Заря
  • Рус Тат
  • Иң яхшы машина йөртүче билгеле

    13 августта «Автоледи-2020» конкурсының район этабы узды.

    Иң яхшы машина йөртүче исеме өчен гүзәл затлар көрәште. Ярышлар «Татарстан Республикасы ДОСААФ» җирле оешмасы һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай бүлекчәсе белән берлектә район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Тимер атны йөртү осталыгын 13 машина йөртүче кыз күрсәтте. Конкурс 2 этапта узды: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне һәм автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен тикшерү. Традицион сынаулар «змейка», «гараж», «парковка» һәм стоп-линия алдында дөрес итеп туктау кызлар өчен сюрприз булмады. Кызлар әлеге сынауларга әзер иделәр. Сер түгел, хатын-кызлар автоны ир-атлардан саграк йөртәләр. Машина белән идарә итүдә югары осталыкларын катнашучыларның бөтенесе дә диярлек күрсәтте. Әмма ярышларның абсолют җиңүчесе дә ачыкланды. Аңа «Алексеевск муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәре Екатерина Осянина ия булды. Кыз районыбыз данын конкурсның республика этабында яклаячак.

    Икенче урынны Ирина Фионина һәм өченчене Екатерина Кашапова яулады.

    Ирина Фионина транспорт чарасын матур итеп бизәгәне өчен махсус призга лаек булды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илфат Җәббаров барлык конкурсантларны ярышларның барлык этапларын уңышлы үтүләре белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: