Вакыт, хезмәт һәм үзгәрешләр аша – заводка 90 ел
1936 елның феврале — ил тарихы өчен индустриали-зациянең күп кенә даталарының берсе, ә Алексеевск районы өчен — зур һәм чын мәгънәсендә тере тарих башы.

Бу — дистә еллар дәвамында эш-ләп кенә калмыйча, кешеләр белән бергә яшәгән, район белән бергә үскән, гаиләләрне туендыр-ган һәм көндәлек тормышның ае-рылгысыз өлеше булып калган предприятие тарихы. Быел Алексеевск сөт заводы үзенең 90 ел-лык юбилеен билгеләп үтә.
Тугыз дистә ел — ул гади сан гына түгел. Бу — хезмәт, сынаулар, үзгәрешләр һәм үсеш еллары. Бу — 2016 елда хәзерге статусында «Алексеевск сөт заводы» җәмгыяте буларак рәсми теркәлгәнче 81 ел өзлексез эшләү һәм тагын ун елга якын яңарыш һәм алга таба үсеш белән тулы заманча тарих. Бу вакыт эчендә предприятие чорлар, икътисади системалар, технологияләр алышынуын кичерде, әмма иң мөһиме үзгәрешсез калды: намуслы хезмәт һәм якташлар горурланырлык сыйфатлы продукция җитештерү омтылышы.

Бүгенге заводны элекке белән ча-гыштыру кыен. Ә бит кешеләр хәтерендә бөтенләй башка сурәтләр саклана.
«Элекке кешеләр хәтерләгән завод бе-лән бүгенге заводны чагыштырып та булмый. Хәтта шундый вакытлар булган: территория буйлап йөрү өчен махсус дежур трактор тотканнар — машиналар баткан, юллар бик җимерек булган», — дип искә алган машина йөртүче Михаил Иванович Вар-ламов 2006 елда.
Таисия Ивановна Макарова истәлекләре тагын да тирәнрәк тәэсир калдыра:
«Яшь кызлар кул пычкысы белән урман кискән — завод башта утын белән җылытылган. Кышлар салкын, билдән кар, ә агачлар — бүгенгедән дә ка-лынрак. МКК күмергә һәм мазутка күчкәч кенә кешеләр бераз җиңел сулап куйды. Эшләрнең күп өлеше кул белән башкарыл-ды.
Җиһазларны юу үзе ни тора: сепараторлар, чистарткычлар, флягалар, цистерналар. Юганнан соң барысын да дөрес җыю бик мөһим иде. Пастеризаторны хәтта кырып, щеткалар белән чистартырга туры килә иде, чөнки анда температура 80 градуска кадәр күтәрелә. Еллар узу белән, әлбәттә, җиһазлар яңартылды, технологик процесс үзгәрде».
Бу юлларда гади истәлек кенә түгел. Анда кешеләрнең көче, сабырлыгы, холкы һәм эшкә булган чын мәхәббәте чагыла. Нәкъ менә шул хезмәт завод тарихының ни-гезен тәшкил итә.
Беренче еллар тыйнак булды: елга 600 тоннадан артык коры сөт җитештерелмәде, техника урынына те-ре көч кулланылды, эшнең күп өлеше кул белән башкарылды. Әмма шул вакытта да предприятие үзенең төп бурычын үтәде — кешеләрне кирәкле азык-төлек белән тәэмин итте.
Бөек Ватан сугышы еллары тарихта аерым урын алып тора. Ул елларда завод уртак батырлык-ның бер өлеше булды. Биредә коры сөт, каймак, эремчек һәм йомырка порошогы җитештерелгән, алар блокададагы Ленинград балаларына җибәрелгән. Бу — ке-шеләр гомере бәйле булган ярдәм иде.
Еллар үткән саен предприятие ныгыды. 1953 елда реконструкция башланды, ә 1958 елда завод берничә район предприятиеләрен берләштергән сөт-консерв комбинатына әверелде. 80нче еллар ахыры — 90нчы еллар башында коллектив иң югары күрсәткечләргә иреште — бу ышаныч, профессионализм һәм көч чоры булды.
Яңа этап ике ме-ңенче елларда башланды. 2002 елда комбинат «ВАМИН-Татарстан» составына керде, биредә җитди модернизация үткәрелде. Шул ук вакытта сыворотканы актив куллана башладылар — аннан балалар туклануы, азык-төлек сәнәгате һәм медицина өчен продукция җитештерелде.
Бүген Алексеевск сөт заводы — заманча, көчле предприятие. 114 мең квадрат метр мәйданда тулы бер сәнәгать комплексы эшли. Өч киптерү җайланмасы булган төп цех тәүлеккә 350 тоннага кадәр чимал эшкәртә. Елга — 40 мең тонна сөт һәм 30 мең тонна сыворотка.
Биредә һәркемгә таныш продукция җитештерелә: сөт, кефир, каймак, эремчек, йогуртлар, ак-май, коры сөт. Продукция бөтенроссия конкурсларында бүләкләргә лаек булган, ә аның сыйфаты вакыт һәм кешеләр ышанычы белән расланган.
Завод тулысынча автоном: үз казаннары, электр линиясе, дизель-генератор, артезиан скважиналар, автобаза һәм складлаы бар. Боларның барысы да аны район өчен стратегик әһәмиятле итә.
Ләкин иң мөһиме — кешеләр. Авыр елларда эшләгәннәр дә, бүген заманча җиһазларда хезмәт куючылар да. Нәкъ менә алар берничә буын тормышының аерылгысыз өлешенә әверелгән продукцияне җитештерә.
1936 елның 25 февралендә «Коры сөт» Алексеевск заводын эшкә кертү турында боерык имзалана. Ул вакытта бу илдә шундый профильдәге икенче предприятие була. Бүген, 90 елдан соң да, завод яши, үсә һәм алга карый.
Һәм, мөгаен, иң мөһиме — бу зур тарих артында һәр-вакыт кешеләр тора. Быел, юбилей елында, без Алексеевск сөт заводын төзегән һәм бүген дә үстерүче кешеләр турында язмалар сериясен баш-лыйбыз. Авыр хезмәтне белгән куллар, язмышлары әлеге предприятие белән бәйле булган кешеләр, аларның истәлекләре — район-ның тере тарихы. Чөнки завод — ул биналар һәм җиһазлар гына түгел. Ул, иң элек, кешеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев