Алексеевск районында Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара узды
Бу көнне район халкының тормыш сыйфаты турыдан-туры бәйле булган белгечләрне хөрмәтләделәр.
Чарада катнашучыларны Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов котлады. Ул тармак хезмәткәрләренә көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, район үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтте һәм лаеклы бүләкләр тапшырды. Торак-коммуналь хуҗалык тармагы тормышны тәэмин итү системасының төп юнәлешләренең берсе булып кала. Бүген Алексеевск районында бу өлкәдә 6 оешма эшли, анда 161 кеше хезмәт куя. Аларның көндәлек эше — су һәм җылылык белән өзлексез тәэмин итү, урамнарны һәм ишегалларын карау, территорияләрне төзекләндерү, каты коммуналь калдыкларны чыгару һәм торак пунктларда тәртип саклау.
Тантаналы чара барышында тармакның иң яхшы вәкилләре төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамоталары белән башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Надежда Фомина, «Инженер челтәрләре» ЧҖҖ мастеры Вадим Храмушкин, «Алексеевскводоканал» ААҖ авария-төзекләндерү эшләре слесаре Андрей Белов һәм «Водоканал» ЧҖҖ мастеры Артём Шабров бүләкләнде.
Алексеевск муниципаль районы баш-лыгының Рәхмәт хатлары белән Айгөл Зинатуллина, Елена Балянина, Денис Осянин, Тамара Денисова, Александр Антонов, Валерий Астафьев, Людмила Скалова, Сергей Фомин, Рима Гатина, Сергей Крайнов, Шәүкәт Ибатуллин, Ольга Байкова һәм Елена Морюхова билгеләп үтелде. Аннары торак-коммуналь комплекс предприятиеләре җитәкчеләре үз коллективларына мөрәҗәгать ит-теләр. Алар да хезмәткәрләрне һө-нәри бәйрәм белән котлап, тармак бүләк-ләрен тапшырдылар.
«Инженер чел-тәрләре» ЧҖҖның Мактау грамоталары белән диспетчер Иван Опарин һәм кадрлар буенча инспектор Алёна Осянина бүләкләнде. Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләр берлеге Мактау грамотасы белән КИПиА инженеры Артём Холоднов билгеләп үтелде.
«Алексеевскводоканал» ААҖ Мактау грамоталары белән су белән тәэмин итү хуҗалыгы контролёры Наталья Кринина, автомобиль йөртүче Павел Зиновьев һәм авария-төзекләндерү эшләре слесаре Дмитрий Лаврентьев бүләкләнде.
«Алексеевск районы идарәче компаниясе» ЧҖҖ Мактау грамоталары белән баш бухгалтер Алсу Никитина, слесарь-ремонтчы Хабибрахман Равилов һәм слесарь-сантехник Дмитрий Савинов билгеләп үтелде. «Полигон» ЧҖҖның Рәхмәт хаты белән йөк ташучы Сергей Лошкарёв бүләкләнде.
Чараның бәйрәм атмосферасын район-ның иҗат коллективлары чыгышлары тулыландырды. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәр-ләре көне — хезмәте еш кына күренми торган, әмма тормыш өчен бик мөһим булган кешеләргә рәхмәт белдерү өчен тагын бер мөмкинлек. Аларның тырышлыгы белән торак пунктлар чистарак, төзекрәк һәм яшәү өчен уңайлырак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев