Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Миңнеханов Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстергән өчен премияләр тапшырды

Гражданлык җәмгыяте институтларының нәтиҗәле эше гражданнарның бердәмлегенә ирешергә мөмкинлек бирә, махсус операция үткәрү шартларында бу аеруча мөһим. Рөстәм Миңнеханов гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Президенты премияләрен тапшыру тантанасында шулай дип белдерде.

«Актив гражданлык позициядә торганыгыз, җәмгыятебезне үстерүдә мөһим бурычларны хәл итүдә катнашканыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә», - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов тантанада катнашучыларга.

Ул билгеләп үткәнчә, премия ел саен ил һәм республика өчен әһәмиятле даталар – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне алдыннан тапшырыла.

«Әлеге дәүләт бәйрәмнәре безнең күпмилләтле илебез тормышында гаять зур әһәмияткә ия, алар җәмгыятьнең берләшүен гәүдәләндерә. Гражданнарның тупланганлыгы һәм бердәмлеге – иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади үсешнең нигезе. Махсус хәрби операция үткәрү шартларында бөтен ил батыр сугышчыларыбыз һәм Югары башкомандующий (РФ Президенты Владимир Путин) тирәсендә берләшкән вакытта бу аеруча мөһим», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, быел әлеге премияне дәгъвалаучылар арасында үткәрелгән бәйге республикадагы иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмаларның активлыгы югары булуын күрсәтте.

«Бүген без Татарстанның иҗтимагый хәрәкәтен үстерүдә иң яхшы тәҗрибәләрне билгеләп үтәргә җыелдык», - диде ТР Президенты.

Ул премия лауреатларын санап үтте, алар арасында белем бирү өлкәсе, студентлар хәрәкәте, төбәк ветеран оешмалары һ.б. юнәлешләрнең вәкилләре бар иде. «Безнең армия Россиянең иминлеген саклау буенча изге бурыч үтәгән вакытта сугыш хәрәкәтләре ветераннарының җирле иҗтимагый оешмаларын бүләкләвебез символик мәгънәгә ия», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Президентның кереш сүзеннән соң тантана дипломнар һәм премия билгеләрен тапшыру, шуннан соң бергәләп фотога төшү белән дәвам итте.

Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Президенты премиясе 2015 елдан иҗтимагый танылу алган проектлар, шулай ук әлеге юнәлешне үстерүдә күпьеллык шәхси өлеше өчен гражданнар һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга тапшырыла.

2022 елда премияне дәгъвалаучылар арасында конкурс 26 августтан 29 сентябрьгә кадәр барды. Кандидатларны республиканың коммерцияле булмаган оешмалары, ТР министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре каршындагы иҗтимагый советлар күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев