Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Актуаль

Котыру: үлемгә китерә, әмма кисәтеп була

Котыру – хайваннар һәм кешеләр өчен уртак булган иң куркыныч йогышлы авыруларның берсе булып кала.

Ул үзәк нерв системасын зарарлый һәм, авыру билгеләре барлыкка килгән очракта, еш кына үлем белән тәмамлана. Шуңа күрә белгечләр район халкын профилактика чараларын игътибарсыз калдырмаска һәм өй хайваннарын вакытында вакцинацияләргә чакыра.

Авыру зарарланган хай-ванның селәгәе белән күчә, күбесенчә тешләгәч йога. Организмга эләккәч, вирус нерв җепселләре буйлап тарала һәм әкренләп баш һәм арка миенә барып җитә. Инкубация чоры ике атнадан берничә айга кадәр, кайбер очракларда бер елдан да озаграк дәвам итәргә мөмкин. Иң куркыныч тешләүләр баш һәм муен өлкәсе дип санала.

Инфекция чыганагы булып кыргый хайваннар – төлкеләр, бүреләр, ярканатлар һәм киме-рүчеләр, шулай ук вакытында вакцинация узмаган өй этләре һәм мәчеләр дә тора ала. Хайваннарда авыруның беренче билгеләре төрлечә күренергә мөмкин. Кайберләре борчулы һәм агрессив була, икенчеләре, киресенчә, гадәттән тыш назлы булып китә яки кешеләрдән кача. Соңрак күп итеп селәгәй агу, су һәм ризыкны кире кагу, хәрәкәтләр координациясенең бозылуы барлыкка килә, аннары паралич үсә. Авыру хайванны коткарып калу мөмкин түгел.

Котырудан иң ышанычлы саклану чарасы булып өй хайваннарын вакытында вакцинацияләү кала. Ул авыруны булдырмый калырга һәм хайваннарны гына түгел, ә аларның хуҗаларын да сакларга ярдәм итә.

Әгәр этне яки мә-чене кыргый йә караусыз хайван теш-ләгән булса, шулай ук хайванда котыру билгеләренә охшаш симптомнар барлыкка килсә, кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгеч каравы булганчы хайванны изоляцияләргә, кешеләр һәм башка хайваннар белән элемтәсен чикләргә кирәк.

Әгәр дә хайван тешләп кешегә зыян салган булса, кичекмәстән травмпунктка мөрәҗәгать итү зарур. Антирабик вакцинация никадәр иртәрәк башланса, үлемгә китерүче инфекция үсешен булдырмау мөмкинлеге шулкадәр югары.

Белгечләр искәртә: котыру дәваланмый, әмма аны булдырмый калырга мөмкин. Өй хайваннары сәламәт-легенә җаваплы караш һәм вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итү кешеләрнең дә, аларның йорт хайван-нарының да гомерен саклап калырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев