«Татмедиа» яшьләр өчен профилактик сериал чыгарды
«Татмедиа» агентлыгы каршындагы Яшьләр советы тарафыннан яшьләрне деструктив эшчәнлеккә җәлеп итүне кисәтүче видеорәт чыгарылды.
«Без челтәрдә нишлибез?» дип исемләнгән бу проект «Идел» журналының цифрлы мәйданчыкларында урнаштырылды. Беренче көннәрдә үк аны 10 меңнән артык тамашачы караган.
Сериал кыска вертикаль роликлар форматында төшерелгән. Анда чын тормышка якын итеп, яшьләрнең интернет аша ничек куркыныч оешмалар тарафына тартылуы күрсәтелә. Персонажлар арасындагы әңгәмәләр, хат алышулар, төрле хәлләр — барысы да заманча цифрлы мохиттәге чынбарлыкны чагылдыра.
«Татмедиа» башлыгы Айдар Салимгараев сөйләгәнчә, алар яшьләр белән эшләүнең яңа алымнарын эзлиләр. Бу юнәлештә Яшьләр советы эшче төркемнәре арасында конкурс уздырылган. Җиңүче проект — нәкъ менә социаль челтәрләргә яраклаштырылган, 12-18 яшьлекләргә юнәлдерелгән бу сериал. Анда гади һәм аңлаешлы итеп, еш кына яшүсмерләрне ничек ачыктан-ачык булмаган ысуллар белән, шул исәптән дәүләткә каршы гамәлләргә этәрүләре күрсәтелгән.
Проект Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы көрәш үзәге ярдәмендә тормышка ашырылды. Аның әһәмиятен Татарстандагы Антитеррор комиссиясе аппараты җитәкчесе Илдус Гараев та раслады. Ул билгеләп үткәнчә, еш кына нәкъ мессенджерлар аша балаларны, әлегә тормыш тәҗрибәсе аз кешеләрне террорлык эшчәнлегенә җәлеп итәләр. Татарстанда трансформаторларны яндыру кебек еш кына яңа технологияләр ярдәмендә оештырылган җинаятьләр очраклары булган. Шуңа күрә бу куркынычлар турында яшьләргә аңлаешлы телдә сөйләшү бик зарур.
Татарстан ЭЭМ Экстремизмга каршы үзәге кисәткәнчә, вербовщиклар социаль челтәрләр, мессенджерлар, уен платформалары аша иң әлегә үз карашларын формалаштырмаган, ярдәм эзләүче, тормыш авырлыклары кичерүче яшүсмерләрне эзлиләр. Алар профильләрне өйрәнәләр, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыралар, аннары мануляциялиләр, куркыталар, шантажлыйлар, җиңел акча эшләүне вәгъдә итәләр. Соңыннан кешене зарарсыз кебек тоелган, ләкин чынлыкта бик авыр нәтиҗәләргә китерә торган эшләргә этәрәләр.
Әгәр сезгә шикле тәкъдим ясасалар, мондый кагыйдәләрне истә тотыгыз:
-
Билгесез кеше белән озак әңгәмәгә кермәгез.
-
Шәхси мәгълүматларыгызны таратмагыз.
-
Әгәр алар әһәмиятсез кебек тоелса да, чит кешеләрнең кушканнарын үтәмәгез.
-
Бу хәл турында әти-әниегезгә, укытучыгызга яки сез ышанган башка олы кешегә сөйләгез.
Өстәмә ярдәм өчен түбәндәге номерларга мөрәҗәгать итегез:
-
Мобиль телефоннан 112
-
Татарстан ЭЭМ ышаныч телефоны: +7 (843) 291-20-02
-
Татарстан ФСБ ышаныч телефоны: +7 (843) 231-45-45
Сезнең игътибарлылыгыгыз үзегезне генә түгел, ә тирә-ягыгыздагы якыннарыгызны да сакларга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев