Өйне сагыну, низаглар, яңа дуслар – психолог ярдәме ничек кирәк
Лагерьда тынычлап ял итү: балага ярдәм күрсәтү.
Җәйге лагерьга беренче бару – бала өчен чын вакыйга.
Яңа дуслар, мөстә-кыйльлек, кызыклы чаралар һәм әти-әниләрдән башка яшәү. Әмма балалар сменаны түземсезлек белән көткәндә, әти-әниләр еш кына борчыла: адаптация ничек узар, низаглар булмасмы, бала берничә көннән үк өйгә кайтырга теләмәсме?
Алексеевск муниципаль районының «Бергә» психологик һәм социаль-педагогик хезмәте белгечләре фикеренчә, юлга чыгар алдыннан аз гына дулкынлану – табигый хәл. Җәйге лагерь балалар өчен мөһим мөстәкыйльлек мәктәбе булып тора, анда алар аралашырга, карарлар кабул итәргә һәм төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын табарга өйрәнә.
«Беренче көнне мин өйне бик сагындым һәм кайтасым килде. Әмма соңрак дуслар таптым, бәйгеләрдә катнаштык, һәм шулкадәр кызык булды ки, бөтенләй кайтасым килмәде», – дип уртаклаша 12 яшьлек Артем, инде беренче тапкыр гына лагерьда ял итми.
Психологлар бала-ларның яшьтәшләре белән ызгыш яки аңлашылмаучанлык турында сөйләвеннән куркырга кирәкми, ди. Низаглар теләсә кайсы коллективта була һәм еш кына балаларга үзләрен яхшырак аңларга, башкалар фикерен хөрмәт итәргә һәм уртак тел табарга ярдәм итә. Иң мөһиме – баланы эченә йомылмаска, ә үз кичерешләре турында тыныч кына сөйләргә һәм өлкәннәргә мөрә-җәгать итәргә өйрәтү.
Смена башланганчы ук баланың мөстәкыйль тормышка әзер булуына инану мөһим. Гади көнкүреш күнекмәләре, танышу, ярдәм сорау яки ошамаган нәрсәдән баш тарту сәләте яңа коллективта тизрәк ияләшергә һәм үзеңне ышанычлырак тоярга ярдәм итә.
«Дөресен әйткәндә, мин улымнан күбрәк борчылам. Ул лагерьны бик көтә, ә мин аны бездән башка ничек булыр икән дип уйлыйм. Ләкин борчылуымны күрсәтмәскә һәм аны тынычландырырга тырышам», – дип сөйли бу җәйдә беренче тапкыр лагерьга барачак 9 яшьлек малайның әнисе.
Аерым тема – өйне сагыну. Белгечләр фикеренчә, баланы лагерьга үзе теләгән очракта гына җибәрергә кирәк. Әгәр смена вакытында ул шалтыратып кайтаруны сорый икән, шунда ук карар кабул итәргә ашыкмаска кирәк. Иң яхшысы – баланы тыныч кына тыңлау, тәрбиячеләр яки вожатыйлар белән сөйләшү һәм нәрсә булганын бергә аңлау.
Психологлар шулай ук алдан ук бала белән кешеләрне көч яки кычкырып эшләнгән гамәлләр белән түгел, ә игелек, җаваплылык, дуслаша белү, командада эшләү һәм башкаларга ярдәм итү аша хөрмәт казануларын аңлатуны киңәш итә.
Әти-әниләргә бел-гечләр педагоглар һәм вожатыйларга ышанырга киңәш итә. Хәзерге лагерьларда балаларга яраклашырга ярдәм итүче, аларны гадәти булмаган мохиттә хуплаучы һәм уңай атмосфера тудыручы әзер белгечләр эшли.
Һәр лагер сменасы – үсүнең кечкенә тарихы. Өйгә кайткач, бала фотолар һәм яңа танышулар гына түгел, ә мөстәкыйльлек, үз-үзенә ышаныч һәм кешеләр белән аралашу кебек бәяләп бетергесез тәҗрибә дә алып кайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев