Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Февральдән социаль түләүләр 11,9%ка арта

1 февральдән Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан 2023 елда билгеләнә һәм түләнә торган барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары 11,9 %ка индексацияләнде.

        Болар: айлык акчалата түләү (ЕДВ), аның составына керә торган социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ), ана капиталы, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминләштерү буенча түләү, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр бирелә торган пособие һәм башкалар.

         "Социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары 2022 елда Росстат билгеләгән инфляция дәрәҗәсе нигезендә арттырыла. Шул ук вакытта индексация  яшәү минимумы һәм МРОТ күләменә бәйле булмаган социаль түләүләргә генә кагыла", - дип ачыклык кертте республика буенча Россия Социаль фонды  идарәчесе Эдуард Вафин.

          Айлык акчалата түләү (ЕДВ) - Татарстанның федераль ташламалардан файдаланучы 300 меңнән артык кешесенә, шул исәптән инвалидларга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, радиация йогынтысына дучар булган гражданнарга, Советлар Союзы һәм Россия геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына һәм башка гражданнарга билгеләнә торган иң массакүләм социаль түләү.

          ЕДВ белән бер үк вакытта 11,9% ка аның составындагы социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә. Исегезгә төшерәбез: социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану  хокукына ия гражданнар социаль хезмәтләрне натураль формада яисә акчалата эквивалентта алырга мөмкин. Аның күләме индексациядән соң 1 470 сум тәшкил итәчәк.

           Индексациядән соң ана капиталы суммасы 586 946 сум (беренче бала тугач), икенче бала туганда, 188 682 сум тәшкил итәчәк. Ана капиталының тулы суммасы -775 628 сум.

         Исегезгә төшерәбез, ана капиталы акчаларының тотылмый калган суммасы да индексацияләнә. Бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособиенең индексацияләнгән күләме 22 909 сум, йөклелек һәм бала табу буенча пособие - 859 сум; производствода бәхетсезлек очрагында бер тапкыр түләнә торган түләү - 131 700 сум, күмү өчен пособие – якынча 7 800 сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев