Ял сезоны куркыныч чор белән туры килгәндә
Тотрыклы җылы һава торышы урнашкач, Татарстан халкы табигатькә ешрак чыга башлады — кемдер дача сезонын ача, кемдер балыкка бара, ә кемдер урманга беренче гөмбәләрне эзләп бара.
Сезонга фаразлар, иртә башлану.
Быел талпаннар гадәттәгедән иртәрәк активлашты. Инде март ахырында ук Татарстанда беренче тешләү очрагы теркәлде. Белгечләр моны мул карлы кыш һәм иртә җылыну белән бәйли: калын кар катламы паразитларга уңышлы кышларга мөмкинлек биргән, ә җылы яз аларның иртәрәк уянуына китергән.
Татарстан Республикасы традицион рәвештә талпан аша таралучы инфекцияләр очраклары ел саен теркәлә торган территорияләргә керә. Узган еллар мәгълүматлары буенча, сезон дәва-мында медицина учреждениеләренә меңләгән кеше мөрә-җәгать итә. Әйтик, 2025 елда талпан тешләвеннән зыян күрүчеләр саны 13 меңнән арткан. Бу талпаннарның югары активлыгын гына түгел, ә алар белән очрашу куркынычының да тотрыклы рәвештә югары булуын күрсәтә.
Медицина хезмәт-кәрләре, әгәр һава шартлары шулай торса, 2026 елда талпаннар саны уртача күрсәткечләрдән дә күбрәк булырга мөмкин дип билгеләп үтә.
Күренми торган куркыныч
Талпаннарның төп куркынычы — тешләү үзе түгел, ә алар тарата торган инфекцияләр. Иң билгелеләре — талпан энцефалиты һәм Лайм авыруы (талпан боррелиозы). Сирәгрәк анаплазмоз һәм эр-лихиоз очрый.
Талпан энцефалиты иң авыр авыруларның берсе булып санала. Ул үзәк нерв системасын зарарлый, җитди өзлегүләргә, шул исәптән параличка китерергә мөмкин, ә кайбер очракларда үлем белән дә тәмамлана.
Боррелиоз башкача үтә: башлангыч стадияләрдә ул тешләгән урында кызару, температура күтәрелү, хәлсезлек белән күренергә мөмкин. Әмма кеше вакытында дәваланмаса, авыру хроник формага күчеп, буыннарны, йөрәкне һәм нерв системасын зарарларга мөмкин.
Бу инфекцияләрнең үзенчәлеге шунда: талпан тешләве еш кына сизелмичә үтә. Паразит тиренең сиз-герлеген киметүче матдәләр бүлеп чыгара, шуңа күрә кеше аны соңрак кына күрергә мөмкин.
Талпаннарны кайда очратырга мөмкин
Талпаннар бары тик урманда гына яши дигән фикер дөрес түгел. Бүген алар барлык территорияләрдә дә киң таралган. Аларны:
— биек үлән арасында һәм куаклыкларда;
— урман читләрендә һәм сукмакларда;
— дача участокларында;
— паркларда, скверларда һәм хәтта торак пунктлар ишегалларында да очратырга мөмкин.
Талпан агачтан сикереп төшми. Ул үләндә яки түбән үсемлекләрдә «көтеп» тора һәм кеше узганда киемгә ябыша.
Аның активлыгының иң югары чоры — май–июнь айлары. Икенче дулкын җәй ахырында — көз башында булырга мөмкин.
Саклану — иң гади чаралар
Талпаннар күп булса да, тешләү куркынычын киметергә мөмкин. Табиблар һәм санитар куркынычсызлык белгечләре гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә.
Беренче чиратта — дөрес кием сайлау. Урманга яки биек үләнле урыннарга чыкканда ачык төстәге, озын җиңле, ябык кием кияргә кирәк. Чалбарны оекка яки аяк киеменә тыгу яхшырак — бу талпаннарның тәнгә үтеп керүен кыенлаштыра.
Эффектив чара булып репеллентлар куллану кала — бөҗәкләрне һәм талпаннарны куркытучы махсус препаратлар. Аларны табигатькә чыгар алдыннан киемгә һәм тәннең ачык өлешләренә сөртәләр.
Өйгә кайткач, үзеңне, балаларны һәм йорт хайваннарын җентекләп тикшерергә кирәк. Аеруча нечкә тиреле урыннарга игътибар итәргә: колак арты, муен, култык асты, касык тирәсе.
Табигатьтә үз-үзеңне тоту да мөһим: үләнгә утырмаска, куе куаклыклардан ераграк йөрергә, аска җәеп утыру өчен махсус җәймәләр алырга.
Талпан энцефалитына каршы вакцинациянең әһәмияте зур. Бу авыруның авыр нәтиҗәләреннән саклануның иң ышанычлы ысулы. Республикада прививка кампаниясе ел саен үткәрелә.
Әгәр талпан тешләсә
Талпан табылган очракта, тыныч калып, ашыкмыйча эш итәргә кирәк. Аны кисәк тартып алырга ярамый — паразитның бер өлеше тиредә калырга мөмкин.
Иң яхшысы — медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү. Анда талпанны дөрес итеп алалар һәм кирәк булса тикшерүгә җибәрәләр. Әгәр андый мөмкинлек юк икән, аны сак кына үзең дә алып була, ләкин зарарламаска тырышырга кирәк.
Алып ташлаганнан соң талпанны лаборатория тикшерүе өчен саклап калу һәм мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итү киңәш ителә. Билгеләр булмаса да, белгеч куркынычларны бәяләячәк һәм кирәк булса профилактик дәвалау билгеләячәк.
Игътибар таләп итүче сезон
Елдан-ел талпаннар җәй җитү белән куркыныч тудыручыларга әверелә. Моңа җитди карарга кирәк.
Гөмбә җыючылар, балыкчылар, дачачылар һәм табигатьтә вакыт үткәрүчеләр өчен бу игътибар һәм тәртип таләп итүче реаль куркыныч фактор.
Вакытында профилактика, саклык һәм гади кагыйдәләрне белү тешләү куркынычын шактый киме-тергә һәм җитди нәтиҗәләрдән сакланырга ярдәм итә. Ә бу иң мөһимен— сәламәтлекне һәм та-бигатьтә ял итүдән тыныч кына ләззәт алуны сакларга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев