Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Актуаль

Балалар иминлеге бозылган: комиссия карар чыгарды, штрафлар билгеләнде

Өлкәннәр җаваплылыгы – балалар иминлеге нигезе.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында 4 май көнне Алексеевск бистәсендә булган юл-транспорт һәлакәте буенча материаллар каралды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге авария нәти-җәсендә мототранспорт белән идарә иткән 2010 елгы үсмер авыр җәрәхәтләр алган иде. Тикшерү барышында транспорт чарасын аңа йөртү хокукы булмаган 17 яшьлек яшүсмер бирүе ачыкланды.

Комиссия закон бозуга юл куйган балигъ булмаган затка карата административ материалларны, шулай ук улын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен җаваплылыкка тартылган әти-әнисенең берсенә карата материалларны карады. Утырыш нәтиҗәләре буенча гомуми суммасы 35 мең 500 сум күләмендә административ штрафлар билгеләнде.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый очраклар иминлек таләпләрен катгый үтәү кирәклеген тагын бер кат искәртә. Мототранспортны балигъ булмаганнарга тапшыру, өлкәннәр тарафыннан тиешле контроль булмау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмау фаҗигале нәтиҗәләргә ките-рергә мөмкин.

Комиссия ата-аналарны балаларының нәрсә белән шөгыль-ләнүенә күбрәк игътибар бирергә, аларны тиешле күнекмәләр һәм йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт чаралары белән идарә итәргә юл куймаска чакыра. Нәкъ менә өлкәннәрнең җаваплылыгы – балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклауның төп шарты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев