Техника йөри алмаган җирдә кул хезмәте: Алексеевск районы кардан ничек арына
2026 елның гыйнвар ае бөтен республика өчен җитди сынауга әверелде.

Синоптиклар мәгълү-матларына караганда, Татарстанда бер ай эчендә явым-төшем нормасының 160 проценты яуган.
Кар яву көчле җил һәм салкыннар белән чиратлашып барды. Аерым көннәрдә федераль трассаларны зур йөк транспорты хәрәкәте өчен, ә түләүле юлларның кайбер участокларын транспортның барлык төрләре өчен дә вакытлыча ябарга туры килде. Кайбер муниципалитетларда маршрутларга куркынычсыз чыгу мөмкинлеге булмау сәбәпле мәктәп автобуслары йөрмәде.
Бу шартларда Алексеевск районы көчәйтелгән эш режимына күчте. Кар чистарту өзлексез, барлык булган техника һәм кешеләрне җәлеп итеп алып барылды.
Юлларда — техника, җәяүлеләр йөри торган җирләрдә — кешеләр
Авыл җирлекләрендә юлларны чистартуда МТЗ тракторлары җәлеп ителде. Әмма кайбер торак пунктларда рельеф һәм түбән участоклар булу хәлне катлауландырды: гади техника кар көртләренең күләме һәм тыгызлыгы белән көрәшә алмады. Мондый очракларда җирле эшмәкәрләр куәтлерәк техника биреп, ярдәмгә килде.
Мәсәлән, Коры Көрнә-ле авыл җирлегендә автомобиль юлларын чистарту өчен «Кировец» тракторы кулланылды, аны «Алга» ЧҖҖ генераль директоры Самат Гатин биреп торды. Куәтле машина тиз арада транспорт элемтәсен торгызырга, ашыгыч һәм коммуналь хезмәтләрнең йөрүен тәэмин итәргә, шулай ук халыкның йөрү куркынычсызлыгын арттырырга мөмкинлек бирде.
Бу мисал катлаулы һава шартларында бизнесның ярдәм итүенең һәм оператив рәвештә үзара ярдәмләшүнең никадәр мөһим булуын ачык күрсәтте.
Алексеевскида төрле көннәрдә 13 берәмлек махсуслаштырылган техника эшләде, тагын 14 кеше карны кулларына көрәк тотып чистартты. Өстенлекле тәртиптә социаль әһәмияткә ия объектларга — мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләренә, тормышны тәэмин итү объектларына керү юллары, шулай ук тротуарлар, җәяүлеләр кичүләре һәм хәрәкәт аеруча интенсив булган юллар чистартылды. Беренче чиратта төп маршрутларга игътибар бирелде, шуннан соң техника икенчел урамнарга керде.
Бистәбездән тәүле-генә 2 мең тоннадан артык кар чыгарылды, барлыгы 6 берәмлек махсуслаштырылган техника җәлеп ителде.
Алексеевск муниципаль районы башлыгы билгеләп үткәнчә, кар көртләре белән оешкан төстә һәм җитди өзеклекләрсез көрәшеп булды:
«Гыйнвар ае гади булмады: явым-төшем нормадан шактый артты, коммуналь хезмәтләргә йөкләнеш югары булды. Шуңа да карамастан, барлык хезмәтләр дә бик яхшы эшләде, техника линиягә вакытында чыкты, өстенлек социаль әһәмияткә ия объектларга, төп маршрутларга һәм җәяүлеләр инфраструктурасына бирелде. Хәзер планлы эшне дәвам итәбез — машина йөри торган юлларны киңәйтәбез, җыелган карны чыгарабыз, ишегалды территорияләрен һәм тротуарларны тәртипкә китерәбез. Бу эшкә җәлеп ителгән һәркемгә, шулай ук район халкына аңлаулары һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәм».
Техника йөри алмаган җирдә кул хезмәте
Аерым юнәлеш — кулга көрәк тотып кар чистарту. Бу җәяүлеләр кичүләре, тротуарлар, тукталышлар, социаль объектлар янындагы юллар. Бу эш белән «Алексеевскводоканал» ААҖның төзекләндерү буенча мастеры Юлия Юртаева җитәкчелек итә.
Ул мул явым-төшемнәр вакытында кул белән кар чистартуга йөкләнеш аеруча кискен булуга игътибар итә: «Без халыкның кайсыбер җирдә йөрү катлаулы дип әйткән мөрәҗәгатьләрен аңлыйбыз. Ләкин карны кул белән чистарту — бу физик яктан авыр һәм күп көч таләп итә торган процесс, аны бер үк вакытта барлык участокларда да башкарып булмый. Бригадалар иртәдән башлап кичкә кадәр эшли. Кайбер территорияләрдә көннең беренче яртысында эшкә тотынсак, икенчеләрендә — төшкә якынрак кына башлыйбыз. Эш этаплап, беренче чиратта җәяүлеләр йөри торган җирләрдә, кичүләрдә һәм социаль әһәмияткә ия объектлар янындагы юлларда башкарыла.
Ишегалды — уртак җаваплылык
Күпфатирлы йорт-ларның ишегалды территорияләрендә дә кар чистарту эшләре дәвам итә. Идарәче компания 5 берәмлек махсус техника җәлеп иткән, эшләр чиратлап 90 ишегалдында алып барыла.
Чиркәү мәйданы урамы, 3 йорт адресы буенча яшәүчеләр җаваплы мөнәсәбәттә булу үрнәген күрсәттеләр. Биредә трактор кар чистартырга килгәнче үк машиналарны башка җиргә күчереп куялар һәм трактор карны тулысынча чистарта алсын өчен үзләре кулларына көрәкләр тотып подъездларга керү юлларыннан һәм тротуарлардан карны машина юлына төртеп чыгаралар.
Идарәче компания җитәкчесе Николай Богатов ишегалларын чистарту күп очракта халык белән яхшы мөнәсәбәттә булу белән бәйле булуын ассызыклый:
«Без техника белән эшлибез, һәм ул физик яктан подъездларга һәм керү төркемнәренә якын килә алмый. Безнең бурыч — машиналар йөри алсын өчен ишегалды юлларын кардан чистарту, кар чыгаруны тәэмин итү. Подъездларга керү юллары һәм тротуарлар биредә яшәүчеләрнең ярдәме аеруча мөһим булган зона. Кешеләр кулларына көрәкләр тотып чыкканда һәм подъездлар яныннан карны чистартырга ярдәм иткәндә, нәтиҗә шунда ук күренә. Әгәр һәркем үз өлешен кертсә, ишегаллары күпкә чистарак һәм куркынычсызрак булачак».
Күпфатирлы йортта яшәүче ир-ат үз фикере белән уртаклашты:
«Мин коммуналь хезмәткәрләрнең эшен-нән зарланмыйм. Кар күп яуды һәм бөтен җирдә дә бер үк вакытта аны чистартып булмаячагын аңлыйм. Мин утыз ел элек кышларның нинди булганын яхшы хәтерлим — ул вакытта кар тагын да күбрәк ява иде. Эшкә җәяү йөрделәр, балалар мәктәпкә кар көртләре өстеннән бата-бата бардылар, бигрәк тә авылларда. Беркемнең дә ачуы килмәде — үзләре чыктылар, кар чистарттылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр.
Хәзер юлда бераз кар боткасы булса шунда ук канәгатьсезлек белдерү башлана. Шуңа күрә, безнең ишегалдына трактор керү белән, мин шундук кулыма көрәк алам да ярдәм итәргә чыгам. Мин бит биредә яшим, миңа монда йөрергә. Һәркем үз өлешен керткәндә, тәртип тизрәк урнаша».
Яшьләр һәм балалар уртак сафта
Балалар һәм яшьләр кар чистартуга сизелерлек өлеш кертә. Һәр кар явудан соң Алексеевск аграр колледж студентлары Җиңү паркына чыгалар һәм бөтен территорияне тәртипкә китерәләр. Моннан тыш, алар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ишегалларын һәм керү юлларын кардан чистартырга ярдәм итәләр. Бу бер тапкыр үткәрелә торган акция түгел, ә даими, төзелгән эш.
Кар чистартуга мәктәп укучылары да, иҗтимагый берләшмәләр дә кушыла. «СинЭнергия» яшьләр үзәге, «Чиста булачак» экологик хәрәкәте, «Импульс» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре пенсионерларга һәм СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәләр, йорт яны территорияләрен чистарталар.
Беренче мәктәп укучыларының акциядә катнашуын аерым билгеләп үтәргә кирәк: балалар махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбызның әнисе янына бардылар һәм өй яны территориясен кардан чистарттылар. Мәктәп укучыларының әлеге инициативасын ДОСААФ һәм эчке эшләр бүлеге ветераннары җәмгыяте дә хуплады, алар эш беткәч акциядә катнашучылар өчен чәй өстәле оештырды.
Һәрбер авыл җирле-гендә диярлек үз «кар десанты» — мәктәп укучыларының инициатив төркемнәре оештырылган, алар авыл халкына кар яву нәтиҗәләре белән көрәшергә ярдәм итәләр.
Мондый мисаллар — хисаплар турында түгел, ә кеше мөнәсәбәте турында. Кар кешеләрнең бер-берсенә якынаерга сәбәп булды: күршеләргә ярдәм итәргә, өйдәге чатта берләшергә, «үзеңнекен» генә түгел, ә күбрәк — подъездга керү юлын, тротуарны чистартырга.
Эшләр дәвам итә
Коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшләүләрен дәвам итә. Алда — юлларның машина йөри торган өлешен киңәйтү, урамнардан һәм ишегалларыннан җыелган кар көртләрен чыгару, җәяүлеләр инфраструктурасын тәртипкә китерү.
Быел кыш явым-төшемнәргә юмарт булды. Әмма нәкъ менә шундый чорларда: техника, хезмәтләр, предприятиеләр, яшьләр һәм халык үзе — һәркем уртак эшкә үз өлешен керткәндә районның ничек эшләве аеруча ачык күренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев