Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Бәяләп бетерми торган, әмма бик тә кирәкле хезмәт

Алексеевск районында яшәүче хатын-кызларыбыз «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының зона этабында җиңделәр.

26 гыйнварда Базарлы Матакта «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабы узды. Алексеевск районын «Хатын-кыз – бизнес-леди» номинациясендә Гөлнур Таһир кызы Сафина, «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә Гүзәл Илгизәр кызы Кәлимуллина һәм «Өченче яшь героинясы» номинациясендә Рабига Вәли кызы Ишниязова тәкъдим итте.

Алексеевск районында Гөлнур Таһир кызы Сафинаны белмәгән кеше юк. 2004 елдан бирле ул җитештерү һәм сәүдә өлкәсендәге көчле тармакны – “Эдем” оешмасын җитәкли. Оешма Кама аръягы зонасының күпчелек районнарының бюджет учреждениеләре өчен азык-төлек белән төп тәэмин итүче булып тора. Икмәк-күмәч, кондитер һәм макарон эшләнмәләренең, пешкән әйберләрнең киң ассортименты районыбыз халкын һәм республиканың күрше районнарында яшәүчеләрне шатландыра. Әлбәттә, Гөлнур Таһир кызы Сафинаның бөтен тормышы Алексеевск районын үстерүгә һәм биредә яшәүчеләргә хезмәт итүгә багышланган. Гөлнур Таһир кызы авыл ветераннарына, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, инвалид балалары булган гаиләләргә даими рәвештә спонсорлык ярдәме күрсәтә.

Урманасты Шунталысында яшәүче хезмәт ветераны Рабига Вәли кызы Ишниязова энергиясе ташып торган, бик актив һәм күпкырлы шәхес. Ул төрле яшьтәге кешеләр белән аралашу өчен вакыт таба һәм халык арасында зур абруй казана. Оештыру сәләтенә дә ия, Урманасты Шунталысы авыл җирлеге җитәкчелеге, депутатлар корпусы, районның социаль яклау һәм ветераннар советы белән тыгыз элемтәдә тора, тәкъдимнәр, искәрмәләр кертә һәм киңәшләр бирә, чөнки ул бай тормыш һәм педагогик тәҗрибәгә ия. Пенсионерлар өчен тарихи урыннар һәм мәдәни мирас объектлары буенча сәяхәтләр оештыра. 2008 елдан бүгенге көнгә кадәр авыл җирлеге ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе булып тора.
Рабига Вәли кызы барлык чараларга да иҗади яктан якын килә һәм аларның актив катнашучысы булып тора. Үзе язган шигырьләрне укый, аның күңелгә үтеп керерлек моңлы җырларын бөтен аудитория дә зур дулкынлану белән тыңлый, аның үргән челтәрләре һәм чиккән әйберләре районның Туган якны өйрәнү музеенда лаеклы урын алып тора.
Рабига Вәли кызы үз осталыгын яшьләргә дә тапшыра, алар өчен һәвәскәрләр түгәрәкләрен оештыра.

Гүзәл Илгизәр кызы Кәлимуллина Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң 2004 елдан бирле сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли.
2005 елның августында Түбән Кама шәһәренең “Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе”ндә эшли башлый. 2012 елның августыннан Алексеевск үзәк район хастаханәсендә педиатр һәм неонатолог булып хезмәт куя.
Табиб-педиатр вазифасында эшләгән дәвердә үзен грамоталы белгеч итеп күрсәтте. Табибларны камилләштерү курсларында үзенең һөнәри квалификациясен даими күтәреп тора.
Коллективта, хезмәт-тәшләре һәм район халкы арасында лаеклы абруй һәм хөрмәт казана.
Сәламәтлек саклау тармагын үстерүдә күрсәт-кән хезмәтләре өчен ТР сәламәт-лек саклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләк-ләнгән.
Спорт, музыка белән мавыга, музыка мәктәбен тәмамлый. Коллективның иҗтимагый тормышында шатланып катнаша. Ире белән ике кыз үстерәләр.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының зона этабы нәтиҗәләре буенча Гөлнур Сафина һәм Рабига Ишниязова үз номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар. Жюри аларның чыгышларын югары бәяләде, шуңа күрә катнашучылар конкурсның киләсе этабына үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев