Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Актуаль

Җир мәхәббәте: орлыктан башланган тормыш

Безнең бистәдә иртә язда чират тезелә торган урын бар.

Кешеләр монда үсентеләр һәм орлыклар алырга гына түгел, алар киңәш, ярдәм һәм уңыш үстерергә ярдәм итә торган аерым ышаныч артыннан киләләр.  Бакча үзәге хуҗасы Елена Храмова белеме буенча агроном түгел. Аның төп дипломы — туган җирен өеннән еракта сагынып, аны якташлары белән уртаклашу өчен кире кайтарган мәхәббәте.

 

Яңа сезон алдыннан мин Елена Храмованың җир һәм яз исе аңкыган уңайлы кибетенә кунакка кердем. Ул үзенең тарихын сөйләде — язмышның ничек итеп текә вираж ясый алуы, үзеңне тыңлап, орлыклар һәм үсентеләр арасында үзеңнең чын сәләтеңне табып булуы турында сөйләде.

 

Лена, синең бу профессиягә юлың бөтенләй урау булган бит. Парикмахер, мең чакрым ераклыктагы шәһәрне калдырып, чәчәкләр һәм түтәлләр синең тормышыңа чын-чынлап ничек килеп керде?

 

— Барысы да балачактан, бакчалы туган йортымнан килә. Әниемә булыштым, ләкин барысын да ул өйрәткәнчә, әллә ни укымышлылык белән эшләдем. Ә менә «универси-тетлар»ымны алда Липецкида уздым, анда тормыш мине 22 яшемдә алып килде. Бакча үзәгенә эшкә урнаштым. Бу шок һәм соклану иде! Мондый ассортиментны минем беркайчан да күргәнем юк иде. Һәр пачка орлыкны, һәр препаратны энәсеннән алып җебенә кадәр өйрәнергә кирәк иде.

 

Сезонда эш көне — иртәнге 8дән кичке 7гә кадәр, һәм һәр сатып алучы белән сөйләшергә, ярдәм итәргә кирәк. Ә өйдә барлык тәрәзә төпләре минем экспериментлар белән тулы иде. Мондый интенсив чумуның биш елы — менә минем төп нигезем.

 

Кызымның тууы һәм туган якны сагынуым борылыш мизгеле булды. Кулыма кечкенә Ульяшканы тотып, чемоданны шыплап тутырып, юк, әйберләр белән түгел, ә Липецкидан иң яхшы, сайлап алынган орлыклар белән мин Алексеевскига кайттым.

 

—  Синең бакча үзәгең ничек туды, өстәвенә тагын шундый катлаулы вакытта — 2020 елда?

— Бу барысын да ныклыкка сынаган вакыт иде. Без кайттык кына, ә дөнья карантинга ябылды. Чәчүлек тартмалары почмакта тора, ә мин уйлыйм: бетте, хыял бетте. Бала белән утырам, нәрсә эшләргә — белмим.

 

Ләкин безнең героиняның характер көче шартлардан ныграк булып чыкты. Ул бирешмәде. Телефонны алдым, социаль челтәрләрдә төркем төзедем.

«Мин бары тик дусларча аралаша, белгәннәрем белән уртаклаша башладым. Ничек чәчәргә, ничек карарга. Аннары тәкъдим иттем: ә минем менә шундый шәп орлыкларым бар! Якташларымның җавабы мине тетрәндерде. Хәбәр-ләрдә заказлар кабул иттем, төрдем һәм велосипедка утырдым. Артымда рюкзак тотып, мин бистәне әйләнеп чыктым. Кешеләр бусагадан чыгып, күзләрендә шундый өмет һәм шатлык белән мине каршы алалар. Бу куркыныч вакытта безнең барыбызга да тормыш җитми иде, ә мин аны кечкенә пакетларда ташый идем. Бу минем тормышымда иң дулкынландыргыч «поставкалар»ы булды.

 

Ә чын ачыш ничек булды соң?

—  Майга минем товарларны сатарга мөмкин булуы ачыкланды. Туганнарым нокта оештырырга булыштылар, үсентеләрнең беренче партиясен сатып алдык.

 

Ачылу көнен хәтерлим... Мин һаман да елмаям. Мин хәтта барысын да урнаштырырга да өлгермәдем — үсентеләрне кулымнан алып китәләр иде! Кешеләр сораулар бирделәр: ничек утыртырга, кая борырга, күпме су сибәргә. Кайберәүләр миннән беренче тапкыр безнең бистәнең төньягы кайда, ә көньягы кайда икәнен белделәр (көлә). Бик нык арыдым, ләкин энтузиазм шкаладан артып китте.

 

—  Нинди кыенлыклар булды?

—  Беренче ике елда ныклыкны мораль яктан да, финанс яктан да тикшерделәр. Ләкин мин ташларга уйламадым да. Февраль киләчәген белә идем, һәм мин яңадан кирәк булачакмын. Ә иң авыры —  ул сыйфатсыз товар килү. Орлык сатып алалар —  ә алар шытып чыкмый. Яки чәчәк үлә. Мондый моментларда югалып калам. Бер яктан, мин закон буенча хокуклы, ә икенче яктан —  миңа кешеләр, аларның өметләре кызганыч. Һәрвакытта да яхшы нотада чыгарга тырышам, барысы да канәгать калсын һәм үз мавыгуларыннан күңелләре кайтмасын өчен.

 

Хәзер синең инде җиденче сезоның башланачак. Мондый ышанычның сере нәрсәдә? Нигә сиңа гади кибеткә барган кебек кенә килмиләр?

— Дөресен генә әйткәндә, белмим... Мөгаен, чөнки мин сатып кына калмыйм, кешеләргә ярдәм итәргә дә тырышам. Минем өчен кешенең барысы да килеп чыгуы мөһим. Мин үземне кирәкле итеп тоярга күнеккән. Кайчагында әгәр нәрсәдер барып чыкмаса, үсемлекләрне кире кайтаралар. Мин аларны тәрбиялим һәм аннан соң яхшы кулларга тапшырам. Бөтен нәрсәне дә беләм дип әйтә алмыйм. Сатып алучының һәрбер соравы — мәгълүматны китаптан эзләргә, интернеттан карарга, проблеманы тирәнрәк өйрәнергә сәбәп. Игенчелек бер урында гына тормый, миңа бу бик кызык!

 

Ничек син барысына да өлгерәсең? Синең гаиләң бар бит!

— 2022 елда минем тормышым яңадан кискен үзгәрде — мин кияүгә чыктым һәм безнең улыбыз туды. Хәзер бер дә күңелсез түгел! (Көлә). Минем графигым төгәл: февральдән сентябрьгә кадәр минем сезон, мин үземне тулысынча эшкә багышлыйм. Ә октябрьдән гыйнварга кадәр мин бәхетле хатын һәм ике бала әнисе. Ял итәм, көч җыям, планнар корам. Бу тәнәфес — күпьеллык үсемлекләр өчен ял вакыты кебек, һәр яз саен алар яңа көч белән чәчәк атсын дип бирелә.

 

Ә синең үзеңнең бакчаңда нәрсәләр үсә?

— Без күптән түгел генә җир кишәрлеге булган йорт сатып алдык, шуңа күрә безнең бакчабыз әлегә бик яшь, барысы да әкренләп утыртыла. Мин үзем розалар һәм гортензияләр яратам. Дөресен генә әйткәндә, җәй көне бернәрсәгә дә вакыт җитми, кичләрен су сибәргә көч тә калмый диярлек. Ләкин мине бер уй җылыта: минем үземдә барысы да идеаль булмаса да, аның каравы сатып алучыларымның бакчасында барысы да үсә, чәчәк ата һәм хуш ис тарата! Аларның шатлыгы — минем өчен иң зур бүләк.

 

—  Синеңчә эшеңнең бәхете нәрсәдә чагыла?

— Кешеләрдә. Алар-ның бәя бирүендә. Минем яныма килеп: «Миңа синең яныңа барырга киңәш иттеләр», — дигәч, бигрәк тә күңелгә рәхәт булып китә. Яки кибет янындагы мәйданчыкта алма төшәрлек урын булмаса, барысы да чәчәкләр сайлый, мәш килә, киңәш сорый... Мин аларга карыйм да, шуны аңлыйм: минем эшем бистә кешеләре өчен кирәкле. Бу күңелгә үтеп кергән нәрсә.

 

Беренче мәртәбә кулына көрәк алучылар өчен синең төп киңәшең?

— Зур булмаган нәрсәләрдән башлагыз! Беренче елны ук ун сорт помидор утыртырга кирәкми. Икене, ләкин иң яхшыларын сатып алыгыз. Бөтен нәрсәне дә аз-азлап утыртып карагыз, һәм бер-ике елдан соң сез: минем барысы да килеп чыга, — дип гаҗәпләнәчәксез. Иң мөһиме — җирне ярату. Ул кайгы-хәсрәтләрне үзенә алачак, көч һәм сәламәтлек бирәчәк һәм, һичшиксез, уңыш белән сөендерәчәк.

 

Син нәрсә турында хыялланасың?

—  Минем зур хыялым бар — үз питомнигымны булдыру. Җимеш бирә торган агач-куакларны һәм күпьеллык үсентеләрне үзем үстерергә һәм үрчетергә телим, ә кешеләр зур территория буйлап йөри һәм күңелләре теләгән бөтен нәрсәне дә сайлый алачаклар. Әлегә бу хыял гына, аның өчен теплица да, җир кишәрлеге дә, ярдәмчеләр дә кирәк. Ләкин мин хыялыма таба кечкенә адымнар ясыйм. Сатып алучыларыма: барысы да бер орлыктан башлана, — дигән кебек.

 

Саубуллашыр алдыннан Лена сумкалары тулы чираттагы сатып алучыны озатканда әкрен генә өстәп куйды:

«Мин бөтен сатып алучыларыма да: «Авырмагыз, безгә ешрак килегез, ышаныч белдергәнегез өчен рәхмәт, — дим».

Һәм бу гади сүзләрдә — аның эчкерсезлеге чагыла. Ул гади сатучы гына түгел, ә кешеләрне һәм җирне берләштерүдә, үсемлекләрне генә түгел, яхшы мөнәсә-бәтләрне үстерүдә үзен тапкан кеше. Аның «чәчәк атучы, безнең барыбызга да кирәкле бакчасының» төп сере менә шулдыр.

 

Февраль — кышның соңгы ае, бу исә киләсе җәйге чорга әзерләнергә вакыт дигән сүз.

1. Кар эреп беткәнче аны теплицага тутырырга кирәк. Ул җирне дым белән туендырачак һәм ул йомшаграк булачак.

2. Орлык запасларыгызны тикшерергә вакыт. Мин моны нәкъ менә кыш көне эшләргә киңәш итәм, чөнки хәзер генә кибеттәге ассортимент сезне яшелчә һәм чәчәкләрнең төрле сортлары белән тәэмин итә алачак. Апрель аенда витриналар бушап калачак һәм кирәкле орлыгыгызны тапмасагыз сезнең кәефегез бозылырга мөмкин.

3. Февральдә орлык чәчү башлана. Петуния, күпьеллык чәчәкләр, борычлар. Шытымнар бертигез булсын өчен сыйфатлы туфрак сайлагыз. Аларны һичшиксез салкыннан сакларга һәм яхшы үссен өчен өстәмә яктылык белән тәэмин итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев