Бәйрәм истәлекләре: Алексеевск районы Россия көнен ничек каршы алды
Алексеевск районында илебезнең төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне билгеләп үтелде.
Бәйрәм чаралары «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында «Гаилә» паркында узды һәм төрле яшьтәге район халкын берләштерде. Бәйрәмнең мәртә-бәле кунаклары булып Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов килде.
Бәйрәм көне бис-тәнең үзәк урамнары буйлап велойөреш белән башланып китте. Анда район халкы катнашты. Алар үз үрнәкләрендә сәламәт яшәү рәвешенә һәм актив ялга тугрылыкларын күрсәттеләр. Велойөреш бәйрәм программасының матур һәм истә калырлык башлангычы булды.
Тантаналы өлеш Россия Федерациясе Дәүләт гимнын башкару белән башланды. Район халкын Марат Җаббаров һәм Сергей Демидов тәбрикләде. Алар халык бердәмлегенең, туган илгә мәхәббәтнең һәм традицион кыйм-мәтләрне саклауның әһәмиятен билгеләп үттеләр.
Бәйрәмнең иң әһәмиятле мизгел-ләренең берсе Россия Федерациясе Сак министрлыгының «Махсус хәрби опе-рациядә катнашучыга» медален тапшыру булды. Әлеге бүләккә райондашыбыз Линар Кәлимулла улы Хәмәтвәлиев лаек булды.
Бу көнне яшь буынга аерым игътибар бирелде. Тантаналы шартларда районның сигез яшь кешесе Россия Федерациясе гражданины паспортын алды. Егетләр һәм кызлар өчен бу көн мөстәкыйль тормышка аяк басу билгесе һәм тормышларындагы мөһим вакыйга булды.
Озак еллар буе кулга-кул тотынып яшәгән гаилә парларына да җылы котлау сүзләре әйтелде. Сәхнәгә Гыймадиевлар, Бобровлар һәм Асафьевлар гаиләләре чакырылды. Аларның гаилә берлекләре тугрылык, үзара хөрмәт һәм гаилә кыйммәтләрен саклау үрнәге булып тора.
Бәйрәм дәвамында район халкы өчен төрле тематик мәй-данчыклар эшләде. Балалар һәм өлкәннәр мастер-классларда, спорт уеннарында һәм иҗади чараларда катнаштылар. Бушлай туңдырма тарату акциясе зур кызыксыну уятты. Татлы сый алу өчен бәйрәм мәйданчыкларында булып, махсус тамгалар җыярга һәм флаерны оештыручыларга күрсәтергә кирәк иде.
Бәйрәм рухын ра-йонның иҗат коллективлары һәм артистлары тудырды. Алар әзерләгән концерт программасында Россиягә, туган якка һәм гаилә кыйммәтләренә багышланган патриотик һәм халык җырлары яңгырады.
Бәйрәм Россия көненең төрле буын, милләт һәм һөнәр вәкилләрен берләштерүен тагын бер кат раслады. Үз илеңне ярату, аның тарихын хөрмәт итү һәм туган як хакына хезмәт итәргә омтылу буыннан-буынга күчеп килүче төп кыйммәтләр булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев