Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Мин татар баласы

Муниципаль социаль-мәдәни проектны тормышка ашыру кысаларында, мәгариф үзәгендә Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә 21 февраль - Халыкара туган тел көнендә районның милли мәктәпләре арасында “Мин татар баласы” исемле иҗади -интеллектуаль уен үткәрелде.

Чараның тантаналы ачылышында һәр мәктәп милли киемнәрдәге матур сәнгать номерын тәкъдим итте. Уен барышында командалар үзләрен татар халык мәкальләрен, табышмакларын белүләрен тикшерделәр. Барлык командалар да яхшы белемнәрен күрсәттеләр.
Иҗади -интеллектуаль бәйге нәтиҗәләре буенча урыннар шундый тәртиптә бүленде:
🥇I урын Урманасты Шынталысы мәктәбе командасы;
🥈II урын Зур Тигәнәле мәктәбе командасы;
🥉III урын- Кыр Шынталысы мәктәбе командасы.
Калган командалар катнашучылар сертификатлары белән бүләкләнде.
Уен тел традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, мәктәп коллективларын берләштерүгә, мәктәп укучыларының күзаллауларын киңәйтүгә һәм интеллектуаль үсешенә ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев