«АлексРинг» – халыкара дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү мөмкинлеге
Алексеевскида киләчәктә техник спорт төрләре буенча «АлексРинг» үзәгенең беренче ташын салу тантанасы узды.
Бу вакыйга республика дәрәҗәсендә генә түгел, киләчәктә халыкара ярышларны да кабул итә алачак заманча техник спорт үзәге төзелеше башлануын символлаштырды.
Тантанада район башлыгы Демидов Сергей Анатольевич, проект инвесторлары Айрат Илдар улы Сабиров һәм Алексей Дмитрий улы Васильев, подрядчы оешма – «Алексеевскдорстрой» ААҖ вәкилләре һәм район активы катнашты.
Төзелеш эшләре инде башланган – белгечләр җир эшләренә ке-решкән.
Күпләр «АлексРинг»-ны картинг үзәге дип атый. Әмма чынлыкта проект күпкә киңрәк. Аның төп объекты булып Россия автомобиль федерациясенең «А» категориясенә туры килгән, озынлыгы 1308 метр булган профессиональ картинг трассасы торачак. Ул иң югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, 950 метр озынлыктагы «С» категорияле трасса һәм башлап йөрүчеләр белән һәвәскәрләр өчен 660 метр озынлыктагы «Д» категорияле прокат трассасы төзеләчәк.
Комплекс мөмкин-лекләре моның белән генә чикләнмәячәк. Проект буенча биредә дрифт, ралли-кросс, автокросс, мини-багги һәм башка техник спорт төрләре буенча ярышлар үткәрү өчен мәйданчыклар барлыкка киләчәк. Шулай ук пит-бокслар, техник хезмәт күрсәтү зоналары, старт-финиш комплексы, административ бина, медицина пункты, кафе, командалар һәм ярышларда катнашучылар өчен бүлмәләр, тамашачылар трибуналары төзү күздә тотыла. Комплекс ел әйләнәсе эшләячәк.
Инвесторлар балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерүгә аерым игътибар бирә. Киләчәктә «Алекс-Ринг» базасында картинг мәктәбе ачарга ниятлиләр. Анда балалар һәм яшүсмерләр шөгыльләнә алачак. Картинг зур автоспортка беренче адым булып санала, чөнки күп кенә танылган Россия һәм дөнья узышчылары үз юлларын нәкъ менә шуннан башлаган.
Алексеевск районы өчен бу проектны гамәлгә ашыру спорт кына түгел, икътисади әһәмияткә дә ия булачак. Зур ярышлар үткәрү илнең төрле төбәкләреннән катнашучыларны һәм кунакларны җәлеп итәчәк. Бу исә туризм, хезмәт күрсәтү өлкәсе һәм кече бизнес үсешенә этәргеч бирәчәк.
Проект инвесторы Айрат Сабиров билгеләп үткәнчә, комплексның федераль трасса янында уңайлы урнашуы спортчылар һәм тамашачылар өчен дә бик уңайлы булачак.
– «АлексРинг» Россиянең төрле почмакларыннан техник спорт сөючеләрне җәлеп итә торган яңа үзәккә әверелергә тиеш, – диде ул.
Төзүчеләр югары темпта эшләргә җыена. Август ахыры – сентябрь башында төзелешнең беренче этабын тәмамлап, трассаны ачарга һәм беренче сынау узышларын үткәрергә планлаштырыла. Ә беренче зур ярышлар киләсе елның җәендә үк узар дип көтелә.
«АлексРинг» барлыкка килү Алексеевск районы өчен яңа сәхифә ача. Бу – спорт корылмасы төзү генә түгел, ә булачак чемпионнар тәрбияләнәчәк, техник спорт төрләре үсәчәк һәм автомобиль белән хәвефсез идарә итү культурасы формалашачак заманча мәйданчык булдыру. Тизлек яратучылар өчен ул спорт дәртен гомуми файдаланудагы юлларда түгел, ә профессиональ трассада тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Нәкъ менә шундый проектлар районны Татарстаннан читтә дә таныта һәм аның алга таба үсеше өчен ныклы нигез булдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев