Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Тонировкалау буенча рейдлар узачак

Алексеевск районы территориясендә тонировка буенча рейд чаралары узачак.

Автомобиль пыялаларын тонировкалау транспорт чарасы стайлингының популяр ысулының берсе булып тора һәм йөртүчене, пассажирны кояш һәм эсселектән саклау, салонны кояш ашавын булдырмый калу, хосусыйлык һәм иминлек хисен тәэмин итә, машина баерак күренә. Әмма тискәре яклары да бар, өстәвенә, шактый җитдиләр. Тонировка яктылык үткәрүне һәм, димәк, күрү мөмкин-леген киметә. Чикләнгән күрү мөмкинлеге, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп була. Шуңа күрә техник регламентка автомобиль тәрәзәләре өчен яктылык үткәрү чикләре куелган. Алгы һәм ян тәрәзәләре өчен кирәкле минимум яктылык үткәрү 70% булырга тиеш.

ЮХИДИ хезмәткәрләре пыялаларның яктылык үткәрүен махсус приборлар белән тик-шерәләр.

Транспорт чараларын җиһазлауга карата таләпләрне бозган очракта файдаланырга ярамый. Бу машина йөртүче өчен генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә куркыныч, - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илфат Җәббаров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X