Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесендә икенче «Lada Vesta» машинасын Хөснетдиновлар отты

Алинә Хөснетдинова һәм аның ире «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесенең икенче көнендә җиңүчеләр һәм «Lada Vesta» автомобиле иясе булды. Трансляция «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Татарстан Алга» төркемендә узды.

 

«Хөснетдиновлар гаиләсе, сезне котлыйбыз. Сез икенче «Lada Vesta» иясе булдыгыз. Бу – бәйрәм, бу – искиткеч», – диде алып баручы, оештыручылар командасы исемлектә 3186нчы санлы катнашучыларның бәйгедә барлык шартларны да үтәгәннәренә инангач.

Хөснетдиновлар сайлау участогында төшкән фотоларын бүген 8.52 сәгатьтә Алинәнең аккаунтына урнаштырган. Гаилә Лаеш районының Усады бистәсендә яши, алар ике яшьлек кызларын тәрбияли, яшь әни декрет ялында, ә әти кеше – үзмәшгуль.

Икенче көнне конкурска республикада яшәүчеләрдән 28 458 фото килгән, ә ике көн эчендә фотолар җибәрүчеләрнең гомуми саны 47 762гә җиткән.

Тавыш бирүдә катнашкан һәм фотоларын социаль челтәрләрдә урнаштырган Татарстан кешеләрен тагын бер автомобиль көтә. Аны иртәгә, 17 мартта, уйнаячаклар. Фотоны #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы хештеглары белән социаль челтәрдә урнаштырырга кирәк. Иртәгә машина «Татарстан Алга» төркемендә түгел, ә ТНВ телеканалында 20.10 сәгатьтә уйнатылачак.

Бәйгедә иң креатив катнашучылар өчен махсус призлар белән берничә номинация игълан ителде. «Иң дус гаилә» номинациясендә җиңүчеләрдән тыш, «Иң иҗади гаилә», «Иң елмаючан гаилә», «Сайлауга иң яшь катнашучы белән килгән гаилә» һәм «Иң күп кешеле гаилә»ләр билгеләнәчәк. «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесенең «Иң дус гаилә» номинациясендә җиңүчеләр итеп Раилә Сөләйманова һәм аның гаиләсе билгеләнде.

  • Россия Президентын сайлау 15 мартта башланды. Ул 3 көн дәвам итәчәк. Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы бар.
  • 3 миллионга якын Татарстан кешесе сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза.
  • Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев