Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Актуаль

АРТ-ОАЗИС: якты бәйрәм, иҗат һәм ярдәм

Балаларны яклау халыкара көне алдыннан «СинЭнергия» яшьләр үзәгендә «Бәхет кояшы» дип исемләнгән инклюзив гаилә чарасы узды.

Бәйрәм балаларны, ата-аналарны, волонтёрларны һәм белгечләрне берләштереп, «АРТ-ОАЗИС: ярдәм территориясе» проектының матур йомгагына әверелде.

Чараның төп катнашучылары балалар тәрбияләүче гаиләләр булды. Алар иҗат, аралашу һәм дустанә мохиттә вакыт үткәрү мөмкинлеге алды. Кунаклар өчен арт-остаханә оештырылды, анда һәркем үз фантазиясен күрсәтеп, бәхет символын ясый алды.

Акрил буяулар белән яулыклар бизәү буенча мастер-класс аеруча зур кызыксыну уятты. Ачык сары төстәге яулыкларга балалар һәм өлкәннәр кояш, чәчәкләр, йөрәкләр, салават күпере һәм җылылык, шатлык, күтәренке кәеф белән бәйле башка рәсемнәр төшерделәр. Һәр эш үзенчәлекле килеп чыкты һәм авторының күңел халәтен чагылдырды.

– Безнең гаилә өчен бу проектта катнашу бик мөһим һәм кыйммәтле тәҗрибә булды. Улым Николай дәресләргә бик теләп йөрде, һәрвакыт яңа очрашуларны көтеп алды һәм өйгә күтәренке кәеф, якты тәэсирләр белән кайта иде. Монда балалар иҗат белән генә шөгыльләнмиләр, ә аралашырга, дуслашырга, үз сәләтләрен ачарга һәм үзләренә ышанырга да өйрәнәләр.

Оештыручыларга, белгечләргә һәм безнең балалар белән эшләүче һәркемгә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Без аларның һәр балага күпме игътибар, кайгырту һәм күңел җылылыгы бирүләрен күрәбез. Мондый проектлар балаларга үсәргә, үзләрен ышанычлырак хис итәргә һәм яңа дуслар табарга ярдәм итә, ә ата-аналарга янәшәдә ярдәм итәргә һәм терәк булырга әзер кешеләр барлыгына ышаныч өсти.

Шундый игелекле һәм кирәкле проектның бер өлеше булу мөмкинлеге өчен рәхмәт. Мондый чараларның тагын да күбрәк булуын бик теләр идек, – дип уртаклашты проектта катнашучы Аделина Степанованың әнисе.

Чара иҗади мәй-данчык кына түгел, ә җанлы аралашу урынына да әверелде. Катнашучылар таныштылар, фотога төштеләр, тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм бер-берсенә ярдәм күрсәттеләр. Бәйрәм атмосферасын музыкаль чыгышлар тулыландырды. Кунаклар алдында Алиса Исаева чыгыш ясап, тамашачыларга күтәренке кәеф һәм якты хисләр бүләк итте.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, чараның төп максаты – һәр гаилә игътибар, ярдәм һәм кайгырту тоя алган, ә балалар үз сәләтләрен ачып, уңай эмоцияләр ала алган киңлек булдыру иде.

«АРТ-ОАЗИС: ярдәм территориясе» проекты Тимченко фонды ярдәме белән «Игътибар көче – 2025» ачык конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла. Чараны үткәрүдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге һәм Алексеевск районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, «СинЭнергия» яшьләр үзәге, «Импульс» яшүсмерләр клубы, шулай ук Алексеевск районындагы «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге ярдәм күрсәтте.

Бәйрәм катнашучыларга балачакның кайгырту, иҗат, күңелле очрашулар һәм озак елларга истә кала торган бәхетле мизгелләр белән тулы булырга тиешлеген тагын бер кат искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев