Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Татарстанда Россия Президенты сайлауларына килү 15 сәгатькә 77,06 процент тәшкил итте

Татарстанда Россия Президентын сайлауга килү 15.00 сәгатькә 77,06 процент тәшкил итте, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе «Сайлаулар» ГАС системасы мәгълүматларына сылтама ясап үзенең телеграм-каналында.

Татарстанда Россия Президенты сайлауларына килү 15 сәгатькә 77,06  процент тәшкил итте

Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлауны үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли. Моннан тыш, хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторы, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылган.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза.

Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

Президент сайлауларында беренче көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башка танылган татарстанлылар үз тавышларын бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев