Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Актуаль

Районның спорт горурлыгы — Татарстан тарихында

Алексеевск спортчылары һәм тренерлары «Татарстанның спорт горурлыгы» республика басмасына кертелде.

Республика спортында зур уңышларга ирешкән күренекле вәкилләргә багышлан-ган китап районыбызга тапшырылды. Алга таба ул туган як музеенда сакланачак.

Басма Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Олимпия советы тарафыннан әзерләнгән. Анда физик культураны үстерүгә һәм югары нәтиҗәләргә ирешүгә зур өлеш керткән спортчылар, тренерлар һәм спорт мастерлары турында тарихлар тупланган.

Китапка исемнәре кертелгән шәхесләр арасында билбау көрәше буенча танылган тренер Бари Равил улы Сөләйманов та бар. Алексеевск спорт мәктәбендә эшләгән елларында ул Россиянең өч атказанган спорт мастерын, халыкара класслы биш спорт мастерын һәм Россиянең 19 спорт мастерын әзерләгән. Аның шәкертләре билбау көрәше буенча дөнья чемпионнары булган. Бари Сөләйманов — Россиянең атказанган тренеры, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре һәм Алексеевск районының мактаулы гражданы.

Китапта аның шәкертләре турында да мәгълүмат урын алган. Алар арасында — ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Ривкат Бари улы Сөләйманов. Ул билбау көрәше буенча халыкара класслы спорт мастерлары һәм Россия спорт мастерларын әзерләгән.

Басмага шулай ук Алексей Михайлович Абрамов та кертелгән — Россиянең атказанган спорт мастеры, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, халыкара һәм бөте-нроссия ярышларының күп тапкырлар җиңүчесе һәм призеры. Шулай ук Кыркүл авылы егете, армрестлинг буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, Россия чемпионатының сигез тапкыр призеры Артур Владимирович Макаров турында да мәгълүмат бар.

Илнар Альберт улы Закировның да казанышлары билгеләп үтелгән. Ул — Росси-янең атказанган спорт мастеры, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы һәм Дөнья кубогы иясе. Моннан тыш, 2021 елда халыкара класслы Россия спорт мастерлары исемлегенә Илнар Закиров көрәш төре буенча кертелгән.

Китапта шулай ук Россиянең атказанган спорт мастеры Габделҗәлил Бари улы Сөләйманов турында да искә алына. Ул — сигез тапкыр дөнья чемпионы, Бөтендөнья җәйге Универсиаданың көмеш призеры һәм Россиянең атказанган тренеры.

Шунысы куанычлы: безнең дүрт спортчыбыз — Алексей Абрамов, Габделҗәлил Сөләйманов, Тимур Латыйпов һәм Илнар Закиров — 2024 елда узган БРИКС халыкара уеннары катнашучылары булды. Сөләйманов белән Абрамов көрәш буенча уеннар чемпионнары булдылар, ә Закиров белән Латыйпов көмеш призерлар исеменә лаек булдылар.

Моннан тыш, 2020 ел өчен Россиянең халыкара класслы спорт мастерлары исемлегендә Алексеевск районы егете Андрон Михайлович Абдуллин да бар.

Алексеевск спорт-чыларының югары спорт казанышлары күпьеллык системалы эш нәтиҗәсе булып тора. Бүген Алексеевск спорт мәктәбе Татарстанның авыл спорт мәктәпләре арасында хаклы рәвештә иң көчле мәктәпләрнең берсе санала һәм бер-ничә ел рәттән үз категориясендә республикада иң яхшысы дип таныла.

Алексеевск районы спорт бүлеге җитәкчесе Ривкат Бари улы Сөләйманов билгеләп үткәнчә, алексеевск спортчылары һәм тренерларының республика басмасына кер-телүе — районда спортны үстерү һәм яшь талантлар тәрбияләү буенча күп еллар дәвамында алып барылган зур эшнең танылуы.

Хәзер китап туган як музее фондларының бер өлешенә әвереләчәк һәм алексеевскилыларның спорт җиңүләре тарихын киләчәк буыннар өчен саклаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев