Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Температура рекорды алексеевскилыларны Камада коенырга җәлеп итте

Эссе көннәр районыбыз кешеләрен һәм кунакларын суга тарта. Алексеевскида коткаручылар су коймалары урнаштырып, балалар өчен коену зонасын оештырдылар.

«Коену зонасының озынлыгы 80 метр тәшкил итә. Максималь тирәнлеге – 150 см чамасы», – дип сөйләде коткаручылар. Яр буенда күзәтү вышкасы урнаштырылган, аннан су коенучылар артыннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре күзәтә.

Кадерле укучыларыбыз, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында исегезгә төшерәбез. Алар турында балаларга сөй-ләгез һәм аларны караучысыз калдырмагыз. Җәйге коену сезонының аяусыз статистикасы үз хисабын ачты инде. ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсендә билгеләп үтүләренчә, эссе һава торышы урнашу белән суда бәхетсезлек очраклары кискен рәвештә арткан. Июль башыннан гына да Татарстан Республикасы сулыкларында 15 һәлакәт булган, аларда 14 кеше һәлак булган, тагын 6 кеше, шул исәптән 1 бала коткарылган.

Шулай ук Алексеевскида ял итүчеләр тарафыннан социаль дистанция таләпләрен үтәү буенча яр буе полосаларын патрульләү оештырылды. Хокук саклау органнары аңлату эшләре алып бара. Машиналарда яр буе полосасына кергән автомобиль хуҗаларына административ күрсәтмәләр языла. Чөнки табигать саклау зонасында автомобильләр кую тыела. Шулай ук коткаручылар ял итүчеләргә суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерә.

Кояш нурлары астында ял итүчеләргә «үгетләүләр» йогынты ясармы-юкмы икәне әлегә билгесез, әмма сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү факты күзәтелә: еш кына су янында хәтта кечкенә балалар белән булган исерек компанияне очратырга мөмкин. Бик азлар гына ял итү урыннарыннан киткәндә чүп-чарларын җыештырып калдыру турында уйлый. Шуңа күрә хокук сакчыларының кисәтүләренә һәм патрульләргә үпкәләргә кирәкми. Бу мәгълүматны социаль челтәрләребездә урнаштырганнан соң, комментарийлар «сибелде»: янәсе, ял итәргә комачаулыйсыз. Коткаручылар ял итүчеләрне саклап, бәлагә юл куймаска тырыша?! Парадокс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев