Беренче кирәк-ярак товарлар янәшәдә
Алексеевск райо-нының Урманасты Шунталасы авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең яңа пункты тантаналы рәвештә ачылды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов, кулланучылар кооперациясе вәкилләре һәм авыл халкы катнашты.
Яңа кибет авыл җирлекләрендә заманча сәүдә шартлары булдыруга юнәлдерелгән «Авыл кибете» республика программасы кысаларында төзелде. Урманасты Шунталасы халкы өчен бу объектны ачу күптән көтелгән вакыйга булды.
Элегрәк авылда бер генә кибет эшләп килгән. Күпьеллык эксплуатация нәтиҗәсендә ул канәгатьләнерлек булмаган хәлгә килгән һәм заман таләпләренә җавап бирми башлаган. Авыл халкы яңа сәүдә объекты төзүне сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Бүген бу мәсьәлә уңай хәл ителде.
Заманча бина сатып алучыларга уңайлы хезмәт күрсәтү өчен кирәкле барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән. Биредә азык-төлек товарлары һәм беренче кирәк-ярак товарларының киң ассортименты тәкъдим ителә, бу авыл халкы өчен аеруча мөһим.
Ачу тантанасы барышында кулланучылар кооперациясе системасы хезмәткәрләрен бүләкләү дә булды.
Кулланучылар кооперациясе системасында күпьеллык намуслы хезмәте һәм тармакны үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Алексеевск муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән Сергей Владимирович Доронов һәм Рамил Талибулла улы Яһудин бүләкләнде.
Проектны гамәлгә ашыруда актив катнашкан өчен Татпотребсоюзның Мактау грамотасы белән Урманасты Шонталы авыл җирлеге башлыгы Алек Әшерап улы Җиһаншин һәм Алексеевск МСО ТАПС прорабы Рәис Шәүкәт улы Сәгыйров билгеләп үтелде.
Авыл халкын яңа объект ачылу белән котлап, Марат Җәббаров авыл җирендә яшәү сыйфатын күтәрүгә һәм авыл территорияләре инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыруның әһәмиятен билгеләп үтте.
Рәсми өлештән соң кунаклар яңа кибет белән таныштылар, ә бәйрәмнең иң яшь катнашучылары өчен оештыручылар күңелле сюрприз – бушлай туңдырма әзерләгән иде.
Яңа объект Алексеевск районында ачылган сигезенче комплекслы хезмәт күрсәтү пункты булды. Аның барлыкка килүе авыл территорияләрен үстерү һәм авыл халкы өчен уңайлы шартлар тудыру юлындагы чираттагы адым булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев