Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Электр җылыткычларын куллану өчен куркынычсызлык чаралары

Электр җылыткычларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү салкыннардан да, янгыннан да саклаячак.

Теләсә кайсы җылыту җайланмасы кебек, электр җылыткычы белән дә сак булырга кирәк. Моннан тыш, электр челтәре артык йөкләнмәсен, ә электр приборы үзе, янып торган әйберләрдән шактый ераклыкта булырга кирәк.
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек бүлеге электр җылыткычларын кулланганда янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен искә төшерә:
- һәр приборның эксплуатацияләү вакыты бар, ул уртача 10 ел тәшкил итә. Әгәр файдалану срогы күп елларга китсә аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин;
- электр чыбыклары, розеткалар, һәм җылыткыч чыбыкларны системалы рәвештә тикшерегез;
- приборның торышын күзәтегез: вакытында ремонтлагыз һәм кирәк өлешен алыштырыгыз;
- заводта җитештерелгән приборларны гына кулланыгыз, өйдә эшләнгән яки «яшерен» предприятиеләрнең электр җылыткычларын кулланырга кирәк түгел;
- көчле энергия сурган берничә электр приборларыннан берьюлы кулланудан сак булырга кирәк;
- розеткага яхшы кереп утыруына ышаныгыз, югыйсә җылыткыч кызып, янгын чыгарга сәбәб булырга мөмкин;
- электр җылыткычларын төнгегә калдырмагыз, аларны киптерү өчен кулланмагыз;
- балаларга электр җылыткычлары белән уйнарга рөхсәт итмәгез;
- электр җылыткычын пәрдәләр яки җиһазлардан куркынычсыз ераклыкта урнаштырыгыз.
- Җылыткычны буяу материаллары, эреткечләр һәм башка яна торган сыеклыклар белән кулланмагыз. Шулай ук электр җылыткычын чүпләнгән бүлмәләрдә урнаштырырга ярамый;
- җылыткычны тузаннан даими чистартыгыз — ул да янып китәргә мөмкин;
- келәмнәр астына җылыткычларны урнаштырмагыз;
- чыбыкларга авыр әйберләр куймагыз (мәсәлән, җиһаз), югыйсә җылыткыч кызып ут кабарга мөмкин.
Кагыйдәләр бик күп, ләкин аларны үтәргә кирәк. Сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев