Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Актуаль

Рәссам Татьяна Балякина: картиналары Анкарада да, Алексеевскида да яши

Татьяна Балякина: җаным рәсемнәр аша сөйли

Һәр рәссамның холстка илтүче үз юлы бар. Кемдер аңа уку аша килә, кемдер — озак еллар үзен эзләп. Ә Татьяна Балякинаның барысы да эчке теләгеннән башлана. Көннәрдән бер көнне кулына гади генә пумала алып рәсем ясап карарга һәм нәрсә килеп чыгачагын күрергә.

Бүген аның иҗаты — гади картиналар гына түгел инде. Бу — хәтирәләр, гаилә җылысы, чәчәк аткан юкә исе, иске өй баскычлары, таш урамнар, балачактагы бәйрәм тойгылары һәм үзе белән сөйләшүләр яшәгән тулы бер дөнья.

Татьяна әйтүенчә, илһам иң гадәти мизгелдә дә килергә мөмкин. Савыт-саба юасың — һәм кинәт юллар туа. Өйдән чыгарга җыенасың — ә башта инде шигырь барлыкка килә. Шунда барысын да читкә куярга туры килә, чөнки уйны югалтырга ярамый.

— Телефон барыбер бераз комачаулый, миңа кәгазь бите, ручка кирәк, — ди ул. — Шуңа күрә минем һәркайда караламалар, дәфтәр битләре, төрле кәгазьләр ята.

Шулай итеп, акрынлап шигырьләр аның рәсем сәнгатенең бер өлешенә әверелә. Кайчак нәкъ менә алар киләчәк картина ишеген беренче булып ача. Башта хис туа, аннары сүзләр, ә инде шуннан соң — образ, төс, фактура, композиция.

Эшләрнең берсе чәчәк аткан юкә исе аркасында барлыкка килә. Кич белән ачык тәрәзәдән җылы, җәйге хуш ис керә — һәм ул үзе үк шигъри юлларны тудыра кебек. Ә аннары бу халәтне холстта җиткерү теләге туа: гади агач та, гади чәчәк ату да түгел, ә тынычлык, яктылык һәм рәхмәт хисе.

Татьянага аеруча фактуралы рәсем сәнгате якын. Аның картиналарын күз белән генә түгел — тоеп карыйсы килә. Ярыклар, тигезсезлекләр, күләмле детальләр мәгънәнең бер өлешенә әверелә. Анда — хәтер, вакыт, үткән белән бәйләнеш.

— Миңа кракелюр нигезе бик якын, бу вак ярыклар, — ди рәссам. — Бу тарих, хәтер белән бәйләнеш кебек. Күп нәрсәләр онытыла, ә сәнгать кала.

Мөгаен, шуңа күрә аның эшләрендә җылы хис уятучы образлар бик күп: тегермән, икмәк, башаклар, борынгы урамнар, өй баскычлары, кеше карашын хәтерләткән хайваннар. Болар гади сюжетлар гына түгел. Болар — өйне, балачакны, тамырларны, чынлыкта иң мөһим булган гади нәрсәләрне искә төшерә.

Аның иҗатында аерым бер ихласлык та бар. Татьяна яшерми: һәр картина җиңел генә тумый. Кайчак холст озак үз вакытын көтә. Кайчак образ каршы тора, барлыкка килми, уйландыра, эзләнергә мәҗбүр итә. Ләкин нәкъ менә шунда иң чын картина туа — анда вакыт кына түгел, осталык та, күңел дә салынган була.

Аның картиналары инде төрле шәһәрләрдә һәм илләрдә күрсәтелгән: Мәскәүдә, Самарада, Түбән Новгородта, Казахстанда, Төркиядә. Бер эше Анкарада даими экспозициядә урын алган. Әмма, мөгаен, рәссам өчен иң мөһим мизгелләр шәһәр исемнәрендә түгел, ә тамашачыларының аңлап каравы.

Татьяна кешеләрнең аның картиналары янында туктап, шигырьләр тыңлап, елап, рәхмәт әйтүләрен искә ала. Кемдер бу рәсемдә үз тормышының бер чорын күрә. Кемдер анда терәк таба. Кемдер картина сурәте төшерелгән открыткада үзенә кирәкле бер билге күрә.

— Мине шатландырганы — һәр картина үз тамашачысын таба, — ди Татьяна. — Бер генә эш тә игътибарсыз калмый.

Һәм бу, мөгаен, рәссам өчен иң кадерле нәрсә — эшең синеке генә булудан туктап, башка кешенең күңелендә яши башлый.

Бүген иҗат бөтен гаилә тормышының бер өлешенә әверел-гән. Кайчандыр балалары «бу сиңа нәрсәгә кирәк?» дип сораса, хәзер үзләре картиналарга игътибар итә, кызыксына, үз бүлмәләренә нәрсә элеп куясын сайлый. Шулай итеп, матурлыкны күрү, аңлау һәм хезмәткә хөрмәт тәрбияләнә.

Татьяна остаха-нәсендә һәрвакыт яңа идеяләргә урын бар. Биредә  пумалалар, пасталар, шигырь караламалары, тәмамланмаган юллар һәм үз вакытын көтүче холстлар ята. Кайбер эшләр тиз туа, кайберләре айлар үткәч. Әмма һәрберсендә иң мөһиме — тере хис бар.

Татьяна Балякина гади генә картиналар ясамый. Ул холстта күңелгә кадерле булганнарны җыя: хатирәләрне, яктылыкны, исләрне, сүзләрне, тынлыкны, өметне. Һәм, бәлки, нәкъ шуңа күрә аның эшләре кешеләр күңеленә тиз барып җитә. Алар эчендә безгә еш кына җитмәгән нәрсә бар — җылылык, ихласлык һәм матурлыкның һәрчак янәшә булуы хисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев