Районның иң әзер ЮИД командасы республикада район намусын саклаячак
Алексеевск районында «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.
Ярышлар 23 апрельдә 1нче Алексеевск урта мәктәбендә узды һәм районның белем бирү оешмаларыннан яшь юл хәрәкәте инспекторлары командаларын җыйды.
Конкурс традицион рәвештә мәктәп укучыларында юлларда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыруга һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның хокукый мәдәният дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Оештыручылар — мәгариф бүлеге, Чистай шәһәре «Юл хәрәкәте иминлеге» профилак-тика бүлеге һәм Алексеевск районы буенча дәүләт автоинспекция бүлеге.
Катнашучылар шәхси-команда берен-челегендә көч сынашты, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен дә, практик күнекмәләрен дә күрсәтте. Программа төрле катлаулылыктагы биремнәрдән торган биш станцияне үз эченә алды: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белемен тикшерү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта фигуралы йөртү, шулай ук юл билгеләре һәм тамгалар белән җиһазланган мәйданчыкта биремнәр үтәү. Аерым этап булып «Бергә — юл хәрәкәте иминлеге өчен!» иҗади конкурсы үтте, анда командалар тематик чыгышлар тәкъдим итте.
Индивидуаль сынаулар нәтиҗәләре буенча «ЮХК» станциясендә иң яхшы күрсәткечләрне Найденок Антон (Речное төп мәктәбе) һәм Семенова Екатерина (Чуаш Майнасы төп мәктәбе) күрсәтте. Бе-ренче медицина ярдәме күрсәтүдә Кильганов Павел ( 1нче Алексеевск урта мәктәбе) һәм Зубрилова Ирина ( 4нче Алексеевск башлангыч мәктәбе) аерылып торды. Велосипедта фигуралы йөртүдә Кильганов Павел һәм Сергеева Полина (1нче Алексеевск урта мәктәбе) лидер булды. Юл билгеләре һәм тамгалар мәйданчыгын узганда иң аз хата ясаганнар — Зарипова Гүзәл (3нче Алексе-евск урта мәктәбе) һәм Лемищук Демид ( 4нче Алексеевск башлангыч мәктәбе).
Командалар зачётында беренче урынны 3нче Алексеевск урта мәктәбенең ЮИД командасы яулады, икенче урын — 2нче Алексеевск урта мәктәбе, өченче урын — Чуаш Майнасы төп мәктәбе. Иҗади конкурста җиңүче булып 2нче Алексеевск урта мәктәбе командасы танылды, икенче урын — 4нче Алексеевск башлангыч мәктәбе, өченче урын — Кыркүл урта мәктәбе.
Юл хәрәкәте кагый-дәләрен пропагандалау буенча актив эш алып барган өчен укытучылар Крашенинников А.И., Аношина М.Н., Чернышева Н.В. Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Май аенда узачак республика этабында Алексеевск районын тәкъдим итү хокукын Г.С. Боровиков исемендәге 3нче Алексеевск урта мәктәбенең ЮИД командасы яулады.
Алексеевск районы буенча дәүләт автоинспекция бүлеге начальнигы Руслан Ильгиз улы Шакиров мондый чараларның әһәмиятен ассызыклады:
— «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы — бу гади ярыш кына түгел, ә балаларда кечкенәдән үк юлларда куркынычсыз тәртип культурасын формалаштыруга юнәлтелгән системалы эш. Балалар югары әзерлек дәрәҗәсен, юл хәрәкәте кагыйдәләренә аңлы карашны һәм шәхси җаваплылыкны күр-сәтә. Нәкъ менә шундый белем һәм кү-некмәләр киләчәктә аварияләрне ки-метергә һәм гомер-ләрне саклап калырга ярдәм итә, — дип билгеләде ул.
Муниципаль этап янәдән раслады: районда куркынычсызлыкны формальлек түгел, ә көндәлек норма итеп кабул итүче актив һәм җаваплы буын үсеп килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев