Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Азык-төлек куркынычсызлыгы гарантияләнә

Сәүдә хезмәткәрләре алексеевскилыларны азык-төлекне кирәгеннән артык күләмдә сатып алмаска чакыра. Моның өчен нигез юк.

Мәсәлән, “Эдем” ЧҖҖ складлары азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар белән тулы. Бу күләм җәй башына кадәр җитәрлек. Алга таба да борчылырлык сәбәп юк. Продукция республика складларыннан үзәкләштерелгән рәвештә төяп җибәрүне дәвам итә.

“Эдем” складларында ит һәм балык әйберләре, он, май, ярымфабрикатлар, консервлар, ярмалар, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, шулай ук азык-төлек булмаган товарларның запаслары зур.

Ә мәктәпләр һәм балалар бакчалары туклану продуктлары белән өзлексез тәэмин ителә. Ит цехы да үз эшен дәвам итә.

Моның белән бәйле рәвештә кулланучыларга тагын бер кат мөрәҗәгать итәбез: кибетләр киштәләреннән азык-төлекне кирәксә-кирәкмәсә дә алырга кирәкми.

Шуны да ассызыклап китик, хәзерге вакытта азык-төлек җитештерүчеләрдә дә, сәүдә челтәрләрендә дә, бүлү үзәкләрендә дә кытлык күзәтелми. Татарстан төп азык-төлек төрләре: ит, сөт, тавык йомыркасы, икмәк продукциясе, бәрәңге һәм үсемлек мае, шулай ук ярмалар, шикәр комы һәм тоз белән тулысынча тәэмин ителгән.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республикада азык-төлек кытлыгы барлыкка килергә алшартлар юк. “Икмәк пешерү предприятиеләрен өзлексез җитештерүне тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич он запасларының резерв фондын булдыру турында Карар кабул итте. Хәзерге вакытта ике айлык запасны тәэмин итү өчен ашлык сатып алу мәсьәләсе карала.

Моннан тыш, бәяләрнең кискен артуына юл куймастан, икмәк пешерү тармагына ярдәм итү өчен өстәмә акчалар да юнәлдереләчәк», - диде Марат Җәббаров.

Әмма халык арасында шикәр, тоз, карабодай ярмасына һәм көнбагыш маена ихтыяҗ зур. Бу супермаркетлар һәм кибетләрнең бушавына сәбәп булып тора да инде. Хәзерге вакытта хәл тотрыклана, ә сәүдә нокталары складлары тулылана. Шулай ук Татарстанда махсус төзелгән ике комиссия эшли. Беренчесе - азык-төлек продуктларына бәяләрнең артуына юл куймауны, икенчесе-азык-төлек булмаган товарларга бәяләрне контрольдә тота.

Куркынычсызлык турында Дәүләт Думасы спикеры Володин да белдерде. Россиянең күп кенә кешеләре, гадәт буенча, агымдагы икътисади ситуацияне 1990 елларда килеп туган хәл белән чагыштыра, әмма хәзер илнең азык-төлек иминлеге тулысынча тәэмин ителгән. Ул гражданнарны паникага бирелмәскә чакырды, ясалма ажиотажның спекулянтларга кулай булуын билгеләп үтте. «Бүген башка вакыт. Берәүне дә проблемалар белән бергә калдырмаячакбыз”, - дип ышандырды Володин.

Исегездәме, коронавирус пандемиясе башында шундый хәл кичергән идек. Ясалма ажиотаж чыгып шулай ук сәүдә киштәләре бушап калган иде. Әмма проблемалар белән беркем дә бер үзе генә калмаячак. Бу юлы да шулай-азык-төлек куркынычсызлыгы гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев