Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Актуаль

Алексеевск районында «Китапфест» фестивале узды

«Китап дулкыны» Алексеевскины колачлады.

«Гаилә» паркы бер көнгә зур әдәби мәйданчыкка әверелде. Биредә китаплар, музыка, иҗат һәм җанлы аралашу район халкын һәм кунакларын берләштерде. 

Салкынча һәм җилле һава торышына карамастан, «Китапфест» китап фестиваленә йөзләгән алексеевлылар җыелды. Бәйрәм Татарстандагы «Татарстанда җәй» республика проектының күркәм вакыйгасына әверелде һәм Алексеевск районы үзәк китапханәсенең «Күрше Фест» республика фестивалендә җиңү яулап тормышка ашырыла торган «Алексеевск төбәгенең китап дулкыны» мәдәни проектына старт бирде.

Исегезгә төшерәбез, бәйгегә Татарстанның төрле почмакларыннан 1058 гариза килгән иде. Алар арасыннан нибары 40 проект җиңүче дип табылды. Шуларның берсе – Алексеевск районы проекты. Ул Татарстан Рәисенең якынча 500 мең сум күләмендәге грантына лаек булды. Нәкъ менә шул ярдәм нәтиҗәсендә район халкы зур әдәби бәйрәмдә катнашу мөмкинлеге алды. Алда аларны тагын бик күп мәдәни чаралар көтә.

Фестивальгә аерым әһәмиятне Алексеевск районы китапханәләр системасының 90 еллыгына багышлануы өстәде. Бу еллар эчендә китапханә кечкенә генә китап саклау урыныннан заманча мәдәни киңлеккә әверелде. Биредә очрашулар, күргәзмәләр, осталык дәресләре һәм белем бирү проектлары үткәрелә.

Фестивальне тантаналы ачу паркның үзәк аллеясында кунакларны каршы алган әкият геройлары парады белән башланып китте. Кызыл Калфак, Дюймовочка, Тиен, Буратино һәм башка геройлар, әйтерсең лә, китап битләреннән төшеп килгәннәр иде. Алар чын әкият мохите тудырдылар. Иң матур гаилә костюмнары Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Чарада катнашучыларны Алексеевск районы башлыгы Демидов Сергей Анатольевич сәламләде. Ул үзәк китапханә коллективын юбилей һәм дәрәҗәле республика бәйгесендәге җиңүләре белән котлап, мондый проектларның районның мәдәни тормышын тагын да баетуы турында билгеләп үтте. Шул ук көнне район башлыгы китапханә системасы хезмәткәрләренә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды, ә китапханә эшенең ветераннарына мәдәният үсешенә керткән өлешләре өчен чәчәкләр бүләк ителде.

Бәйрәмнең символик мизгеле булып китапханә тарихының яңа битен ачу торды. Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Ирина Ширыбырова Демидов Сергей Анатольевичка истәлекләр һәм теләкләр китабына беренче язманы калдырырга тәкъдим итте. Нәкъ менә шул язма китапханә үсешенең яңа этабы елъязмасын башлап җибәрде.

Әлеге көнне һәр-кем фестиваль мәйданчыгында ук китапханә укучысы билеты рәс-миләштерә алды. Бу мөмкинлектән район башлыгы да файдаланды. Ул үзәк китапханәнең укучысы булып, китапка мәхәббәтнең яшькә дә, вазифага да бәйле түгеллеген шәхси үрнәге белән күрсәтте.

Рәсми өлештән соң парк тагын да җанланып китте. Төп сәхнәдә Яр Чаллы филармониясенең эстрада-джаз оркестры чыгыш ясады, шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Тамашачылар алдында районның танылган шагыйрьләре Бәдретдин Шәйхет-динов, Ирина Зимина, яшь шагыйрә Алинә Сафиуллина, шулай ук ветераннар хоры чыгыш ясады.

Ләкин фестивальнең төп тормышы сәхнәдә генә кайнап тормады.

Паркта төрле зә-выктагы китаплар тәкъдим ителгән китап аллеясы эшләде. Үзәк китапханәнең беренче елларыннан алып бүгенге заман проектларына кадәрге тарихын чагылдырган юбилей күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты.

Иҗат сөючеләрне кул эшләре һәм рәсем сәнгате буенча осталык дәресләре берләштерде. Биредә декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә үз көчеңне сынап карарга, үз кулларың белән сувенир ясарга һәм җирле осталарның эшләре белән танышырга мөмкин иде.

Аерым мәйданчык СВОда катнашучыларга ярдәм итүгә багышланды. Теләге булган һәркем хәрбиләр өчен коры душ әзерләде һәм аларга теләкләр язылган хатлар юллады.

«Күрше» фотозонасы фестивальнең иң популяр урыннарының берсенә әверелде. Биредә кунаклар гаиләләре белән истәлеккә фотога төш-те.

Җирле һөнәрчеләр һәм үзмәшгульләр эшләнмәләре күр-гәзмә-сатуында кунаклар автор эшләре белән таныштылар, ә гастрономик мәйданчыкта хуш исле үлән чәйләре һәм милли ризыклар белән сыйландылар.

«Тукайны бергәләп укыйбыз» медиа мәйданчыгы да буш тормады. Биредә һәркем бөек татар шагыйренең яраткан шигырь юлларын укый алды. Ә «Ачык микрофон» мәйданчыгында район халкы үзләренең шигырьләре һәм әдәби иҗатлары белән уртаклашты.

Иң кечкенә кунаклар өчен уен һәм иҗат мәйданчыклары эшләде. Шуңа күрә бәйрәм чын мәгъ-нәсендә гаилә бәй-рәменә әверелде.

Фестиваль тагын бер кат раслады: китап буыннарны берләштерә ала. Балалар кызыксынып төсле китаплар карады, әти-әниләр осталык дәресләрендә катнашты, өлкән буын вәкилләре шигырьләрне һәм концерт программасын рәхәтләнеп тыңлады.

«Китапфест» «Алексеевск төбәгенең китап дулкыны» проектына матур башлангыч бирде. Алда район халкын язучылар белән очрашулар, мәдәни акцияләр, осталык дәресләре һәм проект кысаларында үтәчәк башка әдәби чаралар көтә.

Димәк, «Күрше Фест» фестивалендәге җиңү бүген үк үз нәтиҗәсен бирә, ә «Татарстанда җәй» проекты район тормышын яңа эчтәлек белән баета, кешеләрне мәдәният, иҗат һәм китап уку мәхәббәте тирәсендә берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев