр өмәләрдән курыкмасыннар, чәчәкләр утыртсыннар. Урамнарда яшеллек күбрәк булсын — яшеллек бит безнең үпкәләребез.
Өмәләр районның башка ишегалларында да уза. Әйтик, Есенин урамындагы 5нче һәм 7нче йортлар ишегалларында да яшәүчеләр җыештыруга чыкты. Эшләр «Про-сторный» ТОС рәисе Светлана Некрасова җитәкчелегендә оештырылды. Биредә тәртип урнаштыруга балалар һәм берничә пенсионер актив кушылды.
Шулай да уртак эшкә караш һәрвакыт бертөрле түгел. Җыештыру вакытында корреспондентлар уйландырырлык бер хәлнең шаһиты булды. 7нче йортта яшәүче бер ханым, яныннан узып барганда, «башкалар калдырган чүпне мин җыештырырга тиеш түгел» дип кискен рәвештә борылып подъездына кереп китте. Тагын берничә кеше читтән генә күзәтте, әмма эшкә кушылмады.
Мондый мисаллар, кызганычка каршы, очрый. Һәм шул ук вакытта табигый сорау туа: ни өчен без еш кына яшьләр төзекләндерү эшләрендә катнашырга теләми дип әйтәбез. Ә бит нәкъ менә бу ишегалдында балалар җыештыруга чыкты, җаваплылык һәм активлык үрнәге күрсәтте. Шул ук вакытта өлкәннәр аларны хуплап кына калмыйча, кайбер очракларда бергә эшләү теләген дә бетерде.
Шуны аңлау мөһим: сүз ниндидер чит территорияләр турында түгел. Кешеләрне үзләре яшәгән, көн саен чыгып йөргән, тәрәзәләреннән күргән ишегалларын тәртипкә китерергә чакыралар. Бу мохитнең нинди булачагы һәркемнән тора.
Бәхеткә, мондый хәлләр — күбрәк искәрмә генә. Район халкының күпчелеге өчен өмәләрдә катнашу табигый күренеш булып кала. Кешеләр теләп чыга, бер-берсенә ярдәм итә һәм бергәләп үз бистәләрен чистарак, уңайлырак һәм яшәргә рәхәтрәк итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев