Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Алексеевскиның 26 укучысы физика һәм тарихтан БДИ тапшырды.

Быел чыгарылыш имтиханнарын тапшыру процессының үзенчәлекләре бар: инде күнегелгән металл рамкаларга медицина контроле дә өстәлде.

Коронавирус белән бәйле рәвештә, һәр чыгарылыш сыйныф укучысының кергәндә тән температурасын үлчиләр һәм укучылар кулларын антисептик белән эшкәртәләр. Шулай ук, оештыручылар тапшыручылар арасында социаль дистанциянең үтәлешен күзәтә.

Мәктәп янына егетләр һәм кызлар БДИ башланырга ике сәгать кала алдан җыелдылар. Күпләрнең кәефләре күтәренке иде.

Физиканы 16 кеше сайлаган. Ромодан мәктәбеннән килгән егетләр, Вадим Балясников, Антон Золотов һәм Адель Фәтхетдинов сөйләвенчә, әгәр әзерләнсәң максималь баллга тапшыру мөмкинлеге бар. Өчесе дә техник вузларга укырга керергә ниятли. Өстенлекне Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетына (Элеккеге КАИ) бирәләр.

Ә менә тарихны сайлаган гуманитарийлар 10 кеше иде. Аларның күбесе – кызлар.

Районыбызда барлыгы 81 унберенче сыйныф укучысы бар. Пандемия һәм дистанцион уку белән бәйле рәвештә, бу уку елы алар өчен җиңеләйтелде, – БДИны бары тик югары уку йортларына укырга керүчеләргә генә тапшырырга кирәк. Быел җәй югары уку йортларына укырга кермәүчеләр дәүләт имтиханнарын тапшырмаска да мөмкин. Мондый хокуктан 13 кеше файдаланган.

Нәтиҗәдә, 68 кеше мәҗбүри рус теле тапшырган. Сайлап алу предметларына килгәндә, 41 кеше профиль буенча математиканы сайлаган. Җәмгыять белемен 10га кимрәк – 31 кеше сайлаган. Физиканы һәм биологияне 16 кеше тапшыра. 10 укучы тарихны һәм химияне, 8е информатиканы, 3 кеше инглиз телен һәм берсе география сайлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев