Биләр – Татарстанның яңа туристик үзәге
Биләрдә «Күчмә шәһәрчек» тарихи мәйданчыгы тәкъдим ителде.
Инде якын көннәрдә үк бирегә беренче туристлар килеп, борынгы болгарларның көнкүреше белән таныша, чын күчмә тирмәләрне күрә һәм мең елдан артык тарихка кагыла алачак.
Проектны тәкъдим итү чарасында Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан шәһәрләрен үстерү институты вәкилләре, галимнәр, музей хезмәткәрләре, журналистлар, Биләр халкы һәм Кыргызстаннан махсус килеп, чын милли тирмәләр урнаштырган кунаклар катнашты.
Балачактан килгән хыял
Проект инициа-торларының берсе – эшмәкәр Алексей Дмитрошкин өчен бу көн аеруча истәлекле булды.
Бүген ул Екатеринбург шәһәрендә яшәп, үз бизнесын уңышлы үстерә. Әмма ул Биләрдә туып-үскән. Аның балачагы һәм яшьлеге шушы җирдә узган, тарих белән кызыксынуы да нәкъ менә моннан башланган.
Мәктәп елларында ук Алексей борынгы Биләрдә үткәрелгән археологик казу эшләрендә катнаша. Галимнәр белән бергә эшләү аны шулкадәр мавыктыра ки, туган як тарихына мәхәббәте гомерлеккә саклана.
Еллар узгач, эшмәкәрлектә уңышка ирешкәч, ул үзенең туган төбәген үстерүгә шәхси акчасын кертергә карар итә.
— Бер мәлдә шуны аңладым: эшләп тапкан акча бизнес өчен генә түгел, ә мин үскән җиргә дә файда китерергә тиеш. Биләрнең Татарстаннан читтә дә танылуын, кешеләрнең бирегә килеп тарихыбыз белән кызыксынуын телим, — диде Алексей Дмитрошкин.
Күчмә тормыштан Бөек шәһәргә кадәр
Ни өчен яңа туристик маршрутның беренче ноктасы итеп нәкъ менә «Күчмә шәһәрчек» сайлануын Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгы директоры, тарих фәннәре кандидаты Зөфәр Шакиров аңлатты.
Аның сүзләренчә, киләсе елда борынгы Биләрдә фәнни археологик тикшеренүләр башлануга 60 ел тула. Бу вакыт эчендә музей-тыюлык оештырылган, күп кенә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр сакланып калган. Әмма тарихны музей экспозицияләрендә генә түгел, ә үз күзләрең белән дә күреп була торган мәйданчык булдыру ихтыяҗы күптән өлгергән.
— Без Идел буе Болгары тарихының иң борынгы чорын – болгар кабиләләренең әле күчмә тормыш алып барган, Идел-Кама төбәгенә күченеп килеп, әкренләп утрак тормышка күчкән вакытын күрсәтергә теләдек. Нәкъ менә шуннан Бөек Биләр тарихы башлана, — дип сөйләде Зөфәр Шакиров.
Аның әйтүенчә, баштагы планнар тагын да киңрәк булган. Борынгы шәһәрнең бер өлешен ныгытма диварлары, торак кварталлары һәм башка корылмалар белән торгызу күздә тотылган. Әмма музей-тыюлык территориясе махсус саклау статусына ия, ә җир астында бик күп археологик истәлекләр урнашканлыктан, төзелеш мөмкинлекләре чикләнгән.
Шуңа күрә проект-ның беренче этабы итеп «Күчмә шәһәрчек» сайланган. Киләчәктә проект авторлары борынгы Биләрнең бөеклеген тулырак ачарга ниятли.
Зөфәр Шакиров сүзләренә караганда, XIII гасырда Биләр Көнчыгыш Европаның иң зур шәһәрләренең берсе булган. Мәйданы буенча ул күп кенә Европа башкалаларыннан зуррак булган, ә бистәләре белән бергә мең гектардан артык җирне биләгән.
Бер кадаксыз төзелгән тирмәләр
Презентациянең төп вакыйгасы – дүрт чын кыргыз тирмәсен урнаштыру булды.
Алар Кыргызс-танның традицион тирмә ясау үзәге саналган Кызыл-Туу авылында эшләнгән. Бу авылда яшәүчеләрнең күбесе тирмә ясау белән шөгыльләнә, ә бу һөнәргә мәктәп укучылары да өйрәнә.
Тирмәләр бер генә кадак та кулланмыйча җыела. Алар агач каркастан тора, өсте тукыма һәм берничә кат табигый киез белән каплана. Нәкъ менә киез гасырлар дәвамында күчмә халыкны кышын салкыннан, җәен эсседән саклаган.
Осталар тирмәләрне җыйган вакытта Акмарал Бакытбек кызы кунакларга аларның төзелеше һәм күчмә халыкның гореф-гадәтләре турында сөйләде.
Һәр детальнең үз мәгънәсе бар. Тирмәнең уң ягы хатын-кызларга, сул ягы ир-атларга караган. Уртада һәрвакыт учак урнашкан. Аның аша атлап чыгу тыелган, чөнки ут гаилә иминлеген символлаштырган.
Кунакларның игътибарын аеруча уртадагы тирмә җәлеп итте. Акмарал әйтүенчә, ул аларның гаиләсендә кырык елдан артык саклана һәм бүген дә кулланыла. Калган өч тирмәгә исә якынча 10–15 ел.
Тарихны
үз күзләрең белән күреп булачак
10 июльдән башлап яңа мәйданчык оешкан экскурсия төркемнәрен кабул итә башлый. Килүчеләр борынгы күчмә халыкның көнкүрешен күрә, болгар кабиләләренең күчеп килү тарихы һәмурта гасырдагы иң куәтле дәүләтләрнең берсе барлыкка килү юлы белән таныша алачак.
Җәй көне «Күчмә шәһәрчек» көн саен эшләячәк. Көз җиткәч, киезне дымнан саклау өчен тирмәләр сүтелеп саклауга куелачак. Язын алар яңадан тарихи мәйданчыкка урнаштырылачак.
«Бөек Биләр» проекты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан шәһәрләрен үстерү институты, Алексеевск районы хакимияте, Биләр музей-тыюлыгы һәм меценат Алексей Дмитрошкин ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Проектның төп максаты – Идел буе Болгарының борынгы тарихын саклап кына калмыйча, аны киләчәк буыннар өчен дә җанлы, аңлаешлы һәм кызыклы итү.
Һәм, бәлки, нәкъ менә «Күчмә шәһәрчек» Бөек Биләрне яңадан торгызу юлының башы булыр. Ул заманында Европада урта гасырда иң зур шәһәрләренең берсе булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев