Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Актуаль

Төзелеш сезоны кызу темп ала

Алексеевск районында төзелеш, капиталь ремонт һәм инфраструктура проектларын тормышка ашыру дәвам итә.

Быел муниципалитет территориясендә бер үк вакытта берничә социаль әһәмияткә ия объектта эш алып барыла. Күптән түгел төзелеш сезонының барышы белән Алексеевск районы башлыгы Демидов Сергей Анатольевич һәм Татарстан Республикасы Төп инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов танышты. Эш сәфәре барышында алар төзелеш, капиталь ремонт һәм төзекләндерү эшләре алып барылган объектларда булдылар.

Иң зур проектларның берсе – Лебяжье авылында ябык футбол манежы төзү. Яңа спорт объекты һава торышына бәйсез рәвештә күнегүләр һәм ярышлар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук балалар һәм яшьләр арасында массакүләм спортны үстерү өчен өстәмә шартлар тудырачак.

Социаль өлкәдә дә зур күләмле эшләр башкарыла. Алексеевск үзәк район хастаханәсендә, балалар өчен сөт ризыклары тарату пунктында, 2нче Алексеевск  мәктәбенең ашханә блогында, «Имәнкәй» балалар сәламәтләндерү лагеренда һәм спорт мәктәбенең көрәш залында капиталь ремонт дәвам итә.

Авыл террито-рияләрен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Быел Биләр авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы төзелә, Кр. Баран авыл мәдәният йорты һәм Родники урта мәктәбе капиталь ремонтлана.

Районның иң танылган туристик объектларының берсе булган Биләрдәге «Изге чишмә» архитектура-культ комплексында да эшләр дәвам итә. Биредә территорияне төзекләндерүнең өченче этабы гамәлгә ашырыла. Яңа инфраструктура элементлары комплексны зиярәт кылучылар һәм туристлар өчен тагын да уңайлырак итәчәк.

Район үзәгендә дә күренерлек үзгәрешләр бара. Алексеевскида Казаков урамы, Совет мәйданы һәм Чиркәү мәйданы белән чикләнгән үзәк кварталны төзекләндерү дәвам итә. Проект бистә халкы һәм кунаклары өчен заманча җәмәгать киңлеге булдыруга юнәлдерелгән.

Шулай ук коммуналь инфраструктураны яңарту эшләре алып барыла. Республика программасы кысаларында канализация челтәрләрен реконструкцияләүнең икенче этабы тормышка ашырыла. Узган ел канализация насос станциясе төзелеп, 1,5 километр озынлыктагы яңа челтәрләр сузылган иде.

Быел күпфатирлы йортларны үзәк-ләштерелгән канализация коллекторына тоташтыру өчен тагын бер канализация насос станциясе төзеләчәк һәм бер километр челтәр салыначак. Хәзер үк подрядчы оешмалар Бутлеров һәм Павелкин урамнарында эшли.

Җәяүлеләр инфраструктурасын үстерү дә мөһим юнәлешләрнең берсе булып кала. Бистәдә Ленин урамында, Совет урамыннан Куйбышев урамына кадәрге участокта яңа тротуар төзелә. Казаков урамында иске брусчатка сүтелгән һәм яңа өслек өчен нигез әзерләү эшләре бара. Лебяжье авылындагы Соболев урамында да җәяүлеләр юлы төзелеше башланды.

Барлык эшләр тәмамланганнан соң яңа һәм яңартылган тротуарларның гомуми озынлыгы өч километрдан артып китәчәк. Бу халык өчен йөрүне тагын да куркынычсыз һәм уңайлы итәчәк.

Шунысы да мөһим: объектларның шактый өлешен җирле подрядчы оешмалар төзи һәм ремонтлый. Аларның катнашуы эшләрнең сыйфатлы һәм вакытында башкарылуын тәэмин итеп кенә калмыйча, районның төзелеш тармагын үстерүгә дә ярдәм итә.

Демидов Сергей Анатольевич сүзләренә караганда, барлык эшләр дә расланган график нигезендә алып барыла. Төп бурычлар булып төзелеш сыйфаты һәм объектларны вакытында файдалануга тапшыру тора.

2026 елгы төзелеш сезоны соңгы еллардагы иң масштаблыларның берсенә әверелде инде. Социаль, инфраструктур һәм коммуналь проектларны гамәлгә ашыру халыкның тормыш сыйфатын күтәрергә, территорияләрне үстерү өчен яңа мөмкинлекләр тудырырга һәм Алексеевск районының киләчәктәге үсеше өчен ныклы нигез булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев