Раис гранты ярдәмендә Алексеевскидә аграрийларның квалификациясе күтәрелде
«Органик авыл хуҗалыгы технологияләре».
Алексеевск аграр көллиятендә фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗалары, умартачылар һәм авыл җирлекләре башлыклары өчен «Органик авыл хуҗалыгы технологияләре» программасы буенча квалификация күтәрү курслары тәмамланды.
Уку Татарстан Республикасы Рәисе гранты кысаларында ике көн дәвамында узды.
Дәресләр үткәрү мәйданчыгы итеп Алексеевск аграр көллияте сайланды. Бирегә Алексеевск районыннан гына түгел, күрше районнардан да катнашучылар килде. Белем бирү программасы куст принцибы буенча – якындагы территорияләрдән фермерлар җәлеп ителеп оештырылды.
Укуларның төп темасы органик авыл хуҗа-лыгы булды. Бүгенге көндә Россиядә әле-ге юнәлеш актив үсеш ала һәм экологик чиста продукция җитештерүгә, туфракның уңды-рышлылыгын саклауга, заманча хәвефсез технологияләр куллануга юнәлдерелгән.
Тыңлаучылар органик үсемлекчелек һәм терлекчелек нигезләрен өйрәнде, туфракны биологик эшкәртү, мелиорация, дым саклау технологияләре, шулай ук аграр тармакта инде кулланыла торган заманча цифрлы һәм пилотсыз системалар белән танышты.
Дәресләрне респуб-ликаның әйдәп баручы белгечләре – Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты укытучылары, профильле оешмалар вәкилләре һәм органик игенчелек өлкәсендәге экспертлар үткәрде.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзасы, икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Вадим Хоменко әйтүенчә, программа яңа белемнәр бирүгә генә түгел, ә экологик чиста авыл хуҗалыгын үстерүгә системалы караш формалаштыруга да юнәлдерелгән.
– Без фермерларның органик авыл хуҗа-лыгы буенча квалификациясен күтәрү программасы турында сөйлибез. Уку Татарстан Республикасы Рәисе гранты нигезендә тормышка ашырыла. Әзерлек фермерларга экологик чиста авыл хуҗалыгы, үсемлекчелек һәм терлекчелектә аны алып бару технологияләре турында белем бирә. Дәресләрне республикабызның әйдәп баручы белгечләре – биопрепаратлар, мелиорация, терлекчелек, цифрлы һәм пилотсыз системалар өлкәсендәге белгечләр алып бара, – дип сөйләде ул.
Профессор сүз-ләренчә, бүген мондый белемнәр аеруча кирәкле булып тора, чөнки дәүләт алга таба да органик җитештерүне үстерүне стимуллаштырырга планлаштыра.
– Әлеге юнәлешне үстергәндә тиешле белем алу мәҗбүри исәпкә алыначак. Фермерлар органик хуҗалык алып бару технологияләрен белергә тиеш. Киләчәктә бу грантлар һәм субсидияләр биргәндә дә исәпкә алынырга мөмкин. Шуңа күрә әзерлек узу турында сертификат булу мөһим өстенлеккә әверелә, – дип ассызыклады Вадим Хоменко.
Программа ике көнлек форматка исәпләнгән иде. Уку нәтиҗәләре буенча катнашучыларга квалификация күтәрү турында дәүләт үрнәгендәге таныклыклар тапшырылды.
Дәресләр вакытында тыңлаучылар белгечләргә актив рәвештә сораулар бирде, экологик технологияләрне гамәлгә кертүнең практик якларын тикшерде, хуҗалыкларда эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Биопрепаратлар куллану, туфрак уңдырышлылыгын саклау һәм авыл хуҗалыгында заманча цифрлы карарлар темалары аеруча зур кызыксыну уятты.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу юнәлештәге эш дәвам итәчәк. Мондый белем бирү программалары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һөнәри дәрәҗәне күтәрергә генә түгел, ә экологиклык һәм продукция сыйфаты төп критерийларга әверелгән аграр тармакның яңа таләпләренә әзерләнергә дә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев