Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Яңа мәйданчыклар урнаштыру буенча эшләр дәвам итә

Районда каты көнкүреш калдыклар өчен яңа контейнерлар сатып алу һәм урнаштыру эшләре дәвам итә.

Быел табигатьне саклау чараларын тормышка ашыру кысаларында Алексеевск районы бюджеты хисабына каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 50 контейнер сатып алынды. Шушы көннәрдә аларны районга алып кайтып, авылларга урнаштыру өчен барлык авыл җирлекләре башлыкларына тапшырдылар. Элегрәк 40 контейнерны “Идарәче компания” “Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе”  биргән иде.

Шулар белән бергә контейнер мәй-данчыклары төзү буенча да эшләр дәвам итә. Күптән түгел үзара салым һәм район бюджеты акчасына, 50/50% нисбәтендә, Коры Көрнәледә ике заманча контейнер мәйданчыгы һәм дүрт контейнер куелды. Шулай ук Зур Тигәнәле, Иваново, Войкино, Сахаровка авыл җирлекләрендә һәм Алексеевскида икешәр контейнер мәйданчыгы барлыкка килде.  Левашево, Ялкын, Ромо-дан, Урманасты Шонталасы, Кыркүл, Лебедино авыл җирлекләрендә берәр мәйданчык төзелде. Яңа мәйданчыклар урнаштыру буенча эшләр дәвам итә. Шулай итеп район һәм гражданнар акчаларына чүп җыю белән бәйле мәсьәләләр хәл ителә һәм бу безнең торак пунктларны чиста тотарга ярдәм итәр дип ышанабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев