Район Советы утырышында бюджет һәм социаль мәсьәләләр каралды
Алексеевск муниципаль районында бишенче чакырылыш район Советының 7нче утырышы узды.

Аны район башлыгы Сергей Демидов алып барды. Утырыш эшендә депутатлар, оешма җитәкчеләре, хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Көн тәртибенә территориянең социаль-икътисади үсешенә һәм халыкның тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясаучы мәсьәләләр керде.
Төп юнәлешләрне комплекслы карау практикасы инде традициягә әверелде: Совет утырышларында нәтиҗәләр генә түгел, ә районның алдагы үсеш юнәлешләре дә билгеләнде.
Төп мәсьәләләрнең берсе — Алексеевск муниципаль районы бюджетының 2025 елда үтәлеше булды. Доклад белән финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Мифтахова чыгыш ясады. Ел нәтиҗәләре буенча консолидацияләнгән бюджет керемнәре 1923,3 млн сум тәшкил итте, шуның 795,9 млн сумы — үз керемнәр. Район бюджеты 1823,9 млн сум күләмендә үтәлгән, бу төгәлләштерелгән планның 100 процентына туры килә.
Үз керемнәрнең төп чыганагы булып физик затлар кеременә салым кала — 570,1 млн сум. Шулай ук салым булмаган керемнәр һәм гомуми керемгә салымнар буенча керемнәрнең үсеше билгеләп үтелде. Бюджет чыгымнары 1852,6 млн сум тәшкил итте. Зур күләмдәге акчалар мәгариф һәм яшьләр сәясәтенә — 943 млн сумнан артык — юнәлтелде. Шулай ук мәдәнияткә, спортка, социаль өлкәгә һәм инфраструктураны үстерүгә дә зур чыгымнар каралган.
Депутатлар аерым игътибарны районның контроль-хисап палатасы рәисе Людмила Скалованың хисабына юнәлтте. Чыгыш барышында 2025 елдагы контроль һәм аналитик эшчәнлек нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Палатаның эшчәнлеге бюджет ча-раларын нәтиҗәле һәм максатчан куллануны тәэмин итүгә, финанс дисциплинасын һәм ресурсларны тотуның ачыклыгын арттыруга юнәлтелгән.
Социаль мәсьәләләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Алексеевск районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Ольга Курсанова до-кладында каралды. Ул гражданнар мөрәҗәгатьләренең төп темалары булып сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, социаль яклау һәм хезмәт хокуклары мәсьәләләре калуын билгеләп үтте. Хокукый аңлату эшләре алып бару һәм гражданнарны кабул итү мөһим юнәлеш булып тора.
Утырышта махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Бу кысаларда район территориясендә «Ватан сакчылары» фонды эшчәнлеге каралды. Социаль координатор Надежда Плотникова СВО ветераннарына ярдәм чаралары турында сөйләде. Сүз комплекс-лы ярдәм турында бара — түләүләрне рәсмиләштерүдән алып медицина, психологик һәм социаль реабилитациягә кадәр, шулай ук торак шартларын җайлаштыру һәм көнкүреш мәсьә-ләләрен хәл итү. Эш муниципаль хезмәтләр һәм социаль струк-туралар белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла.
Кече хуҗалык формаларын үстерү турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Тюкарев чыгыш ясады. Ул шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары район икътисадында мөһим роль уйнавын ассызыклады. Бүгенге көндә районда якынча 7 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 53 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 8 кооператив эшли.
2025 ел нәтиҗәләре буенча кече хуҗалык формаларын үстерүгә республика бюд-жетыннан 38 млн сумнан артык акча юнәлтелде.
Акчалар терлек азыгы сатып алуга, терлекчелекне үстерүгә, мини-фермалар төзүгә һәм грант проектларын гамәлгә ашыруга бүленде. Районда фермер хуҗалыкларын үстерү эше дәвам итә, шул исәптән дәүләт ярдәме чараларын җәлеп итү аша.
Утырыш нәтиҗә-ләрен йомгаклап, район башлыгы Сергей Демидов барлык каралган мәсьәләләрнең практик әһәмияткә ия булуын һәм системалы эш таләп итүен билгеләп үтте.
— Безнең бурыч — нәтиҗәләр чыгару гына түгел, ә алдагы эшне дөрес оештыру. Бюджет, авыл халкына ярдәм, социаль яклау, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм — болар өстенлекле юнәлешләр булып кала. Аларның тормышка ашырылуы районның тотрыклы үсешенә һәм халыкның иминлегенә бәйле, — дип ассызыклады ул.
Район Советы утырышы территорияне үстерү буенча планлы эшнең чираттагы этабы булды.
Кабул ителгән карарлар һәм билгеләнгән бурычлар агымдагы елда җирле үзидарә органнары эшенең алдагы адымнарын билгеләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев